#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сандык

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа төзелгән биек йорттан фатир алгач, әнине авылдан үзебезнең янга, шәһәргә алып килергә булдым. Беркөнне, «Җыенып тор!» дип, телефоннан хәбәр иттем дә йөк машинасы алып китеп тә бардым.

Авылда күрше-күлән җыелды, елау-сыктау башланды, ә мин шәһәрдән үзем алып килгән грузчиклар белән әнинең хисапсыз төргәкләрен, түшәк-юрганнарын кузовка ташый башладым.

Аларның бер кыенлыгы да булмады. Әмма өй түрендә утырган калайлы зур сандыкка килеп ябышкач, исебез-акылыбыз китте: селкетеп тә булмый сандыкны, нәрсә тутырганнар шулхәтле? Ярдәмгә күрше-күләнне чакырдык. Ломнар белән каерып, астына уклаулар салып тәгәрәтергә туры килде. Ниһаять, анысын да кузовка салу бәхетенә ирештек. Грузчикларның Гарәфи исемлесе, җиңе белән маңгаен сөртеп:

– Бик зурга китте әле монда эш, бер ун тәңкә өстәрсең инде, – диде.

Нишләмәк кирәк, риза булдым. Андый чакта бәхәсләшеп булмый бит инде! Эш бетте. Әнине шофёр янына утырттым да, үзем йөк өстенә атланып, авылдан чыгып киттек.

Шәһәргә төн уртасында килеп җиттек. Минем фатирым әйбәт, иркен. Балконы да бар. Иң башта бишенче этажга әнине җитәкләп менгердем. Ул туктап хәл ала-ала менде. Баскычның биеклегенә сукранды. Өй артында бәрәңге бакчабыз булмаганны ошатмады. Без әйберләрне ташыдык. Грузчикларны белмим, әмма мин үзем әйбер күтәреп бишенче этажга нәкъ унҗиде тапкыр мендем. Унсигезенчесен менүе үтә яман булды. Сандыкны ничек кирәк алай, бу юлы да ярдәмгә күрше-күләнне чакырып, баскычтан менгергән идек, ишеккә сыймый гына бит! Ярый инде, Әни кеше бит, рәнҗемәсен, мин әйтәм, ишекнең яңагын куптарып булса да, сандыкны өйгә кертеп утырттык. Грузчик Гарәфи авыр сулап куйды да, халат итәге белән битен сөртеп:

– Тагын бер ун сум өстәрсең, брат, бик ватылдык, диде.

Нишләмәк кирәк, тагын риза булдым. Машина китте, мин, өстән таулар төшкәндәй җиңел сулап, диванга барып аудым һәм шул ятудан икенче көнне төш вакытында гына уяндым.

Җәйнең иң матур көннәреннән берсе иде – балконнан караганда, Идел көзгедәй ялтырап ята, су буе тулы халык, шәһәр урамнары тып-тын. Ниһаять, мин дә үземнең гаиләм белән ял көнен кешечә уздырам бүген, дип уйлап сөендем. Ләкин эш шул сөенүдән узмады. Әни икенче көнне үк авылын сагына башлады. Шәһәрнең һавасы авыр, иркенләп йокларга сәкесе юк, ипи салыйм дисәң, миче юк, дип, өзлексез зарланды.

Әни, борын астыннан гына сукрана-сукрана, авылдан тозлап алып килгән кәҗә итен газ плитәсендә кыздырып маташа, ә малай коридордагы исәпсез-хисапсыз төеннәр, кәрзиннәр, сандыклар өстендә буран куптарып, мәтәлчек ата. Мин төенчекләрне сүтәм, хатын урнаштырып тора. Ниһаять, чират сандыкка җиткәч, Аллага ышанмасам да, бисмилламны әйттем. Сүс бауны теш белән чишеп, сандыкны ачам һәм өстәге иске бишмәтне алам. Ә бишмәт астында?..

Анда ниләр барын күреп бераз аңышмый торам. Үземә үзем ышанмыйча, башта ящиктан улаклы зур үлчәү тартып чыгарам. Аннан соң аркылы пычкы, ухват, утын яра торган балта, чуен килене алып идәнгә куям. Аннары зур гына җиз комган, күмер савыты, калай соскыч һәм бәти борынчагы килеп чыга. Бик әйбәт итеп юкәдән ясалган борынчак. Очлы кадаклары белән. Янәсе, бәтие имә башлагач, теге кадаклар чәнчи дә, кәҗә имезми. Аерым төргәк белән герләр күргәч, үз күземә үзем ышанмадым. Әчмуxалы гер, чирекле гер, бер кадаклы, ике кадаклы, ун кадаклы гер. Егерме кадаклылары нәкъ дүрт, алары төрелмәгән. Аннан потлы герләр өчәү, ике потлылар – нәкъ дүрт.

Кыскасы, чамадан тыш кәефсезләнеп, йокы бүлмәсенә кереп аудым. Хәзер теге герләр арасында кайсын атлап, кайсын әйләнеп, сөртенә-сөртенә йөрибез. Ләкин анысына да сүз әйтмәдем. Нигә дисәгез, эшләр шактый җиңелләште бит. Кайтканда-киткәндә, әни аш пешереп тора, базарына, кибетенә дә йөри. Малайны янында калдырып, хатын белән парлап ике тапкыр кинога да бардык.

Җәй үткәнче, хатын белән без өйләнешкәннән бирле карамаган бөтен фильмнарны карап бетердек. Кеше артыннан җиттек, шулай итеп. Бер-ике ялны хатын һәм бала белән Иделгә дә чыктык. Ә менә бу ялда шулай ук өчәүләп урманга барган идек, алтын көзне карарга ягъни. Арып-талып кич кенә кайттык. Баскычтан менгәндә үк, мин борыным белән ниндидер тәмле ризык исен йотарга әзерләнеп мендем. Нәрсә пешерде икән әни? Өчпочмактыр. Ял көнне ул һәрвакыт шуны пешерә.

Ишекне ачабыз, гаҗәп, өйдә салкын кирпeч исе, штукатур исе. Алай гына да түгел, әни үзе юк. Кухняга керәбез – салкын, караңгы. Әһә, менә ниндидер язу бар... Һәм газ счетчигы кенәгәсенең тышыннан мин шундый сүзләр укыдым: «Угылым Миңлеәхмәт, авылдан Хәсбиҗамал килгән икән, малае такси белән кайтара икән, мине дә алып киттеләр, уктәбер (октябрь) бәйрәменә кунакка кайтыгыз әйберләремне пран-заран китермичә төяп җибәр инде...»

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

Сүзлек:

Жыенып тор! – Собирайся!

Йөк машинасы – грузовая машина

Хисапсыз төргәкләрен, түшәк-юрганнарын - бесчисленные узелки, одеяла и подушки

Өй түрендә утырган калайлы зур сандыкка килеп ябышкач, исебез-акылыбыз китте – когда принялись за сидевший в середине комнаты большой железный сундук, удивлению не было предела

Астына уклаулар салып тәгәрәтергә туры килде – пришлось катить, подложив скалки

Салу бәхетенә ирештек – удостоились счастья погрузить

Нишләмәк кирәк – что поделать

Йөк өстенә атланып – сев на груз

Әнине житәкләп менгердем – маму под ручку поднял

Баскычның биеклегенә сукранды – посетовала на высоту лестницы

Ишекнең яңагын куптарып булса да – хотя бы выломов проём двери

Өстән таулар төшкәндәй жиңел сулап – облегчённо вздохнув, словно груз упал с плеч

Төш вакытында – во время обеда (полудня)

Идел көзгедәй ялтырап ята – Волга, будто зеркало, сияет

Ләкин эш шул сөенүдән узмады – но дело дальше этой радости не двинулось

Өзлексез зарланып торды – непрестанно жаловалась

Борын астыннан гына сукрана-сукрана – бормоча под нос

Мәтәлчек ата – кувыркается

Сүс бауны теш белән чишеп – развязав волокняную верёвку

Бишмәтне – верхняя одежда у тюркских народностей, в виде кафтана со стоячим воротником

Аңышмый торам – не могу прийти в себя

Улаклы зур үлчәү тартып чыгарам – вытаскиваю большие желобчатые часы

Жиз комган, күмер савыты, калай соскыч – чугунный кумган, посуду для угля, железный половник

Янәсе бәтие имә башлагач, теге кадаклар чәнчи дә, кәжә имезми – якобы когда козлёнок начинает сосать, коза из-за колких гвоздей не кормит

Әчмуха гер, чирекле гер, бер кадаклы (гер) – гиря-осьмушка (50 г.), гиря весом 0,25, кадак (гиря весом 400 г.)

Чамадан тыш кәефсезләнеп – безгранично расстроившись

Өйләнешкәннән бирле карамаган – ни разу не просмотренные со дня женитьбы

Тәмле ризык исен йотарга әзерләнеп мендем – поднялся, приготовившись поглотить вкусный аромат еды

Пран-заран китермичә төяп жибәр инде – вышли, пожалуйста, в целости и сохранности.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836