#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Себер хәзинәсе” китабының икенче бүлеге дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

18-5Фольклорчы, себер татар халык җырларын башкаручы Земфира Шәрипованың «Себер хәзинәсе» китабының икенче бүлеге дөнья күрү уңаеннан күптән түгел Тубыл шәһәрендә китапны тәкъдим итү чарасы узган иде. Ә 17 апрель көнне Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә очрашу булды. Бирегә килгән язучылар, тарихчылар, иҗат кешеләрен себер татарларының мәдәнияте белән кызыксыну берләштерде. Чараның бизәге булып Хәлил Вагайлының шигырьләре, Радик Камалов башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Чара ахырында барлык кунакларга да сүз бирелде.

Алар авторга, коллегаларына рәхмәт белдерделәр, себер татарларының мәдәниятен, телен үстерүдә актив катнашырга рухландылар. Китап турында безгә автор:

- Бәйрәмдә экспедицияләрнең хәтеремдә тирән тойгы калдырган мизгелләре турында сөйләдем, курайда уйнадым, җырладым. Китабымда фольклорның төрле жанрлары тупланган: риваятьләр, мәкальләр, әйтемнәр, халык уеннары, халык медицинасы, сынамышлар, явыз рухлардан, күз тиюдән һәм бозымнардан саклану һәм башкалар тәкъдим ителгән.

Барлык фольклор рус теленә тәрҗемә ителгән, бу китап укучылар даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә, шулай ук себер татар телен өйрәнүдә ярдәм итәчәк. Күп кенә темалар фотолар белән сурәтләнгән, ә ахырда мәгълүматлар исемлеге бар. Себер татарлары хәзинәсен мин 12 ел дәвамында Төмән һәм Омск өлкәләрендә яшәүчеләрдән җыйдым. 75тән артык торак пунктта булдым, 700дән артык кешедән сораштырып, бик күп һәм бай мәгълүмат тупладым. Китап себер татар телен өйрәнүче мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә һәм Себер татарлары мәдәнияте белән кызыксынучыларга файдалы булачак, - дип сөйләде ул.

Китап мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин китапны югары бәяләп:

- Автор кулыннан бүләккә чын хәзинә – «Себер хәзинәсе» китабын алдым. Бу - Земфира Шәрипованың икенче өстәмә басмасы. Китапта ырымнар, мифологик персонажлар, кешеләрне һәм торакны явыз рухлардан ничек саклау, төш күрү турында аңлатмалар, күзаллаулар, чәчләрнең көче, үсемлекләрнең һәм хайваннарның культуралары, себер татарларының изге урыннары турында бай материал тупланган. Земфира Таштимир кызы төрки халыкларның илләре һәм регионнары буйлап күп сәяхәт иткән, бу, һичшиксез, аның дөньяга карашын киңәйткән һәм себер татар фольклоры материалларын тирәнрәк аңларга һәм тапшырырга мөмкинлек биргән, дип уйлыйм. Ә себер татар мәдәниятен, телен китап авторы күптән яратып өйрәнә. Бу сәяхәтләрнең, экспедицияләрнең, материалларны җыю һәм анализлау нәтиҗәсе булып «Себер хәзинәсе» китабы дөнья күрде. Әлеге хезмәтнең максаты - себер татар халкының иҗатын һәм белемнәрен югалтмау һәм онытмау. Һичшиксез, китап һәркемгә дә кызыклы булачак. Халык фольклоры нәшер ителергә һәм туган телендә башкарылырга тиеш. Бу бурычны Земфира Шәрипова лаеклы рәвештә үтәде, ул себер татар телендә бай материал бирде. Аңа сәламәтлек, эшендә уңышлар телим. Киләчәктә югары дәрәҗәләргә ирешәчәгенә ышанам, - диде.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836