#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер кызы

последние и лучшие новости искусства в мире

52-4Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» тарафыннан нәшер ителүче «Туган җир. Родной край» журналының җаваплы сәркәтибе Мөнирә Хәлим кызы Сәгыйдуллинага декабрь аенда 50 яшь тулды. Тумышы белән Себер кызы. Эчкерсез, гаделлекне яклаучы, ярдәмчел, сүзендә торучы, морадына ирешүчән, үз эшен яратып, зур җаваплылык белән башкаручы хезмәткәр.

Себердә «казан, казанлы» атамалары еш очрый. Казанлы исемле авылларның берсе Төмән өлкәсе Вагай районында урнашкан. Бер яктан – Агыт ярында сыенган, икенче яктан – тайгага ышыкланган, гасырлар дәвамында иманлы халкы белән дан тоткан әлеге авылда ярты гасыр элек Хәлим абый белән Нера апа гаиләсендә иң беренче бала дөньяга килә. Бу нәселдә исем кушуга аеруча зур игътибар бирелү сәбәпле, ике яктан да бу кыз-бала иң беренче онык булганга, Харис бабасы аңа Мөнирә дип исем куша, ягъни «нур өләшүче, яктыртучы».

Гаиләдә алар биш бала тәрбияләнәләр. Әтисенең – яхшылар, әнисенең затлылар нәселеннән булу балаларга да, ата-анага да зур җаваплылык өсти. Хәлим абый белән Нера апа үзләре дә күркәм гаилә булып, балаларга да һәрьяктан яхшы тәрбия бирергә омтылалар. Гаиләдә аеруча китап культы хөкем сөрә. Татар китапларын махсус Казаннан алдырып, чиратлашып укыйлар. Әдәби әсәрләрдән тыш документаль, фәнни әсәрләр, шулай ук вакытлы матбугат та читтә калмый. Кичләрен Хәлим абый балаларын янына җыеп башта К.Насыйриның «Әбугалисина»сын, «Мең дә бер кичә» әкиятләрен укыган, аннан үзенең гармунында татар моңнарын яңгыратырга яраткан. Әбиләре Мәйсәрвар апа нәсел-шәҗәрә турындагы әби-бабалардан калган риваятьләрне, төрле истәлекләрне хикәят итеп сөйләгән. Кул эшләре остазы булып саналган бабасы балаларны үз кәсебенә өйрәтеп калдырырга тырышкан. Әниләре исә тәмле ризыклар пешерү серләренә өйрәткән. Шунысы да бар: балаларга кечкенә вакытларыннан үк татарның мәркәзе – Казан, мөселманнарныкы – Мәккә дип сеңдерелә, татарлыкка һәм ислам диненә карата зур ихтирам, олы мәхәббәт тәрбияләнә.

Балачак хыялын калдырып, әти-әнисенең сүзенә колак салып, Мөнирә Төмән медицина көллиятен тәмамлый. Шул елларда өлкәдә «Яңарыш» газетасы нәшер ителә башлый. Ул рәхәтләнеп язарга тотына, редакциядә узган төрле чараларда катнаша. «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның хәер-фатыйхасын алып, 1991 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. Ул вакытта кәлам тоткан күп яшьләрнең хыялы булган журналистика факультетында белем ала.

Студент еллары – Мөнирәнең үз-үзен эзләү чоры. Бүгенге Мөнирә ул чактагы 20 яшьлек Мөнирәне исенә төшереп, яшь кыз-бала өчен куркып куймый микән... «Азатлык» татар яшьләре берлеге хәрәкәте, Татар яшьләре көннәре, Халыкара төрки яшьләр хәрәкәте, татар студентлары өчен «Ягымлы яз» фестивале һ.б. Бу әле тулы исемлек түгел. Иркен тайгада туып үскән ирек яратучы кыз-бала, ике дә уйламыйча, сугыш алдында торган Ичкериягә дә чыгып китә. Башкача була да алмый, башкача булса, Мөнирә булмый инде ул. Ә аннан соң – Төркиягә китеп төрек телен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары, журналистика юнәлешендә белем арттыру. Тырышып укыган, тиз аралашучан, күпкырлы сәләтле кызның борынгы Истамбулда урнашып калу мөмкинчелеге була торып та, ул, сагыну хисләренә төренеп, үзенең яраткан Казанына кайта. Һәрвакыттагыча яшьләр хәрәкәтенә баштан чума. Татар яшьләре көннәреннән тыш, халыкара төрки яшьләренең мәдәни фестивальләрен уздыруга үз өлешен кертә: Кырым, Кыргызстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Чувашстан Республикасы. Шул ук вакытта Себер-Казан арасын да еш узарга туры килә. Туган туфрак, әти-әни һәм бертуганнар сагынып көтеп тора.

1990-нчы еллар ахырында, ничәмә еллар яңгырап килгән татар яшьләре таләбен истә тотып, яшьләр һәм спорт эшләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты каршында «Идел» яшьләр үзәге оештырыла. Оешманың әле яңа формалашып, актив эшчәнлек алып барган чоры. «Идел» дөнья татар яшьләрен үз тирәләренә туплап, милли үзаң уяту юнәлешендә эш алып бара. Татар яшьләре игътибарын милли үзаңын үстерүгә җәлеп итү, сәләтле яшьләргә үсәргә ярдәмче булучы өр-яңа кызыклы проектлар кирәклеге ачыла. Халыкара фестивальләрдә катнашып, шактый тәҗрибә туплап өлгергән кыз, каләм тибрәтүче сәләтле яшьләр өчен, «Иделем акчарлагы» бәйгесенә нигез сала. Хезмәттәше Миләүшә Сафиуллина (Шарапова) белән «Милләтебез хәзинәләре» һәм «Сәяхәт» исемле проектлары белән ТР мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бәйгедә җиңү яулап, мәктәп яшендәге татар балалары өчен профиль смена оештыру максатына ирешәләр. Әлеге проектлар әле дә булса «Идел» яшьләре үзәге тарафыннан оештырылып килә.

«Идел»дә эшләгән чорда ук дөнья татар яшьләрен бер мәйданга җыю хыялы белән янып йөргән Мөнирәне 2004 елда Бөтендөнья татар конгрессына яшьләр форумын оештыру максаты белән, эшкә чакыралар. Ниһаять, күптәнге хыялы тормышка аша. Бар күңелен биреп, җиң сызганып ул эшләргә алына. Нинди эш булуына карамастан, ул барысын да җаваплылык тоеп башкара. 16 ел эшләү дәверендә ул шактый проектлар тормышка ашыра: татар яшьләре өчен «Татар кызы» һәм «Татар егете» Бөтенроссия конкурслары; «Яшьләр сәхнәсе» татар яшьләре театр фестивальләре; татар журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе; «Бәхетле балачак» татар балалары интернет бәйгесе, «Без – Тукайлы халык» һ.б.

Мөнирәнең беркайчан да эшсез торганын күргәнем юк, ул татар халкының рухи мирасын саклау һәм торгызу буенча зур эш алып бара. Үз эше белән беррәттән татар матбугатында әледән-әле кызыклы мәкаләләре дөнья күрә. Беренчеләрдән булып «Идел» журналында популяр татар спортчылары, дөньякүләм киң танылып Мәскәү сәхнәләрендә чыгыш ясаучы сәнгать әһелләре турындагы язмаларны бары ул гына оештыра ала. Геройларын эзләп табып, аларны сөйләштереп, бер-бер артлы кызыклы мәкаләләрен укучыларга тәкъдим итеп бара.

Әтисеннән күчкән бер холкы аңа тыныч кына яшәргә ирек бирми. Ул мохтаҗларга ярдәм итү өчен утка да, суга да керергә әзер. Бары тик бер генә мисал китерәсем килә: 2016-нчы елны Төмән өлкәсендәге Тугыз авылы язгы су ташу вакытында коточкыч фаҗигагә дучар була. Бер тәүлек дигәндә, авыл су астында кала, тау башындагы мәчетнең бары тик манарасы гына балкып тора. Район хакимияте бу хәлнең киң таралуын күпме яшерергә тырышса да, Мөнирә, каләмдәшләре ярдәмендә, мәгълүмати блокаданы сүтеп, гуманитар ярдәм җыюны оештыра һәм авылга илтеп дә куя. Мондый мисаллар аның көндәлек тормышында җитәрлек. Ул һәрдаим нинди дә булса ярдәм акцияләре оештыра яки катнаша, бигрәк дә Себергә кагылышлы булса. «Себерем, татарларым, якташларым», – дип җанатып тора. Туган ягы Төмән өлкәсендә барган һәр вакыйганы җентекләп күзәтеп бара.

Мөнирәнең тормышы ал да гөл бармый. Әтисенең бик яшьли фаҗигале рәвештә якты дөньядан китүе, әнисенең күп еллар буе яшәү өчен көрәшүе, үз гаиләсенең бер мизгелдә челпәрәмә килеп чит-ят җирдә нәни баласы белән бер ялгызы калу... Әйтерсең лә, дөньяның асты-өскә килеп, язмыш дилбегәсе кулдан ычкынган кебек иде. Әмма ул бу очракта да югалып калмады, сыгылып төшмәде, зарланып шыңшып утырмады. Киресенчә, бар көчен җыеп, кечкенә сабыен кочагына кысып, язмышның ачы җилләренә каршы сикәлтәле тормыш юллары буйлап алга омтылды.  

Мөнирәнең портреты төгәл булсын өчен, аның сәләтле музыкант, шул ук вакытта тарих белән кызыксынучы булып үсеп килгән Ильясның әнисе икәнлеген дә онытырга ярамый. Баласы – аның ышанычлы терәге, ярдәмчесе, тормышының мәгънәсе.

Мөнирә Хәлим кызын күркәм юбилее белән котлыйбыз, киләчәктә эшендә уңышлар, тормышында бары бәхетле мизгелләр генә теләп калабыз.

Илсөяр ЗАКИРОВА, Казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836