#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себер сандугачы” исемен алды

последние и лучшие новости искусства в мире

18-3Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Себер сандугачы” өлкә җыр конкурсы узды. Җиденче ел үткәрелеп килгән ярышта катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта, дәрәҗәсе күтәрелә бара. Жюри рәисе - Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының ”Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты, “Тубыл шәһәренең атказанган гражданины“ исеме бирелгән Зәкинә Арангулова; жюри әгъзалары: Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов, Төмән өлкәсенең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараеның татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгече Гөлнара Кәримова конкурста катнашучыларның чыгышларына бәя бирделәр.

Кече яшьтәгеләр категориясендә күпчелеге Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучылары призлы урыннарга лаек булдылар. «Халык вокалы» номинациясендә Айгөл Арипова - 1 нче, Зәлия Шаморатова 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнарын алдылар. «Эстрада вокалы» номинациясендә Эмилия Абайдуллина - 1 нче, Зәлия Шаморатова - 2 нче, Альберт Колмәмәтов 3 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булдылар.

Быелгы конкурста Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан күп талантлы катнашучылар моңлы җырларыбызның матурлыгын, сәләтле җырчыларыбызның барлыгын күрсәттеләр.

Урта яшьтәгеләр категориясендә «Халык вокалы» номинациясендә Юлия Шабанова - 1 нче, Роберт Сабиров 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнделәр, 3 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломын Диана Алиева алды.

«Эстрада вокалы» номинациясендә Төмән кунагы Крестина Тонко - 1 нче, Вагай районыннан Айгөл Корбанова - 2 нче, Ялутор районыннан Роберт Сабиров 3 нче урын алдылар.

Өлкән яшьлекләр арасында «Халык вокалы» номинациясендә Елена Евсеева - 2 нче, Динара Әпсәләмова 3 нче урыннарны бүлештеләр.

Мактаулы яшьтәгеләр категориясендә «Халык вокалы» номинациясендә призларны- Әлфинур Латыйпова, Илмира Гарипова, Әлфия Майгадарова яуладылар. «Эстрада вокалы» номинациясендә Ялутор районыннан килгән талантлы җырчылар Илчан Хөснетдинов – 1 нче, Майнур Зарипова 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Тубыл районыннан Александр Колдырев 3 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды. Гран-при бүләге һәм бәйгенең “Себер сандугачы” исеме Ленария Хәсәновага бирелде.

Татар җыр сәнгатен, яңа талантлар, йолдызлар үстерү максаты белән оештырылган “Себер сандугачы” конкурсның үз тарихы бар.

18-5Проектның авторы Ринал Абдерахманов бәйгене яраткан җырчысы, “Себер сандугачы” исемен йөрткән Зәкинә апа Арангуловага багышлый. Бәйгене әйдәп баручы Зәкинә ханым күп еллар жюри рәисе вазифасын да башкара. Ул: «Себер сандугачы» елдан-ел үсә, катнашучыларның географиясе киңәя, яңа талантлар үзләренең чыгышлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яулыйлар. Аларны җыеп, матур концерт оештырасы иде. Быелгы бәйгедә беренче мәртәбә катнашучылар, җиңүчеләр булды. Аларның һәркайсына уңышлар телим! Бәйрәмне оешкан рәвештә оештырып үткәрүче себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, коллективына, программаны оста төзүче, алып баручы Лариса Шамаковага рәхмәтләр юллыйм. Бәйге бәйрәмчә матур, күңелле, эчтәлекле үтте», - диде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836