#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себердә изге бәйрәмебез

последние и лучшие новости искусства в мире

26-7Ураза бәйрәме Россия буйлап атлап бара. Бәйрәмнең икенче көнендә Төмән шәҺәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йорты янындагы мәйданда мөселманнар изге көнгә багышланган чара үткәрделәр. Монда өлкә, район хакимиятләре вәкилләре, депутатлар, башка дин оешмаларының житәкчеләре катнаштылар. Мөселманнар турында язучы журналист Кәлил Кабделвахитовка Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсенең “Әл-Ихсан” ордены тапшырылды. Балалар сәхнәдән матур итеп Коръән сүрәләрен, аятьләрен, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.

Рамазан аена карата бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырады. Бала-чагалар өчен ошбу мәйданда атларга һәм дөягә атланып йөрергә мөмкинчелек оештырылды. Бәйрәмнең икенче яртысында килгән кунакларны күп итеп пешерелгән (өч казан) пылау һәм тәмле чәйләр белән сыйладылар. Әлһәмдүлилләһ! Бөтен җыелган халык бер тавыштан киләсе елларга да ошбу мөбарәк Рамазан айларын сагынып, көтеп алып, тагын да күрергә насыйп булсын иде, дигән теләктә калдылар.”Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк - ир булсыннар, кирәк - хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәт хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әжерен бирербез”. (Умарта кортлары (16) сүрәсе, 97 нче аять).

Ә 19 июньдә Төмән районының Шыкча авылында ошбу изге булган мөселманнарның бәйрәменә багышланган тантаналы җыелыш - кунак ашы үткәрелде. Бу бик мөһим булган чарага кунаклар күрше авыллардан һәм Төмән шәһәреннән җыелдылар. Әйтеп китәсем килә, 50-60 нчы елларда, без бала чакта, Төмән өлкәсендә бер генә авылда - Шыкчада мәчет эшләп торды. Монда һәр көн 5 тапкыр намаз укылды, манара башыннан мәзин бабайның азан тавышларын ишетә идек. Җомга көнне бабайлар мәчеткә күрше авыллардан, ераклардан агылалар иде. Әлбәттә, 1963 елның көзендә бу мәчетне дә яптылар. Азан тавышлары югалды, сүнде. Берничә елдан соң мәчетнең манарасын да кисеп төшерделәр, Аллаһы сакласын! Муллаш авылыннан, урман буйлап, 21 чакрым юлны үтеп, Сабах бабай һәм аның авылдашлары җомга намазында катнашып, кире үз авылларына кайтып китә иделәр. Бу хәл безнең өчен сокланырлык һәм горурланырлык мисал, Маша Аллаһ! Ошбу, бабайлардан калган көчле иман яшләр-яшүсмерләр тарафыннан әкренләп үз урынына кайтып килә, Әлһәмдүлилләһ! 26-6Ошбу жыелышта, дога кылып, дин юлында тырышкан, көрәшкән, хезмәт иткән, соңгы вакыт бакый дөньяга күчеп киткән бабайларның исемнәрен искә алдык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар. “Аллаһы Тәгалә бөтен дөнья кешеләрен мәңгелек тынычлык, иминлек йорты булган җәннәтләргә чакыра вә үзе теләгән кешеләрне җәннәтләргә бара торган туры юлга күндерде. Дөньяда Аллаһыга гыйбадәт кылып, яхшылыкларны кылган кешеләргә ахирәттә яхшылык, җәннәт нигъмәтләре вә аннан да артыграк Аллаһы Тәгаләнең диндарын күрү булыр, аларның йөзләрен һич каралык капламас вә аларга һич хурлык ирешмәс. Җәннәт кешеләре әнә шулардыр, алар анда мәңге калырлар!” (Йунус сүрәсе-10, 25- 26-нче аятьләр).

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836