#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәламәтлек сагында ярты гасыр

последние и лучшие новости искусства в мире

22-7Өлкә йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә эшләүче Равилә Ибраһимованың шәфкать туташы булып эшләвенә быел 50 ел була. Коллегаларының, пациентларының олы хөрмәтен яулаган шифа куллы, ачык йөзле, киң күңелле шәфкать туташы бу көннәрдә хезмәттәшләре белән бергә һөнәри бәйрәмнәрен - Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үтте. Бу көнне аңа күпме рәхмәт, мактау, соклану, горурлану сүзләре ишетергә туры килде. Яңгыраган ихлас теләкләрне Равилә Таһир кызы, бүгенге коронавирус чире чорында, аеруча дулкынланып кабул итте. Чөнки аларның тамчы да арттырмыйча, чын күңелдән әйтелгәнен ул үзе дә һәм хезмәттәшләре дә ачык аңлыйлар...

Равилә Таһир кызы Төмән шәһәрендә туып-үсә. Мәктәп елларында иптәшләре белән бергә һәр җәйне кирпеч заводында, әле башка эшләрдә эшләп, яңа уку елына кирәк-яраклар, кием сатып алырга акча булдыра. 1970 елда сигезенче сыйныфны тәмамлагач, аны һәм тагын ун кызны көзгә кадәр йогышлы авырулар хастаханәсенә санитар булып эшкә җибәрәләр.

“Безнең остазыбыз процедура шәфкать туташы Евгения Куркина бик яхшы кеше иде. Ул безнең документларны җыйды һәм бераздан: “Кызлар, сез шәфкать туташы һөнәренә укыячаксыз”, - дип безне шаккатырды. Менә шулай бүгенге һөнәрем мине үзе тапты, - дип сөйли Равилә Таһир кызы. Төмән медицина училищесында ул 3 ел белем ала. Бу вакыт эчендә кызлар көндез практикада һөнәр үзләштерсәләр, кичләрен сәгать 11гә хәтле дәрес укыйлар.

“Хезмәт юлымны хәзерге хастаханә каршында барак тибындагы озын агач бинада башлап җибәрдем. Ул чакта бина мич ягып җылытыла, су үткәргечсез һәм канализациясез иде. Безнең корпуста гепатит авыруыннан дәваландылар. Элек бу чир белән җәфа чигүчеләр саны күп иде, хәзер, шөкер, андый пациентлар азрак. Биредә дәваланучы әбиләр безне бигрәк тә яраттылар, без дә аларга бик игътибарлы булдык, җентекләп карадык. Әбиләр безгә: «Әйдә, укол куярга бездә өйрәнегез, - дип, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр иде. Хәтта кайвакыт тәҗрибәле шәфкать туташлары урынына укол кадарга шәхсән безне чакырталар иде», - дип искә ала Равилә Таһир кызы.

Гадәттә, пациентлар шәфкать туташларыннан кайгыртучанлык, игътибар, яхшы, җылы сүзләр көтәләр, чөнки кайчагында алар укол һәм дарулардан да файдалырак була. Моны Равилә Таһир кызы яхшы белә. Шуңа да ул: “Шәфкатьле, сизгер, ярдәмчел, мәрхәмәтле йөрәкле һәм башкаларга ярдәм итү теләгенә ия булырга кирәк безгә. Чөнки бу сыйфатлардан башка медицина өлкәсендә эшлисе бик авыр, - дип киңәш бирә булачак шәфкать туташларына.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836