#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сәяхәтне һәм балык тотуны яраткан шагыйрь

последние и лучшие новости искусства в мире

Күптән түгел телевизордан Вагай районында яшәүче себер татарларының көнкүреше, кара урманнары, тулы сулы күлләре, Иртеш елгасы турында тапшыру күрсәттеләр. Анда элек елгалар балык белән тулы булганы һәм борын-борыннан себер татарларының төп кәсебе балыкчылык икәне турында бик кызыклы итеп сөйләнде.

Хәтеремдә, 1976 нчы елның июль ае. Без, мәктәп укучылары, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры хезмәткәрләренең балалары, «ЛАЗ» автобусына төялеп көньякка, Кырымга озын сәфәргә чыктык.

Автобусның арткы өлешендә без рәхәтләнеп шаярдык, хәтта кәрт тә суктык. Шул чакта арабыздагы бер кызның кулында гел балык, кипкән тозлы вобла була иде. Без кызыксына башлагач, ул безгә «авоська» тибындагы сумканы күрсәтте. Аның эчендә «Правда» газетасына төрелгән берничә килограмм вобла балыгы иде. Аннары калган яшүсмерләр белән бергә мин дә шул балык белән «туена» башладым. Без беркемнән дә рөхсәт сорамадык, моны гадәти шаяру дип кенә санаганбыз. Соңыннан да балык запаслары кимегән өчен безне беркем дә әрләмәде.

Әмма арабыздан берәү: «Җитәр, бераз оялырга да кирәк», - дип, әлеге балык запаслары Булат абыйныкы булганын әйтте. Олы сәяхәтче Булат абый Сөләйманов гадәттә автобусның уң ягында урын ала иде, театрның бер җиһазчысы белән бергә. Ә үзе ул театрда столяр булып эшләде. «Үсеш алган социализм» чорында театр Максим Горький урамында, Горький музее каршында була, аннары аның бинасын Кәрим Тинчурин театры били.

Ул вакытта Леонид Брежнев турында анекдотлар аз иде, өстәвенә, сум тотрыклы, ә нефть бәясе югары иде. Социалистик Татарстан «Дуслык» нефть үткәргече аша Европаның яртысы - Польша, Болгария, Румыния, Чехословакия, ГДРны тәэмин итте.

Шулай итеп, безнең автобус Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасыннан Горький өлкәсе һәм Мәскәү аша үтеп, Украинага юл тотты. Бернинди таможня, чит ил паспортлары һәм бюрократиясез. Ләкин без сәяхәт иткәндә «Америка тавышлары» радио тапшыруларын тыңладык.

Вакытында барлык совет гражданнары гади кешеләр иде, үз хаталары белән һәм сәфәр вакытында төрле прозаик хәлләр дә еш була иде. Без кайтканда Новороссийск шәһәре янында рәссам һәм театр декораторы Әхәт Закир белән Булат Сөләйманов совет дәреслекләре турында да сөйләштеләр, алар Мәскәү янында Касыйм ханлыгы булганы турында бер китапта да сүз булмаганы турында әйттеләр.

Булат абый ярдан ерак түгел Кара диңгездә йөзгәндә, аның дулкынланып торган чем кара чәчләренә карап мин: “Борынгы монгол-татарлары дөньяны яулап алганда, юлларында очраган елгаларны менә нәкъ шулай йөзеп чыкканнардыр”, - дип уйлана идем. Булат абый олы кеше буларак, безнең өчен абруйлы иде, әмма, кызганычка, ул безгә шигырьләрен укып ишеттермәде. Ә Әхәт Закир ул вакытта безне рәсем теорияләренә өйрәтмәде.

Сүз уңаеннан, Кырымга килеп җиткәч, без Бакчасарайның иң атаклы урыннарында булдык. Аннары көньяк ярга киттек, Мисхорда туктадык. Ялтага да бардык, анда атаклы татар язучысы, драматург Роберт Батуллинны гаиләсе белән күрергә теләгән идек, ләкин алар ул көнне ниндидер ерак пляжга киткән булганнар.

Айрат ГАЛИМҖАНОВ, Чувашия язучылар берлеге әгъзасы, Чуваш милли фәннәр һәм сәнгать академиясе әгъзасы, «Шигъри миниатюра осталары» ассоциациясенең Татарстан буенча тәрҗемәчеләренең жюри рәисе.

P.S. Роберт Батулланың иншалар җыентыгында Булат Сөләйманов, Флера Хәмитова һ. б. турында да мәгълүмат табып була.

(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836