#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шәфкатьлелек өлгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәнәя барган саен, кешенең еш бара торган урыны – хастаханә икән. Безнең дә сәяхәтебез шул якка. Хәзерге заман – үзгәрешләр чоры. Соңгы елларда күзгә күренеп медицина уңай якка үзгәрә, үсә, көчәя, кеше дәвалауда яңа технологияләр кулланыла башлады. Оптимильләштерү процессының тискәре яклары да булмый тормас.

Шулай да ул никадәр генә алга китмәсен, иң беренче урында әле дә табиб тора.

Авыруга тарыган кеше тәҗрибәле, чын табибка эләгергә тели. Шундый табибларны берсе – Тубылда яшәүче Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова. 27нче августта мөхтәрәм Фәүрия апа 80 яшьлек юбилеен каршылый.

Тубыл шәһәрендә, иң беренче булып, татар хатын-кызлар арасыннан табиб профессиясенә юл салучы зат итеп хөрмәтле Фәүрия ханым Шәрипованы атыйлар. Әйе, беренче табибә булды һәм беренчелекне гомер буе беркемгә бирмәде. 44 еллык тәҗрибәсенә ия югары категорияле балалар табибы Фәүрия апа кешенең тәненә генә түгел, җанына да шифа таба белүче табибларның берсе булды.

Без, Тубыл ягында яшәүчеләр, бу яктан бик бәхетле.

Шәфкатьле, туры сүзле, киң һәм шат күңелле, кешеләр белән теләп аралашучан, ярдәмчел табибә авыру балаларны шәһәрнеке, авылныкыга аермады, аңа ярдәм сорап килгән кешеләрне бервакытны да кире какмады, үзенең затлы киңәшләреннән ташламады һәм хәзергәчә шулай.

Без, авылдагы танышлары, туганнары, дуслары мәңгегә рәхмәтле, мәрхәмәтле, кешелекле, оста куллы Фәүрия апабызга. Күңеле йомшак, куллары шифалы табибәне һәркайда көтеп алалар. Ул һәр авылда олы кунак.

Хәтеремдә, Рауза Җәлил кызы Садыйкованың сөйләве. Малае авырып китә, район врачларының ярдәме булышмый, аны Фәүрия апага алып киләләр. Баланы үзе эшләгән хастаханәгә дәваларга сала, малай аякка баса. “Бар икән бит чын табиблар!”, - дип шатланалар әтисе белән әнисе һәм әлегәчә олы рәхмәтләрен яудыралар табибәгә.

Ул үз-үзенә, кул астында эшләүче хезмәткәрләренә принципиаль, таләпчән була, кирәк вакытта яхшылыкка табынган Фәүрия апа табиб профессиясенең төрле нечкәлекләренә дә өйрәтә.

“Ничек кенә горур яңгырамасын, безнең табиб һөнәре – үз-үзеңне корбан итү, сайлаган хезмәтеңә тугры булу, аны яратып эшләү, оста табиб – яхшы психолог та булырга тиеш. Авыруны терелүгә ышандырмыйча, аны дәвалап булмый. Медицина өлкәсендә табиб әллә никадәр фаҗига белән очраша, иң мөһиме – каршылыклардан курыкмаска”, - дия тәҗрибәле табибә.

Бәхетле һәм катлаулы гомер юлы үткән Фәүрия апаның кечкенә генә нәрсәгә дә балаларча куанып-шатланып яшәвенә гаҗәпләнәм мин. Кайчан аңа килсәң дә, аның өендә һәрвакыт кеше. Өйдә чиста, җылы, өстәлендә үзе пешергән тәмле ризыклар, кунаклар сыйларга ярата ул.

Искитәрлек хатын-кыз, аның белән сөйләшеп-киңәшеп алсам, күңелемә ял табам, җиңеләеп китәсең. Тормышта туган төрле проблемаларны чишәргә һәркемгә ярдәм итә.

Гомер буе кешегә ихтирамлы, ярдәмчел булган Фәүрия апаның хәзер инде үзенең дә сәламәтлеге какшаган, шулай да без өйрәнгән гадәт буенча шатлык-куанычлар, күңелсез хәбәрләр белән дә аның белән фикерләшәбез, хәлләрен белешеп торабыз.

Фәүрия апаның дус-танышлары да төрле милләттән, төрле хезмәт ияләре. Ул чын интернационалист. Апа һәркемгә үзенең кешелеклелек җылысын, хатын-кыз ягымлылыгын, табибә киңәшләрен кызганмыйча өләшә. Һәркем белән дә үз телендә сөйләшә-аралаша белә. Тормыш аны төрлечә сынады, ләкин ул сынмады, беркайчан да беркемгә баш имичә, зарланмыйча яши белә. Көчле хатын-кыз ул. Аллам апага көчен дә күбәйтсен, гомерен дә озайтсын дигән теләктә калам.

Гомер бәйрәмегез белән, мөхтәрәм Фәүрия апа! Сездән шәфкатьлелек өлгесенә Аллам гасыр яшен бүләк итсен, сәламәтлек ачкычы үзегезнең кулда, алдагы көннәрегез кояшлы, төннәрегез айлы һәм йолдызлы булсын.

Изге теләкләр белән

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836