#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шәүкәт Гаделша иҗаты

последние и лучшие новости искусства в мире

12-2Тормышка, яшәешкә гашыйк Киндерле шагыйре Шәүкәт Гаделша милләтебезнең асылын билгеләп, иң изге сыйфатлар белән бизәп, тирән эчтәлекле шигырьләр яза. Аның шигырьләре гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияли торган шигырьләр. Шагыйрь Казанда яшәсә дә, туган ил сулышын тоеп, тормыш агышын сизеп яши. Ш.Гаделша дөньяны үз авылы Киндерленең балыклы күлләре, төпсез, тирән сазлыклары, шау-чәчәкле болыннары; шомлы да, серле дә булган тайга урманнары аша танып белергә омтыла.

Шагыйрь матурлыкны авылының каз-үрдәкләре, урманының төлке -куяннарыннан эзли. Шуларны бербөтен итеп, гади кешенең рухи бөеклеген саллы итеп сурәтләп бирә белә. Туган ил, Ватан-ана образы абстракт бер төшенчә генә булып калмый, ул авыл кешеләренең уй-хисләренә, күңелләренә туган авыл табигате, иген-кырлары, сазлык-күлләре, урманы рәвешендә урнаша.

Нурлы күзләр, сөремсез йөз
Күрергә мин сусадым.
Рәхәтләнеп күзгә карап
Килә сорыйсыларым:

Балык ничек? Иртә-кичен
Ауларга тыгыламы?
Капканнарга төлке-мазар
Бик теләп сугыламы?

Ничек анда таң атканда
Сулый наратлар шавы?
Юкәдәнме, ефәктәнме
Атларыгыз тышавы?

Туган авыл урамнарын
Ялгыз башым мин үтәм.
Капка төптә тәмәкеле
Берәр ирне күр икән.

Нишли ирләр? Ниләр уйлый,
Качып капка артына?
Җырларыма көч, моң кирәк
Капкаларны ачарга?

Бу шигырьдә шигъри строфалар лирик геройның кичерешләренә бәйле рәвештә кешенең рухи халәтен төрле яклап ачу максатында язылганнар. Табигать турындагы хисләр, тирә-яктагы кешеләр турында һәм шагыйрьнең үз шәхесе турында уйланулары бербөтен булып шигъри кичерешләрдә чагылыш таба. Бер мисал:

Кайберәүләр миңа
Кырын карап куя,
Казан каласында коргангадыр оя.
Юк, мин кыенсынмыйм,
Бозны тишә бирәм.
Күлгә тир тамызып,
Суын эчә бирәм.
Кырын карашларга
Мин күнеккән инде.
Алар Казанда да сыный күптән мине.
Үз көемне көйләп,
Беркатлана бирәм.
Күзләр сай булса да,
Күңел, һай-һай, тирән.
Бозны тишә-тишә,
Күлне иләк иттек.
Күп балыкны эзләп,
Башка күлгә киттек.

(«Яртыясак»).

Аның шигырьләрендә табигать тә бар, тирә-яктагы дус-ишләр, авылдашлар да бар, үзе дә бар, анда бөтен тирә-юнь, дөнья һәм аларда шагыйрьнең мөнәсәбәте чагыла, шигырьдә халык рухын тирәнтен аңлау шигъри уй-кичерешләрендә урын таба.

Бүгенге тормыштагы олы социаль-әхлакый үзгәрешләрне, зур яңалыкларны үткәннәр фондына гомумиләштереп бирә.

Күзләремне кат-кат уам:
Туган ягым түгел мәллә? –
Шарак шаулап торган җирдә
Йолкыш бушлык күренә лә.
Кая гына элим икән
Арган рухны, карашларны,
Кемнәр шулай туган җирнең
Җан җелеген актаралган?
Шундый җаннар туа бары
Җен яраткан аналардан.

(«Аллам ишетмәгән»).

Илдә, табигатьтә үзгәреш-яңарышларны сынландырырга омтылыш, табигать-тереклек өчен борчылып язган шигырьләреннән берсе бу.

Күл өстендә ялгыз үрдәк,
Канатына ядрә тигән.
Очасы юл ерак иде
Шәһәрләрдән, диңгезләрдән.
Талпынгалап карый да ул,
Канатына ядрә тигән.
Кайсы явыз, булдыксызы
Аңа төбәп атты икән?

Табигать, тереклек өчен борчылу аның күп кенә шигырьләрендә сизелә. «Урманнарга кабам» шигырендә шагыйрь җирдәге, табигатьтәге, кеше әхлагындагы үзгәрешләрне күреп борчыла.

Быел кайтсам туган якка:
Чит теллеләр урманнарда
Наратларга, усакларга
Каеннарга суга тамга.
Янгыннан да куркынычырак
Күзләренең йөгерүләре.
Сорыйм моңсу авылдаштан:
- Рөхсәт сорап керделәрме?
Авылдашлар күз яшерә:
“Нишлик инде... шундый заман”.
Гарьлегемнән янгын булып
Тиздән урманнарга кабам.

(«Урманнарга кабам»).

Олы борчылуын сискәндерерлек итеп, тәэсирле итеп сурәтли шагыйрь. Шул ук шигырендә урманны янгыннан коткаручылар турында “бу яшенле хәбәр, йөрәкләргә кереп шартлый, сикереп тора түшәгеннән үлеп яткан күрше карты”, “Өскә агач аугалады, аяк-куллар, кызган тәннәр сөяккәчә пешкәләде” һ.б. күренешләр укучыны да ваемсыз калдырмый, тереклекнең язмышы, аны саклауда кешенең җаваплылыгы тагы артырга тиешлеге, кешенең әхлаклылыгы турында уйландыра.

Бабалардан калган урман –
Туган якның йөрәге бит!
Ансыз
Безнең йөрәкләрнең
Кешелеккә кирәге юк.

(«Урманнарга кабам»).

Урманның кешелек тормышында тоткан урыны, бу хәзинәдән башка тереклек тә була алмый дигән бүгенге көн актуаль теманы әхлакый-фәлсәфи гомумиләштереп сурәтли.

Киндерле сазлыкларында, урманнарында төрле юллар, төрле буыннар язмышы ята. Шагыйрь әнә шул буыннарны тоташтыра торган тарихи җепләрне, әхлакый катламнарны эзли, шуларга игътибарын юнәлтә.

Кайсы сазлык суырган
Сукмагын бабамнарның?
Каенда – сөяк төсе
Күмелеп калганнарның.
Кайсы ягына карап
Минем бабам елаган.
Кыпчакмы мин? Монголмы?
Каһәр суккан татармы?
Кайсы якка кайтам да,
Кайсы якка барамын.
Казан, Төмән арасы –
Мәгънәле минем, канатым.

(«Язмышымның дәрьясы»).

Хис һәм фикер бердәмлегендә, тирән кичереш нигезендә язылган мондый шигырьләрдә гражданлык хисләре чагылыш таба, тормышны фәлсәфи анализлый. Шагыйрь үткән белән бүгенгенең ни рәвешле тоташуын ачу юлында эзләнсә, икенче яктан бүгенге белән киләчәкнең бәйләнешенә игътибарны юнәлтә.

Шәүкәт Гаделшаның шигырьләре арасында аналар, балалар турында бик матур, тирән мәгънәле шигырьләр бар. Хис-кичерешләр белән язылган “Улы карт анасына хат язды” шигырен укыганда, намуслы, кешелекле, гадел, нечкә күңелле ана күз алдына килеп баса.

Улы карт анасына хат язды:
“Әгәр көннәр артык кызу булса,
Кара көйсә, шиңсә һәр ягың,
Җыяр идем, әни, синең өчен
Аккошларын бөтен дөньяның.
Очар иде алар баш очында,
Тезелешеп, салмак тирбәлеп.
Кочар иде сине, назлар иде
Ак канатның йомшак җилләре.
Җыяр идем, әни, синең өчен
Төлкеләрен туган ягымның.
Туннарыннан иркен чатыр ясап,
Яшерер идем сине җилләрдән.
Ялгыз ана кыска җавап язды,
Күз яшенә хатын чылатып:
“Ишектәге тотка төште, улым,
Каксаң иде шуны бер кайтып...”

(«Хат»).

Баласы ташлаган, ялгызлыкка дучар булган ананың берничә сүз белән язган тирән эчтәлекле җавап хатын укып, күңелләр тетрәп китә. Бүген аналарын ташлаучы, тотнаксыз, юлдан язган балалар күбәйгән елларда ана горурлыгын югары күтәреп күрсәтә шагыйрь. Гаделшаның бу шигыре үз баласы турында барысын белеп, тоеп торучы горур, намуслы анага тирән мәхәббәт уята.

Шәүкәт Гаделшаның шигъри юлларында (башкалардан шуның белән аерыла да) күңеленнән бөркелеп чыккан юмор, күңел юморы белән сугарылган лирик шигырьләре туган җиргә, аның кешеләренә, гүзәл табигатенә мәхәббәт тәрбияли.

Карыйм да чибәрнең
Йөзенә, учына,
Чыгырдан чыгардай
Йөрәгем очына.
... Эх, ятарга кызның
Пычагы астына.
Кырмасмы картлыкның.
Кабыгын аз гына?

(«Басмада»).

«Тозак кора идем», «Сазлык», «Себер татары», «Ядрә тигән», «Язмышларның дәрьясы», «Төш» кебек шигырьләрендә халкыбызның соңгы 10 ел эчендәге кичергәннәре, уй-тойгылары, тормыш вакыйгалары, үзгәрешләре җанлы шигъри сурәтләрдә чагылыш таба. Ул авылын, табигатен, кешеләрнең психологиясен кече яшьтән белә, ул аларга хәзер дә гашыйк. Туган җирләре, аның басулары, урманнары, тургай тавышлары, сандугач сайраулары, иркә һәм эшчән кызлары, тыйнак һәм батыр егетләре, авыл агалары якын да, кадерле дә аңа.

Киек атсак, үзем сорап
Алам кабыргасын,
Итлерәге миңа түгел,
Сунардашка калсын.
Бирәм кеше күңелләрен,
Тыңлап күңелемне.
Кызганмыйм да, үкенмим дә –
Рәхәтләнеп калам.
Себер татарларын шулай
Яраткан бит Аллам.
Ай астында кыр-урманда
Кышын йоклап кара.
Шунда себер татарыдай
Сузып җырлап кара.

(«Себер татары»).

Авылда яшәп, авыл мохите белән канәгатьләнә алмаган, үзендә әдәби көч, дәрт-дәрман сизгән егетне татар мәдәнияте үзәге үзенә тарта. Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин Казанда яши. Үз халкының, заманының рухын, уй-омтылышларын, зәвыгын нечкә тойган һәм шуларны үзенчәлекле иҗатында гәүдәләндергән шагыйрьне аңлап була.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Төмән районы, Акъяр авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836