#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шыкча мәктәбе укытучысы Бөтенроссия конкурсында катнаша

последние и лучшие новости искусства в мире

48-5“Кеше тәрбияләү” Бөтенроссия педагогик хезмәткәрләр конкурсында Төмән районы, Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәйнуллина катнаша.

Конкурс Россия Федерациясенең рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү буенча инновацион педагогик тәҗрибәнең яңа формаларын, практикасын ачыклауга һәм трансляцияләүгә юнәлтелгән.

Бөтенроссия конкурсының беренче этабы 20 октябрьдә тәмамланды. Анда илнең 85 регионыннан дүрт меңнән артык кеше катнашты. Төмән районын «Балачак навигаторлары» номинациясендә Гүзәл Зәйнуллина - тәрбия буенча директор киңәшчесе тәкъдим итте. Педагог махсус номинациядә катнашырга карар кылган, чөнки бу - яңа перспективалы федераль проект.

“Балачак навигаторлары мәктәпләрдә быел гына барлыкка килде, әмма без инде берничә кызыклы чара уздырырга, балаларны иҗади эшкә җәлеп итәргә өлгердек. Минемчә, бу проектта тупланган тәҗрибә һәм минем шәхси эшләнмәләрем миңа бу конкурста ярдәм итәр, - дип шәрехли Гүзәл Зәйнуллина.

Бу этапта педагоглар «Мәктәптә тәрбия программасын тормышка ашыруда минем ролем» дигән видеовизитка әзерләделәр. Гүзәл Риваль кызы мәктәптә җиде ел эшләү дәвамында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте кураторы, җәйге лагерь башлыгы булып һәм хәзер яңа рольдә – тәрбия буенча киңәшче сыйфатында үз тәҗрибәсен туплаган шәхес.

Хәзер конкурсантлар киләсе биремгә - «Гомуммәктәп тәрбия чарасы» темасына багышланган «Тәрбия практикаларының яңа формалары» чарасын тәкъдим итүгә әзерләнәләр.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836