#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сирень бакчасы

последние и лучшие новости искусства в мире

22-9Май аеның иң матур эссе, кояшлы көнендә Яңавылдагы актив ханым Әлмирә Сажина Җәмигъ мәчете коймасы тирәсенә сирень агачлары утыртырга чакырды. Ни өчен мәчет янына һәм сирень агачлары, диярсез? Ә моның үз сере бар. Ул турыда Әлмирә ханым сөйләп күрсәтте:

- Идея балачак хатирәләреннән туды. Элек балалар йорты тирәсендә сирень бакчасы булган, без ул бакчадан 5-6 таҗлы сирень чәчәкләрен өзеп, теләк уйлап, йота идек – шулай тормышка аша янәсе. Аннары территорияне мөселман Диния нәзарәтенә тапшырганнар. Бакчаны кисеп, койма ясаганнар.

Яңа ел чыршысына “Культбыттоварлар фабрикасы” клубына йөгергән кечкенә кыз ни турында хыялланган? Ә 9 мәктәпкә, аннары университетка йөргәндә? Барлык хыялларны да искә төшереп булмый шул! Аларның якты һәм матур булуы гына хәтердә! Кыз туган йорттан китеп, кияүгә чыга һәм утыз елдан артык туган Яңавылыннан еракта яши, елга бер тапкыр гына туган йортына кайта. Йорт янындагы зур ашханәсе булган интернат-мәктәп, сирень агачы әле дә күз алдында. Үскәч, тарих белән кызыксына башлагач кына, ашханәнең 200 ел элек бохарлылар төзегән борынгы мәчет бинасы икәнлеген белә ул. Һәм хыял туа - заманча мәчет территориясендә сирень агачлары утырту!

Әйе, Әлмирә ханым сөйләгән кызчыкның ул үзе икәнлеген аңлагансыздыр инде. Төрле оешмалар вәкилләре, журналистлар, 9 нчы мәктәп укучылары, балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Әлмирә ханымның бар туганнары 15 май көнне изге эшкә тотындылар. Алар тырыш оештыручы алдан ук таш плитәләрдән, чүп-чардан чистартып куйган койма тирәли 48 агач утырттылар. Һәркем үз өлешен кертеп калырга тырышты. Алар өчен суы да, кара туфрагы да, көрәге-чиләге дә әзер иде. Ә агачны шәфкатьле кешеләр алып килделәр.

Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән шикелле, соңыннан милли ашлар тулы бай өстәл артында кайнар чәй эчү, солдат боткасын ашау нинди рәхәт икән ул!

Әлмирә ханым күңелендә тагын бер хыял баш калкытты: Яңавылның элекке мөселман зираты янында Түре елгасына кадәр ылыслы агачлар утырту һәм яр буен матурлый башлау! Бердәмлектә – көч, ди халкыбыз, анысы да озак көттермәс.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836