Май 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ил каршындагы бурычын үтәп кайткан солдатны каршылау һич тә гади күрешү түгел, ә егетнең туганнары, авылдашлары өчен зур вакыйга ул. Ялутор районы, Бумаер авылында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре “Туган нигезгә кайтуың белән, солдат” дип аталган дулкынландыргыч очрашу оештырды. Егетебез Алик Ринат улы Каташев белән күрешергә килгән кунаклар күчмә мәдәният комплексы әзерләгән концертны, туганнарының котлау сүзләрен, изге теләкләр юллауларын бик яратып карадылар. Чара аралашу, сөйләшү формасында барды. Авылдашлары исеменнән авыл мулласы Тимерхан Әбделхәев чыгыш ясады.
Үзенең истәлекләре белән бүлешеп Алик: “Мин Смоленск шәһәрендәге комендант полкында көйләүче булып хезмәт иттем. Безнең өлкәдән минем белән бергә тагы 23 егет булды. Яшермим, хәрби тәртипкә өйрәнәсе бик җиңел булмады, әмма армия тормышы миңа уңай нәтиҗә бирде. Мәсәлән, “Көнбатыш-2017” стратегик хәрби өйрәнү вакытында часть җитәкчеләре минем югары хәрби әзерлек өчен Мактау кәгазе тапшырды”, - дип сөйләде. Җаваплылык, физик яктан сәламәт булу һәм чын ир-атлар дуслыгы яшь егеттән чын ир-ат ясаган. Армия мәктәбендә алган белем һәм тәҗрибә аңа киләчәк тормышында күп төрле киртә, проблемалар, авырлыкларны җиңәргә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Солдатны каршылау чарасы күңелле чәйләр эчү, уен-көлке, җыр-биюләр белән дәвам итте.
Рәүфә КАНГАЗИНА.