#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугышчы-интернационалист Нәсим Хәбибуллин

последние и лучшие новости искусства в мире

25-111989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Безнең солдатларның соңгы колоннасы Термездагы күпер аша үтә һәм шул рәвешле тугыз еллык сугыш тәмамлана.

Илнең 70-80 елларында туган егетләренә кырыс Әфганстан сугышы эләгә. Бу сугыш аларның күңеленә канкойгыч яра сала. 15 меңгә якын кеше үлгән, 37 мең кеше зыян күргән – Әфган эпопеясының аяныч нәтиҗәсе әнә шундый.

Совет солдатлары, илебез мәнфәгатьләрен, аның чикләренең иминлеген яклап, үз бурычларын намус белән һәм лаеклы үтәделәр. Якташыбыз Нәсим Хәбибуллин да Әфган сугышы юллары белән үтте. Бу сугыш әле озак вакытлар аның йөрәгендә төзәлмәслек яра булып калачак.

Нәсим Кәлимулла улы тумышы белән Кызылъяр авылыннан. Алты баласы булган колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе тракторчы була, әнисе өй учагын саклый, балалар тәрбияли. Урта белем алганнан соң, армиягә алына. Анда берничә дистә елга тоткарлана. Элеккеге хәрбинең - өлкән прапорщик Нәсим Хәбибуллинның армия гарнизоннары һәм частьләре буенча 25 елы хезмәттә үтә.

Башта яшь артиллерист Германиядә, Галле шәһәрендә совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. 20 айдан соң тәртипле, аңлы, белемле солдатны Мәскәү өлкәсенә, Мәскәү хәрби округына укырга җибәрәләр. Монда ул бер елга якын артиллерия взводы командирына укый. Туган ягына кайткач, бик тиз хезмәт баскычыннан китеп, взвод командиры итеп билгеләнә, прапорщик исемен ала.

Әфганстан вакыйгалары гөрләгәндә яшь офицер Балтыйк буе хәрби округында хезмәт итә. Аны взвод командиры итеп билгелиләр. 1984 елда Урта Азия хәрби округына күчерәләр. Төрекмәнстанда ике ай буе таулар буйлап йөриләр, солдатларны Әфганстанга җибәрү өчен әзерлиләр. 1985 елның февралендә, хәрби техникага төялеп, мотоукчылар Әфган чиге аша үтә.

Күрше республика территориясендә совет хәрбиләре өчен күп нәрсә башта кызыклы тоела. Гадәти булмаган климат (кыш монда булмый), түбәндә 50 градустан эссе һава, ә тауларда 15 градуска кадәр төшүе гаҗәп була. Җирле халык белән уртак телне тиз табалар.

- Көндез аларны кибетләрдә очратсак, - дип искә ала Нәсим Кәлимулла улы, - барысы да дуслар, үз эшләре белән шөгыльләнәләр, дөге утырталар. Ә төнлә сугышырга баралар. Душманнар белән генә түгел, ә сары, холера, малярия кебек җирле авырулар белән дә көрәшергә туры килде. Анда бөтен су инфекцияләнгән, без барыбыз да авырдык. Ә алар үзләре җайлашканнар.

Беренче вакытта прапорщик Хәбибуллинның взводы йөкләр озатуда ярдәм итә. Ике ай эчендә алар яшь сугышчылар белән Әфганстанның бөтен территориясен дә йөреп чыгалар. Тау кичүләрендә нинди генә очракларга эләкмиләр? Бер яктан – тау, икенче яктан - упкын. Солдатлар, сугышчан бурычларын үтәгәндә, ут астында да еш булалар.

Малайлар өчен Нәсим әкә аеруча зур җаваплылык тоя.

Бераз соңрак частьне десант-штурм батальонына ярдәмгә күчерәләр.

- Кыялар өстендә әйләнгәндә, караңгы упкында нәрсә яшеренгәнен аңлап та булмый. Нервлар кыл кебек сузылган. “Алга!” командасы булуга, сикерергә кирәк, бурыч аңлашыла, син үтәргә тиеш... Яшь малайлар кулларын, аякларын сындырсалар да, барыбер рухлары белән сугышка ашкындылар. Тик кемдер анда курыкмавы турында сөйләсә, ышанмагыз. Бәлки, мондый минутларда тормыш кыйммәтен бигрәк тә сизә башлыйсыңдыр…

Күп кенә хәрби кешеләр кебек үк, Нәсим Кәлимулла улы тыйнаклыгы белән аерылып тора. Әмма бу яшь егетләр өчен борчылуын аның күзләрендә тоярга, уйларында укырга мөмкин. Әмма сугышта югалтуларсыз булмый. Ул үзе берничә тапкыр яралана, өч тапкыр госпитальдә дәвалана.

Ике ел ярым хезмәт итү дәверендә Әфган күп нәрсәгә өйрәтә: тормыш, чын дуслыкның кадерен төшендерә. Әфганстан демократик республикасында интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен өлкән прапорщик Нәсим Кәлимулла улы «Кызыл Йолдыз», «Сугышчан казанышлары өчен», «Сугышчы-интернационалист», «Әфган халкының Рәхмәт хаты», «Сугышчан батырлыгы өчен» һәм башка күп кенә медаль-бүләкләр белән бүләкләнгән. Шулай ук СССР Югары Советы Президиумы грамотасы, башка Мактау грамоталарына ия булган.

Хәрби тормыш боерыкка буйсына. 1987 елның июлендә ул Калининградка кайта, ә ярты елдан соң взвод командиры Мозамбикка (Африка) командировкага китә.

Анда инструктор сыйфатында ике ел хезмәт иткән. Тәрҗемәче белән ул җирле солдатларны һәм офицерларны хәрби эшкә һәм безнең техниканы үзләштерергә өйрәтә. Кайтканнан соң, аны Чехословакиягә хезмәт итәргә җибәрәләр. 1989 елның февралендә ул безнең гаскәрләрнең Әфганстаннан чыгарылуын күзәтте, бу яңалыкны шатланып кабул итте.

Нәсим Кәлимулла улы Калининградта 1994 елда хәрби хезмәтне тәмамлый. Ике кыз тәрбияләп үстергән, алар бабаларына өч онык бүләк иткән. Күп еллар узгач, элеккеге офицер ата-бабаларының җиренә әйләнеп кайта, Тубыл районында төпләнә. Йорт сатып ала, ремонтлый, барлык уңайлыклар да булдыра. Элеккеге хәрби тик утырырга күнекмәгән, өч ел каравылчы булып эшли. Хәзер ял итә, бакчасын карый, җиләк-җимеш, гөмбә җыя. Тыныч тормышның һәр көненә канәгать булып яши.

Хезмәттәшләре белән элемтәне югалтмаска тырыша, социаль челтәрләрдә аралашалар, бәйрәмнәрдә очрашуларга бара.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836