tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре кунакта

последние и лучшие новости искусства в мире

44-2Сентябрь аенда Тарман авылы халкы өчен күңелле һәм истәлекле очрашулар булды. Казан шәһәреннән “Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре безнең авылга килергә теләкләре барлыгын белдергәч, без бик шатланып кабул иттек. Телефоннан ничек килү юлын сорагач, без: “Азапланып йөрмәгез, үзебез поезддан каршы алачакбыз”, - дигәч алар: “Юк, без автобуста, халык белән аралашып кайтыйк инде”, - дип теләкләрен белдерделәр.

Менә ул без көткән Төмән-Тарман рейслы автобусы - эче тулы халык, бала-чага. Кунак кызларыбыз көлә-көлә, менә халыкчан кайттык, диләр. Авылыбыз җиренә беренче аяк баскач, әйткән сүзләре шул булды: “Я, Алла, нинди табигате искиткеч матур, дәүләтле авыл!”

Чыннан да, беренче авылга килеп кергәч, үзенең нурларын балкытып мәчетебез каршы ала, янында гына җәелеп киткән көзгедәй шома Эскел күлебез кунакларны үзенә әсир итте дә куйды. Килгән кунакларыбыз - “Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре: баш мөхәррире шагыйрә Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәлидуллина һәм татар радиосы хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова. Бу кыю кызлар себер җиренең фольклоры һәм изге атамалы җирләре белән танышырга дип сәфәр чыкканнар.

Килүләренең икенче көнендә мин аларны үзебезнең себернең кызыклы һәм серле атамалы җирләре белән таныштырдым. Авылдан чыккач, Түш капка, Исәнәк, Кубаклы бил, Ишмә, Сыер төшеш һәм Бикмәле уймат дигән урыннар аларга бик тә кызыклы тоелды. Олылардан ишеткәнемчә, һәр урынның атамаларын аңлатып бирдем. Шулай итеп Эскел күленең Шар төп дип аталган су коену һәм балык тоту өчен уңайлы урынына килеп җиттек. Бәхеткә каршы, авылыбызның атаклы балык тотучысы Харис абыйга очрадык. Кызларның үтенече буенча, Харис абый ау һәм ятмә белән балык тоту серләрен сөйләп, күрсәтеп тә бирде. Кызлар, көймә тулы табан балыгын фотога төшерделәр. Абыебыз Казан кызларына бүләк итеп балык та бирде. Шуннан иң кызыгы, сентябрь ае дип тормыйча, кызлар Себергә килеп тә су коенмыйча кайтсак, үкенечле булыр дип, рәхәтләнеп су керделәр.

“Чынлап та, су шифалы, тәнгә сихәтлек, рәхәтлек бирә икән”, дип бәяләп тә куйдылар, ә без, себерлеләр, аларга карап өшеп тордык.

12 чакрымга сузылган авыл буйлап мәчетләребез, зиратларыбыз белән кызыксынып җәяү генә атлап сәяхәт кылдылар. Өченче көнне күршедәге Урманбаш дигән авыл белән таныштырырга алып бардым. Көн болытлы гына, сирәк кенә вак яңгыр яугалап торса да, кунакларның күңелен төшермәде. Исәбем, Урманбаш авылындагы горурлыгыбыз, җирле язучыбыз Гөлнур апа Хәйруллина һәм аның килене – безнең якларның бердәнбер хатын-кыз аучысы Мәдинә белән таныштыру. Гөлнур апа белән килене Мәдинә юл аша гына кара-каршы яшиләр. Беренче булып Гөлнур апа өенә юл алдык.

Килеп керүгә ишегалдында күз явын алырлык төрле чәчәкләр, җыеп алган көзге байлыклары: тартмаларда помидорлар, ташкабаклар һәм озынына үрелеп куйган суганнар тезелеп киткән. Ә алдына алъяпкыч таккан, кызларча җиңел адымлы Гөлнур апа якты йөз белән безне каршы алды. Ул сөйли дә сөйли, авызына карап тыңлап утыру үзе бер рәхәт. Үзебездән 50 чакрымда яшәгән Урманбаш авылының тарихын да белми яшәгәнбез. Бу авылда күренекле язучыбыз Хәсән Туфан да яшәгән һәм аның беренче мәхәббәте дә бу авылдан булган. Менә ишетмәсәң ишет, бу турыда тулысынча “Түгәрәк уен” журналыннан укырбыз, Алла боерса. Әле ул гынамени, ханнар заманында, бер хан тирә-юньдәге чибәр кызларны үзенә җыйган булган. Көннәрдән беркөнне кызлар киңәшкәннәр дә, хан үзе өйдә булмавыннан файдаланып, ниндидер юллар белән сакчыларны алдап качканнар. Әүвәл кечкенә пони атлар булган, кызлар шул атларга утырып һәркем үз туган ягына киткән. Моны белеп алган хан, кызларны җир астыннан булса да табарга, тотсалар кире кайтармаска, шунда ук юк итәргә әмер бирә. Сакчылар ат эзеннән Урманбаш авылына килеп чыгалар, авыл халкы кызны яшерә. Хан хезмәтчеләре, кызны бирмәсәгез бөтен бала-чаганы, хатын-кызларны кырып бетереп, авылны ут белән юк итәчәкләрен белдергәч, кызның ризалыгы белән авыл халкы бирергә мәҗбүр була. Ахман елга буенда ул кызның кабере булган, димәк Урманбаш бик борынгы авыл.

Ул арада килене Мәдинә безне чәйгә чакырды, ә өстәлендә табигать анабыз биргән ризыклар: бөтен килеш пешкән үрдәк, ярмаланып пешкән бәрәңге, тозланган, телне йотарлык гөрҗи гөмбәсе, кыр чиясе, күк чиясе, сөте, каймагы дигәндәй, өстәл тулы.

Ә Мәдинә табигать, урман, аучылык турында сөйли башлагач, әкият дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Һәр канатлы кош-җәнлекләрнең холыкларын, яшәешләрен шул кадәр яратып сөйли, ничек беренче мәртәбә аю белән очрашуын, кыскасы, язып та бетерерлек түгел.

Ул арада көн бераз рәтләнде кебек. Мәдинә кызларга: “Тыңлап кына утырмагыз, әйдәгез, урманга, үз күзләрегез белән күрегез”, - дип үзе генә белгән аланга алып барды.

Әй, анда күргәннәрнең һәрбер мизгеле искиткеч: менә тиен йөгереп үтә, әнә елан шуыша. Кызларның соравы буенча, күрсәтер өчен генә Мәдинә ау мылтыгын да алып чыккан иде. Мылтыкны ничек тотарга, ничек күзәргә, аучы үзен ничек тоту серләрен күрсәтеп сөйләп бирде. Кызлар мылтык тотып фотога да төштеләр. Чынлап та, аучылык белән шөгыльләнү җиңел түгел, зур түземлек сорый икән.

Ул арада кызлар бик теләп чиләкләренә кыр чиясе, гөмбә җыйдылар.

Урманнан кайтуыбызга Гөлнур апа корбан итеннән авыл токмачы салып пешергән аш белән сыйлады. Ни арада өлгергән үзе – чия бәлешләре өстәлнең яме булып торалар. Килен белән каенана сөйләшә-сөйләшә өстәл коралар. Бу ике хатын-кызга сокланмыйча булмый, алар урманның һәр адымын беләләр.

Кайтырга вакыт җиткәч, безне озатырга Мәдинә, аңа ярдәмгә әзер торган тормыш иптәше Равис та чыкты. Икенче атнага балаларының туе, ә Рависның юбилее икән.

Гөлнур апа һәркайсыбзга истәлекле бүләкләр, үзенең китапларын бүләк итте.

Ә инде соңгы көнне Тарман авыл мәктәбендә очрашу кичәсе уздырдык. Шыгрым тулы мәктәп бинасының актлар залында кызыксынган укучыларның шатлыклы йөзләренә карап кунакларның күңелләре күтәрелеп китте. Сүзләр-сүзгә ялганып бик кызыклы әңгәмәләр булды. Кунаклар үзләре белән таныштыргач, шагыйрә Илсөяр Иксанова үзенең шигырьләрен дә укыды. Аннан соң “Саз” ансамбле борынгы себер җырларын, аяк уен төйдерүләрен күрсәтеп китте. Ялутор районы, Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор ансамбле дә килде. Ямьгә ямь өстәп, алар да үзләренең биюләрен күрсәттеләр. “Тамаша” егетләре - Юлдаш Кәбиров белән Ильяс Бакиевка тиңнәр юк, алар инде чын артистлар.

Очрашуны йомгаклап, кунакларны “Саз” ансамбле әзерләгән чәй өстәленә чакырдылар.

Шушы өч көн аралашу бик тә кызыклы, матур төштәй үтеп китте. Әйбәт төшнең дәвамын көткәндәй, киләчәктә тагын да күрешергә насыйп булсын дип саубуллаштык. Әле безнең планнар бик зурдан, өйрәнеп бетмәгән тарихыбыз бик күп.

Шушы очрашуда һәр яктан ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт.

Екатерина ӘХМӘТҖАНОВА. Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836