Июнь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хәтер көнендә федераль кадастр палатасының Төмән бүлеге белгечләре гариза буенча Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Галимовның фатирына килделәр.
Беренче чиратта, әлбәттә, туган көне белән котладылар. Ветеранга 21 июньдә 91 яшь тулды. Белгечләр хөрмәтле шәхеснең үтенечен канәгатьләндерү буенча эшләгән арада, ул аларга сугыш турында истәлекләрен сөйләде.
Кызыл армия сафларына Әхмәт ага 1943 елда чакырыла. 1нче Украин фронтында сугыша. Минометчы, артиллерияче, 152нче колибрлы пушканы йөртүче, өлкән гвардия сержанты Ә.Галимов Көнбатыш Европаны, Чехословакияне, Краковны азат итүдә катнаша, Висланы алалар. Берлинга җитә, рейхстагның эчке бер колоннасында имзасын да калдыра. Батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Әхмәт Галим улы Совет армиясендә: Австрия, Кырым, Мәскәүдә хезмәтен дәвам итә. 1950 елда гына өенә кайта. 1960 елдан Төмәндә яши. Ул әле дә ветераннар советы эшләрендә актив катнаша, яшьләр белән очрашуларга бара, аларны патриотик рухта тәрбияләргә булыша.
Федераль кадастр палатасына кагылышлы сораулар буенча ветераннар, Бөек Ватан сугышы һәм 1нче, 2нче группа инвалидлар, тыл ветераннары белгечләрне түләүсез өйләренә чакырта алалар. Тулырак мәгълүматны 8 (3452) 689-411 телефоны аша да белешергә мөмкин.
Интернеттагы материалны файдаланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.