#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талымхан ветераннары

последние и лучшие новости искусства в мире

22-13Бу фоторәсемне Талымхан музеена Галия Шаргамуллина китерде: “Анда Халиса Әбдрәхим кызы белән Тимербакый Хафиз улы Шаргамуллиннар – минем каенанам белән каенатам сурәтләнгән. Алар – тыл һәм сугыш ветераннары”, - дип сөйләде Галия апа, - ә сугыш башланганда аларга әле 16 яшь кенә булган.

Кара тәре ясалган самолетлар Совет иленең чикләрен өзеп кергән көн һәркемнең хәтерендә. Гитлер һәм аның хәрби җитәкчеләре тиз көндә җиңүгә ирешәчәкләренә шикләнмәделәр. 5,5 миллионга кадәр солдатларын һәм офицерларын илебезгә каршы тупладылар, өч ай эчендә безнең илебезне тар-мар итеп, җиңүче булуларына ышандылар. Бөек Ватан сугышының дүрт елга сузылганын, Тимербакый Шаргамуллин кебек яшь егетләрнең үсә барып, туган җирләрен сакларга стена булып басуларын әле белмәделәр, сизмәделәр дә.

Гвардия ефрейторы Тимербакый Хафиз улы сугыш кырын үтеп, авылына, ата-ана йортына җиңү алып кайта. Һәр ел саен ул мәктәпкә килеп, үзенең хәрби биографиясен укучыларга, балаларына, авылдашларына сөйләде.

- Мин үзем 1925 нче елның 14 январенда Төмән районы, Талымхан авылында тудым. Әтием Хафиз абый белән әнием Мәүлиха апа безне – үзләренең балаларын тәрбияләп, тату, эш сөючән итеп үстерделәр: печәнен дә чаптык, утынын да кистек, урагын да урдык, балыгын да тоттык, умарта да сакладык.

Башта 1941 елның көзендә әтиемне сугышка алдылар, ә 1942 нче елда – мин, ә миннән соң энем Тимергали китте. Мин – зур гәүдәле, таза 27 яшьлек егет идем, армия сафларына бик теләп киттем.

Җыелу пункты – Молотов (хәзерге Пермь) шәһәре иде. Өч айлык әзерлектән соң яшь солдатларны Мәскәүгә җибәрәләр. Хәрби киемнәр, кораллар алганнан соң, 29 нчы көнбатыш-себер полкы составында Житомирга юнәләләр. Шипитовка авылында хәрби позицияләрне алалар. Өч чакрымда Малиновка авылы була. Иптәшләре белән Тимербакый Хафиз улы велосипедларга атланып шул авылга юнәлә. Ахырда барган яшь солдат юл читендә солдат итекләрен күреп ала. Шуның турында иптәшләренә сөйли.

Утынлык артында яшеренеп утырган 9 фашистны әсирлеккә алып, батыр егетләр дошман солдатларын штабка озаталар. Командир Леоновның шатлыгы эченә сыймый. Яшь сугышчыларны башта орышалар, ә соңыннан рәхмәтләрен белдерәләр. Немецлардан бик кыйммәтле информация алына. Авылда 250 мотоциклчы бар икән. Соңыннан аларны приказ буенча чорнап алалар. 500 коралланган сугышчы кулга алына.

Тиздән батыр солдатларны 3 нче гвардияле мотоукчы полкка күчерәләр. Авылдашыбыз Тимербакый Хафиз улын 82 мм-120 мм минометка минометчы итеп билгелиләр. Сугышчыга батырлыгы өчен “Яхшы минометчы”, “Фронтчы” билгеләрен тапшыралар, “Германияне җиңгән өчен”, «Жуков», “Кызыл Йолдыз” медальләре белән бүләкләнә.

Бөек Җиңүне Тимербакый Хафиз улы Чехословакиянең Прага шәһәрендә каршылый. Соңыннан бандеровчыларны кыра. Шулай итеп батыр сугышчының хәрби биографиясе 1946 елның 2 январенда тәмамлана.

Бәхетле татар гаиләсе яңадан түгәрәкләнә. Энекәше Газизулла, сеңелләре Мәбрүрә һәм Нәсимәнең бәхетләре яңадан ачыла, әтиләре белән ике абыйлары да сугыштан исән-сау җиңү алып кайталар.

Тыныч тормыш Тимербакый Хафиз улына озын гомер, зур гаилә бүләк итә. Эске авылыннан чибәр кыз алып кайта, Халиса Әбдрәхим кызы белән (1925-1983) өч кыз, дүрт малай тәрбияләп үстерәләр. Гомеренең соңгы көненә кадәр Тимербакый бабай ветеран исемен горур йөртте. Талымхан авылында яшәүче Зәйнулла Шаргамуллин, аның балалары, оныклары үзләренең ветеран бабайларын, әбиләрен онытмыйлар, алар белән горурланалар.

Рәйсә РӘХИМОВА, Галия ШАРГАМУЛЛИНА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836