#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тарихыбызны барлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Тарихыбызның төп асылларын барлап, дәлилли алырлык яңадан-яңа галимнәр барлыкка килүе, әлбәттә, куандыра. Күптән түгел яшь, талантлы профессор – ислам тарихы буенча белгеч Әлфрид Кашаф улы Бустанов белән танышырга туры килде. Ул 2009 елда Ф.Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлый, 2013 елда Амстердам университетының көнчыгыш европа тикшеренүләр кафедрасында аспирантурада укып чыга. Ике мәртәбә Россия фәннәр академиясенең көнчыгыш кулъязмалары институтында стажировкада була. Ә.Бустаев себер мөселманнарының китап мәдәнияте тарихы буенча күп төрле мәкалә һәм монографияләр авторы. Шулай ук Дагестан мөселман галимнәренең тормыш юлы сүзлеге һәм ислам теле буларак рус теле турында мәкаләләр җыентыгының нәшердәше дә әле. Әлфрид Кашаф улы инглиз, немец, фарсы, төрек, гарәп, иске татар, голланд телләрен яхшы белә.

Аның төп фәнни тикшеренү эшләре: Төньяк Евразиянең ислам тарихы (XIII-XXI гасыр), Советлар Союзы һәм Россиянең көнчыгышны өйрәнүче белгече, Алтын Урда һәм аннан соңгы дәүләтләр тарихы. Рус, татар, инглиз телләрендә 5 монография һәм 40 фәнни мәкаләләр авторы.

Менә әлеге белгеч белән Төмән дәүләт университетының конференцияләр залында очрашу кичәсе үтте. Кичәне Төмән дәүләт университеты профессоры, тюркология үзәге җитәкчесе Х.Ч.Алишина оештырды. Очрашу кичәсенә Төмән шәһәреннән оешма җитәкчеләре, фәнни белгечләр, дин вәкилләре килделәр.

Ә.Бустанов Төмән өлкәсе себер татарларының тарихы турында үзе әзерләгән фәнни видеоролик ярдәмендә кичәне башлады һәм “Себер бохарлылары тарихы дөньядагы милли бәйләнешләргә якты үрнәк булып тора”, - диде.

Әлфрид Кашшаф улының видеороликтагы фоторәсемнәр һәм кулъязмаларны күрсәтә һәм алар турында сөйли баруы,   гаять кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты.

Мәсәлән, кабер ташы. Ул билгесез, әмма бу көннәргә кадәр сакланып калган.Тикшеренүләрдән соң, ул сәүдәгәр Нияз Айтикинның кабере булуы мәгълүм булган. Күчем ханның кияве Дин-Али-хаҗиның (Ургенчадан 1572 ел килүе) турыдан-туры нәселе һәм балалары Чыңгыз хан нәселеннән дә. Шулай ук Мәлик баба, Исхак баба нәселләре, Себерне исламлаштыру, изгеләр каберләрен саклаучылар турында һәм башка бик кызыклы мәгълүматлар туплавын сөйләде. Үзеңнең туган җиреңдә борынгы бабаларыбызның язмышыннан нәрсәдер мәгълүм булуы һәм тарихыбызга өлеш кертелеп, аның байый баруы, әлбәттә, куанычлы.

Педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиевтан кичә турында фикерен сорадык: “Ә.Бустанов белән очрашу бик кызыклы үтте. Бөтен игътибарны үзенә җәлеп итте. Темасы безгә якын, себердә яшәүче бохарлылар тарихы һәм мәдәнияте, чөнки бик озак еллар буе бергә яшибез. Минем абыемның хатыны - Турай авылыннан Рәчия Айнулина нәселе дә Бохара ягыннан килгән, без аларны сартлар дип әйтә идек, нигә икән, Әлфридтән сорый алмадым. Мондый төрле яктан белүче, себер татар тарихын, мәдәниятен кызык итеп слайдлар белән сөйләүче галим белән беренче очрашуым. Аның язган хезмәтләрен укыйсым килде”, - диде ул.

Кичә Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков истәлегенә төшерелгән фильм белән тәмамланды.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836