#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар рухын күтәрүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

13-2Гасырлар аша тупланган халкыбыз моңнарын, көйләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киләчәк буынга милләтебезнең мәдәни мирасын җиткерү, яңа талантлар барлау теләге белән 1996 елда Ямбай авылының күренекле кешесе, педагогик хезмәт ветераны, музей директоры Венера Әдият кызы Биктимирова житәкчелегендә һәм тәҗрибәле музыка остасы Гөлзифа Нигъмәтула кызы Нигъмәтулина тырышлыгы белән Ямбай музее каршында “Милли моңнар” үзешчән ансамбле оештырыла. Иҗади коллективта талантлы, хөр күңелле, актив укытучылар җыелалар.

Ансамбль репертуарында татар халык һәм заманча җырлар, бәетләр, такмаклар, төйдереп биюләре була. Сәнгатькә гашыйк артистлар өлкәбезнең барлык районнарында онытылмаслык кызыклы чыгышлары белән халык мәхәббәтен яулыйлар. Ел саен өлкә күләмендә үтә торган “Сөләйманов укулары”, “Тумашева укулары” фәнни-гамәли конференцияләрендә “Милли моңнар” коллективы тамашачыларга себер татарларының моңлы җырларын, бәетләрен тәкъдим итәләр. “Татар мәдәнияте көннәре”ндә, “Дуслык күпере”, “Себер чишмәсе”, “Түгәрәк уен” халыкара һәм Россия күләмендә уздырылган фестивальләрдә дәрәҗәле исемнәргә лаек булалар. Шулай ук Тубыл шәһәрендә традициягә кергән “Тубыл музее дусларын каршылый” фестивалендә алар һәрвакыт көтелгән кунак булып, бай эчтәлекле чыгышлары белән күпләрне таң калдыралар. Ансамбльдә катнашучылар татар милләтебезнең сәнгать дөньясы яңалыклары белән һәрвакыт кызыксынып торалар, аларны бермә-бермә җыйнап, тулыландырып концерт программаларына кертәләр. Шулай ук артистлар милли киемнәренә, сәхнә образларына зур әһәмият биреп һәр чыгышларына яңалык кертергә тырышалар. “Милли моңнар”ының гөрләп яшәве, куелган максатларының тормышка ашырылып баруы күпчелектә талантлы ансамбль җитәкчесе Гөлзифа Нигъмәтула кызының оста җитәкчелеге, таләпчәнлеге, кеше белән уртак тел табып иҗади эшләве аркасында. Ул татар авыллары буйлап концертлар белән йөргәндә авыллар тарихы, халыкның көндәлек тормышы, фольклоры белән таныша, тарихи истәлекләрдән торган мәгълүматлар җыя. Һәм, ниһаять, үзе кебек талантлы фикердәшләр белән очрашып аңлашкач, 2016 елның май аенда “Себер мирасы” дигән яңа  фольклор ансамбле оештыра. Үзешчән коллектив артистлары репертуарында себер татарларының онытылып барган көнкүреш һәм бәйрәм йолалары, күренешләре, бәетләр, мөнәҗәтләр һәм җыр-такмаклары җыйнала. Ансамбльгә йөрүче артистлар кыска вакытта тамашачыларга себер татарларының “Боз озату”, “Сунарга бару”, “Каз өмәсе” йолаларын сәхнәләштерделәр. Әйтергә кирәк, күренешләрдәге кирәкле әйберләр артистларның тырышлыгы, осталыклары һәм күңел биреп эшләүләре аркылы булдырыла. “Себер мирасы” ансамбле өлкә, район, шәһәр күләмендәге чараларда, бәйрәмнәрдә катнаша, үзенчәлекле чыгышлары белән халык ихтирамына лаек була, алкышлар белән бүләкләнә.

Тамашачыларга күңелле ял сәгатьләре, онытылмаслык якты мизгелләр бүләк иткән татар рухлы, сүнмәс энергияле ансамбль артистларына һәм Гөлзифа Нигъмәтула кызына иҗади эшләрендә уңышлы чыгышлар телибез.

Зәкия СӘЕТОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836