#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татарлар: гамәл стратегиясе

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 39, 41 саннарда)

Дөньяның төрледән-төрле, чуар чагылышында татар үз җанына якын төсләрне күреп алачак – җете гөлләр һәм яшел үлән татар халкының бай бизәкләренә тыгыз үрелгән. Бу шатлыклы символларны милли киемнәрдә дә, татар өйләренең агачтан уелган бизәкләрендә дә, калфакларда һәм түбәтәйләрдә дә, атаклы читекләрдә дә, заманча нәкыш үрнәкләрендә дә күреп-танып алырга була. Алар татар осталары тарафыннан буыннан-буынга тапшырылганнар, бүген дә төрле заманнарны бәйләп торучы өзелмәс җеп хезмәтен үтиләр. Мәчет манаралары, татар авылларының яшеллеккә чумган басу капкалары яисә борынгы Болгар, Казан шәһәрләренең архитектура ядкәрләре – болар барысы да татар дөньясын танытучы сурәтләр.

Гаҗәп күптөрле затлы ашамлыклар арасыннан татар кешесе һәрвакыт үз милли ризыкларын сайлап алачак. Татар ризыгы өчен чикләр юк. Атаклы милли ризыклар бөтен дөньяны яулап алды инде. Токмачлы аш, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия, чәк-чәк һәм башка шундый тәмле сыйлар тезелгән бай табын, гадәттәге күчтәнәчләр – татар кунакчыллыгының нигезе, юмартлык, теләктәшлек һәм эчкерсезлек чагылышы. Үләннәр шифасын җыйган чәйнең һәм тәмле ризыкларның хуш исе туган йорт җылысын искә төшерә. Үзең дә сизмичә үз халкың ризыкларыңа үрелүең милли тәңгәллегеңә юл күрсәтәчәк.

Милли хисләр татарча кул бирүдә дә чагыла – аерым хөрмәт белән, туганнарча, татарча — ике куллап, чын йөрәктән күрешүдә. Бу гадәт татарларның теләктәшлеген, ихласлыгын күрсәтеп тора. Бу – бер-береңә ышанырга өндәү: без — намуслы кулдашлар, сезне учыбызны җәеп каршылыйбыз һәм үзара ихтирам өмет итәбез дигән сүз.

Милли хисләр татарларның тарихи тәҗрибәсенә төшенгәндә уяна. Ул хисләрне Казан Кремленең, Бөек Болгар, Биләр, Үкәк, Искер, Касыйм, Хаҗитархан, Сарай-Бату кебек урта гасыр шәһәрләренең, хан төрбәләренең, мәчетләрнең чал ташларына орынганда тоярга мөмкин.

Милли хисләрне ата-бабалар авазлары, халык риваятьләре, гаилә тарихлары һәм шәҗәрәләр уята. Өлкәннәргә хөрмәт – ул әле әрвахлар рухын олылау да, гаилә һәм халык гореф-гадәтләрен саклау да, үткәннәргә, мираска һәм туган җиргә сакчыл мөнәсәбәт тә. Үз нәселең истәлеге, үз Ватаныңа ихтирам, тарихи хәтер – болар нәсел көче чыганагы булган ата-бабалар белән бәйләнеш хисе, татар халкының куәте һәм бердәмлеге шарты. Башка мәдәниятләргә карата ихтирам үз тамырларыңа, үз-үзеңә хөрмәт аркылы туа.

Милли хисләрне югары тизлекле хәрәкәт, замана һәм уңыш артыннан куу, татарларның иҗтиһадлы егәре көчәйтә. Сулышларны кысучы ат чабышлары, җиңүгә ихтыяр көче, татарча очынып бию-бөтерелү, татарча йөгерек сөйләм, социаль хәрәкәтчәнлек, алгарышка омтылу – болар барысы да татарларда горурлык хисе уята.

Милли хисләр, ныклы калкан шикелле, татарларны рухи нигезләрен югалтудан сакларга сәләтле һәм сакларга тиеш, милли рухны ныгытырга тиеш.

Милли рух – ул һәр татардагы эчке “Мин”. Аны татар халкының җиңүләре һәм уңышлары, иң күркәм гореф-гадәтләре, бай тарихы һәм мәдәнияте  яшәтә. Аңа үзен һәм үз нәселен югары күтәрү түгел, камиллеккә омтылыш, үз хасиятен югалтмыйча, җитешсезлекләрен тану һәм аларны төзәтергә әзерлек хас.

Милли рух кайда яшәүләренә, туган телне белү-белмәүләренә, мөлкәтенә һәм вазыйфасына, дингә мөнәсәбәтенә яки нинди дин тотуына, карашларына һәм башка халәтләренә карамастан, барлык татарларның берләшүенә ярдәм итә. Татар кешесе үз халкы белән бер сулышта яши, башка халыклар белән дустанә һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә тора.

Милли рух – татарның киләчәк буыннары өчен илһам, дөньякүләм уңышлар һәм яңа ачышлар чыганагы.

Татар булу – үзеңне татар дип хис итү ул.

Милли тәңгәллек фикерләр, хисләр һәм гамәлләр җыелмасында чагыла да инде. Шул ук вакытта татар халкының дөньяга карашы нигезләрендә нык торырга тырышу да гаять мөһим.

Дөньяга караш нигезләре

Татар халкының дөньяга карашы түбәндәге төшенчәләргә таяна: ата-бабалар истәлеге һәм шәҗәрә, туган тел, әхлак, иман, халык күңеле, моң, гаилә кыйммәтләре, гыйлем, мәгърифәт, хөррият һәм хәрәкәтчәнлек. Татар кешесенең милли асылы боларны кабул итү һәм боларга кушылу дәрәҗәсенә карап билгеләнә.

Мәдәни мирасның кадерен белү һәм аны саклау

Дөньяга карашның нечкәлеге һәм тирәнлеге мәдәни мирасның дөнья күләмендә танылган шедеврларында ачык чагылыш тапкан. Татар халкының иҗади башлангычы – илһам исә татарларны берөзлексез яңа, камилрәк рәвешләр эзләүгә рухландыра.

Иң киң мәгънәдә алганда, мәдәни хәзинә — татар халкының һәр кызының, һәр улының аңлы яшәеше нәтиҗәсе ул.

Галимнәр һәм энтузиастлар кадерләп җыйган һәм саклаган рухи һәм матди ядкәрләр замандашларны һәм киләчәк буыннарны татар тарихи-мәдәни мирасының иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра.

Борынгы китап битләрендәге җетелеге уңган юллар, рухият турында, каһарманнарның фидакарь батырлыклары хакында телдән-телгә күчеп килгән риваятьләр, үткән заманнарның таш истәлекләре – болар барысы да мәдәният дигән симфониянең күркәм бүлекләре. Аңа үз ноталарыбызны кертү һәм балаларыбызны да шуңа тарту – һәрберебезнең әхлакый бурычы.

Туган телне саклау

Тел — бөтен дөнья татарларының иң зур мәдәни байлыгы. Аның нигезендә туган татар мәдәнияте – театр, музыка сәнгате, сынлы сәнгать һәм башкалар рухи хәзинәләрне кабатлап-яңартып торырга һәм татарларның милли тәңгәллеген саклап калырга ярдәм итә.

Тел – тарихи мирасның ачкычы, мәдәни процессның өзлексезлеге һәм халыкның алга таба үсеше шарты. Аңа әхлакый кыйммәтләрне һәм дөньяга карашны тирәнтен аңларга мөмкинлек бирүче хәлиткеч мәгънә салынган. Безнең риваятьләр һәм хикәятләр, борынгы кулъязмалар һәм матур әдәбият әсәрләре, яраткан җырларыбыз һәм театр спектакльләре туган телебездә дөнья күрә. Язма телебез тарихының тамырлары бик тирән.

Татар теле – иң изге хисләребезне белдерергә ярдәм итүче остаз һәм дус. Хатирәләр, хатлар, берничә генә сүз язылган фоторәсемнәр – аерым кешенең бик кадерле шәхси ядкәре, шул ук вакытта, нәселенең һәм бөтен татар халкының уртак тарихының бер кисәкчеге дә булып тора.

Төрки телләр гаиләсенә керүче татар теле, татарларга Евразиядә яшәүче башка бик күп тугандаш халыкларны тылмачсыз аңларга мөмкинлек биреп, мәдәният, фән һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштырырга булыша. Нәкъ менә татар теле бик озак еллар Россия һәм Үзәк Азия халыклары арасында дипломатия теле хезмәтен үтәгән. Моннан тыш, XX гасырга кадәр күп кенә мәгърифәтле татарлар гарәп, төрек, фарсы һәм башка телләрдә иркен сөйләшкән.

Татарларның гыйлемгә һәм алгарышка омтылышы хәзерге заманда да төрле телләр белүне шулай ук таләп итә. Татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, «Телләр белгән – илләр белгән». Тизләнешле тормыш ритмыннан калышмыйча конкурентлыкка сәләтне саклап калу бары шул рәвешчә генә мөмкин.

Мәсләк һәм иман кушканча эш итү

Татарларның тормыш юнәлешләрен һәм карашларын нигездә мәсләк һәм иман билгели. Аларның үзәгендә — өлкәннәргә ихтирам, шәфкать һәм үзара ярдәм, нык гаилә коруга омтылу, хәйриячелек традицияләрен дәвам итү кебек гомумкешелек кыйммәтләре. Болар балачактан тәрбияләнә, буыннан буынга тапшырыла.

Милләтне берләштерүдә, телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүдә ата-бабаларыбыз 922 елда ирекле һәм рәсми рәвештә кабул иткән ислам дине гаять зур роль уйный. Хәнәфи мәзһәбенең әхлакый күрсәтмәләрен һәм рухи хәзинәләрен кабул итү төрле халыклар һәм диннәр белән күршеләрчә дус мөнәсәбәтләр корырга, татарларның күпмилләтле бергәлекләргә уңышлы кушылуына ярдәм иткән. Тарихи сәбәпләр аркасында татарларның бер өлеше православие динен тота. Татарлар дин тотучыга – димәк, ышанычлы кешегә һәрвакыт олы ихтирам белән караганнар.

Нәкъ менә мәсләк һәм иман кешегә терәк була, тормыш сынауларын җиңәргә көч бирә.

(Дәвамы киләсе саннарда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836