Май 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Идел-йорт” халык театры фестивалендә җиңү яулаган, Гран-при бүләгенә лаек булган Бөгелмә татар мәдәният үзәгенең халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гөргөри кияүләре” комедиясен Тубыл тамашачылары игътибарына тәкъдим итте. Шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залында буш урыннар аз иде. Ветеран укытучылар, хезмәт ветераннары, 15 нче мәктәп укытучылары, шәһәр халкы профессиональ актерлар дәрәҗәсендә рольләрне уйнаган актерларны җылы кабул иттеләр. Фольклорга бай булган, эчтәлекле спектакль, актерларның талантлы уйнаулары, милли костюмнары, реквизитлары, спектакльнең музыкаль бизәлеше – төрле яктан отышлы, тамашачыларга якын булды.
Этнографик музыкаль комедиянең режиссеры Флюра Шәрипова: “Гран-при бүләгенә лаек булгач, хәзер үзебезнең автобусыбыз бар. Без Төмән өлкәсенә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән килдек. Аларга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Татар телен саклауда театрның роле зур”, - диде. Татарлыгыбызны, телебезне саклаучы Бөгелмә халык театры актерларына, җырчыларына, сәнгать осталарына себер-татар мәдәният үзәге Рәхмәт хаты һәм күчтәнәчләр тапшырды. Бу чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Кормановка рәхмәтләрен белдерделәр.
15 еллар элек Тубыл шәһәре себер-татар үзәге каршында эшләгән үзебезнең театр “Гөргөри кияүләрен” күрсәтеп тубыллыларның мәхәббәтен яулаган иде. Яңадан яраткан спектакльне карау икеләтә безгә бүләк булды.
Римма УМИТБАЕВА.