#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Текә борылышлардан курыкмый ул

последние и лучшие новости искусства в мире

35-4Ачар Ризван кызы Чембаева Ешаер авылында күп балалы гаиләдә 11 нче бала булып туа. Кече вакытыннан тырыш, җитез булып үсә. Бу авыл балаларын Карагай мәктәбенә укырга көн саен Иртеш елгасы аша көймәләрдә йөртәләр. Мәктәпне, укытучыларын яраткан Ачар үзе дә укытучы һөнәрен сайлый. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл пединституты филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга керә. Диплом алып чыккан югары белемле белгеч шәһәрнең 42 нче балалар бакчасында татар теле дәресләрен алып бара. Аның дәресләренә балалар теләп, кызыксынып йөриләр. Уеннар, сәхнәләштерелгән күренешләр, татар шагыйрь һәм язучыларының иҗаты белән танышу, әкиятләр уку - балаларда татар теленә кызыксыну, мәхәббәт уята.

Сафиулла Фәйзулла улы Ильясов (мәрхүм) директор булып эшләгән елларда Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге каршында татар спектакльләре куела. Мәдинә апа Уразмәтова җитәкчелегендә куелган Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” комедиясендә Ачар Нүринә ролен уңышлы башкара.

Туган телен, мәдәниятен, укытучы һөнәрен яраткан Ачар Ризван кызының машина йөртергә өйрәтүче инструктор эшен башкаруы сәер тоелды. Аның белән әңгәмәбез нәкь шул сораудан башланды.

- Ачар Ризвановна, ни сәбәпле яраткан эшегездән киттегез?

- Мин декрет ялыннан чыкканда себер-татар мәдәният үзәгендә үзгәрешләр, оптимизацияләр булган. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылган, мәдәният үзәгендә эшләп килгән мәгариф бүлеге дә ябылган иде. Ә эшләргә, балаларны үстерергә, укытырга кирәк бит. Башта сатучы булып эшләп карадым, күңелемә туры килмәде. Өлкәнәя барган саен тормышка карашлар да үзгәрә икән.

- Ничек ДОСААФта машина йөртү буенча инструктор булып эшләп киттегез?

- Мин велосипедта йөри белмим. Машина йөртергә өйрәнергә теләгем зур булды. Ике ай курсларда укып, машинада яхшы йөрергә өйрәндем. Хәзер мин гел машинада йөрим. Ике эштә эшләгәч, өлгерергә кирәк. Төп эшем СУЭНКО оешмасында оператор, җылылык челтәрләрен ремонтлау буенча слесарь. Бер тәүлек эшлибез, өч көн ял итәбез. Мин үземнең ял көннәремдә ДОСААФ та машина йөртү буенча инструктор булып эшлим. Бирегә эшкә белдерү аша урнаштым. Менә шулай укытучы эшен дәвам итәм. Машинада йөрергә өйрәнергә 16 яшьтән үк укырга килүчеләр саны күп. Тормышка ашырып өлгермәгән хыялларымның бер өлешен булса да үтим. Юлда игътибарлы булырга кирәклеген дә аңлатам, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшәбез. Курсантлар миңа: ”Сезгә мәктәптә эшләргә кирәк. Сезнең аңлата, өйрәтә белә торган сәләтегез бар”, - дип әйтәләр. Хәзер КАМАЗ машинасын да йөртәм.

- Ә татар мәдәният үзәгендә эшләгән елларны искә аласызмы?

- Сагынып искә алам. Татар спектакльләре куйдык, Сабантуйлар үткәрүдә актив катнаша идек, үзебез балалар өчен аттракционнар оештырдык. Ул елларны энтузиаст кешеләр күп булды. Бу - минем фикерем. Соңгы елларны татар концертларына яратып йөрим. Казан артистларының фанаты мин - бер концертны да калдырмыйм. Сабантуйларга кызым, улым, дусларым белән бара идек. Коронавирус милли бәйрәмнәребезне дә туктатып торды. Алла боерса, тормыш үз җаена килер дип ышанам. Гаиләбез белән өлкә газетабыз “Яңарыш”ны көтеп алабыз. Ел саен яздырам, яңалыкларны укып барам.

Әңгәмәбездә катнашкан ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Мәхмүт Юныс Фәез улы Кадыйров Ачар Ризван кызы турында: “Җаваплы, тырыш, эшен яратып башкара. Башка оешмаларда машина йөртергә өйрәнә алмаганнар безгә киләләр. Ул төрле буын кешесен машина йөртергә өйрәтте”, - дип сөйләде.

Тормыш юлында текә борылышлардан курыкмаган Ачар Ризван кызы әнисенең: ”Уңышларга, нәтиҗәгә ирешәсең килсә - күп эшләргә кирәк”, - дигән сүзләрен гел истә тота. Эштән, сынаулардан, тормышта текә борылышлардан курыкмаган Ачарга алдына куйган максатларына ирешүен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836