tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Тәмугтан әйләнеп кайткан

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 19 санда).

(Фашист тоткынлыгында, сугыш кырында ятып калган солдатлар, кайтып та, хәзер безнең яннан киткән ветераннар истәлегенә).

6

Хәзерге куелган бурыч алдагысыннан катлаулырак, чөнки дошманның уң як ныгытмасы елга ярыннан ук башланган иде. Көн әзерлекләр белән үтеп, төн дә килеп җитте. Иртән үк бөтен әйләнә-тирәне томан каплап алды, немецлар туктаусыз ракета очырып, һаваны яктыртып торды. Сиздерми генә елга ярына чыга алдык. Көймәдән чыгып куаклар арасына яттык. Ныгытылган урында землянка барлыгын күрдек.

Билгеле, монда штаб урнашкан, чөнки вакыт-вакыт немецлар кереп–чыгып йөриләр. Шулар арасыннан “тел” алырга иде. Менә берәр сәгатъ инде немецлар янында куаклар арасында штабны күзәтеп ятабыз. Үч иткәндәй, берни дә килеп чыкмады, “тел” алырга да мөмкинлек булмады. Автоматын кул астыннан тартып алганда, Полещукның ташка автоматы бәрелде. Шушы тавыш тыныч төндә мылтык аткан кебек яңгырады. Бөтен әйләнә–тирә ату тавышлары белән тулды. Яңгыр яуган кебек тирә–як граната шартлау, ату уты белән капланды. Инде яшеренеп торуның файдасы юк иде. Разведчиклар атыша–атыша елга ягына йөгерделәр, Абайдуллин иптәшләрен коткару исәбе белән, туктап, фашистларны атып калды. Кинәт Әхәтнең күз адында ут баганасы күтәрелде, җир тетрәнде. Иртәнге таңда Абайдуллинны немецлар таптылар. Бөтен тәне, бигрәк тә башы граната кайпылчыклары белән телгәләнгән иде. Әхәт озак аңына килә алмады. Күзен ачып, аңына килгәндә, ул үзенең Новгородтан ерак булмаган концентрацион лагерьда икәнлеген белде.

7

Берничә көн үтүгә, янына немец офицеры белән пөхтә киенгән, чәчләрен матур итеп җыйган әби керде. Офицер туп-туры Әхәт янына җиткәч, дерелдәгән көчле тавыш белән Абайдуллинга карап, чайкала-чайкала нәрсәдер сорый башлады. Әби (ул тәрҗемәче икән) немец әйткәннәрне тәрҗемә итә торды.

Кем син? Командирмы?

Хәле беткән кешенең фашист соравына җавап бирерлек көче дә юк иде. Офицер Әхәтнең җавап бирмәвен үзеннән көлү дип аңлады, бугай. Ачуы белән ул Әхәтнең өстенә ташланып, кулындагы камчысы белән бөтен көченә суга башлады. Аңын югалта барганда ул ярсуланып ямьсезләнгән фашистның йөзен һәм куркудан агарынган тәрҗемәче әбине күреп калды. Фашистның итекле аяклары белән тибүеннән, Әхәт яңадан аңын югалтты. Сорау алуның нәтиҗәсе булмавын аңлагач, немец офицеры китеп барды.

Ярты ай чамасы үтте. Әхәт әле дә урыныннан күтәрелә алмады. Яралардан кан саркылу туктамады, канлы бинтлар таш булып катты. Озакламый Абайдуллинны Порхов янындагы икенче лагерьга күчерделәр. Әсирләрне салкын, юеш булган таш бинага ташладылар. Урыннар җитмәгәнлектән, күбесе идәндә ятарга мәҗбүр булдылар. Әхәтнең башы авыртудан, ватылудан, яраланган аяк–куллары сызлаудан күзенә йокы кермәде. Стенага сөялгән килеш, көннәр буе таш идәндә утырды ул. Әсирләргә иртә белән кичен баланда һәм 200 грамм ипи бирделәр. Биредә бер ай үткәннән соң, Әхәтне башка әсирләр белән Псковка, хәрбиләр лагерена алып киттеләр. Бу лагерьның башкаларыннан аермасы юк иде. Монда да көн саен унлаган үлгән кешене алып чыгалар иде. Абайдуллин биредә дә озак туктамады. Ул бер айдан Эстониядәге Вильянди концентрацион лагерена җибәрелде.

Вильянди лагере киң аланда урнашкан, берничә рәт тимер чыбык белән әйләндереп алынган, уртада, ярты километрлар чамасы ераклыкта, ике озын барак бар.

1942 елның кышында Бөек Ватан сугышы тарихында төп үзгәрешләр булды. Совет Армиясе фашистларның җиңелмәс армиясе чолганышыннан Сталинградны, Төньяк Кавказ, Воронеж, Ростов, Курск, Смоленск, Орлов өлкәләрен азат итте. Фашистлар ничек кенә яшерергә тырышсалар да, әсирләргә фронт хәлләре, җиңү хәбәрләре барып җитә иде. Сүнә баручы ышану тойгылары алар йөрәгендә яңадан ут булып кабындылар. “Бараклар” кыш көнендә ягылмаганга күп кешеләр салкыннан авырып та үлделәр. Беркөнне немецлар ташланырга тиешле искергән шинельләрне әсирләргә бирделәр. Абайдуллинга да киелгән офицер шинеле эләкте. Кайбер әсирләр шинель итәкләреннән аяк киемнәре тектеләр. Мондый аяк киеме җылытмаса да, аякларны туңудан саклый иде. Бервакыт иптәше Әхәткә шинелен ипи кисәгенә алыштырып буласын әйтте.

Сиңа яралардан төзәлү өчен көч кирәк, ә йоклаганда икебез минем шинель белән ябынырбыз, - диде. Әхәтнең күптән инде әйбәтләп ашаганы юк, бик ябыккан, кайчакта урыннан күтәрелергә дә хәле юк, бераз булса да ашап көч керсә, җиңел булыр иде бит. Беркем сизмәс, дип уйлап, ул шинельне ипигә алыштырырга булды. Лагерьда әсирләргә бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек бирәләр иде, шуңа күрә Әхәтнең икенче баракка китүенә беркем дә әһәмият итмәде. Шинельне ипи кисәгенә алышкач, ул үзенең барагына китте. Немецларның алар барагына якынлашуын Әхәт ерактан ук күрде. Башына килгән беренче уй ипи кисәген яшерү иде. Ул ипине күкрәгенә яшерде. Баракта тикшерү бара. Әхәт әкрен генә үзенең урынына узды. Тикшерү вакытында иптәшенең шинелен алып өлгерергә исәпләде. Иптәшләре инде шинельне кулдан-кулга бирәләр иде. Әхәт шинельне алырга иткәндә, ишек янында торган полицай сизеп калды һәм йөгереп килеп Әхәтнең шинелен тартып алып, бар көче белән битенә сугып җибәрде. Күзен ачып аңына килгәндә янында өч немец һәм полицай торалар иде. Әхәткә басарга куштылар һәм немец аңа 20 минуттан шинель белән шушы урында булырга кушты.

Шинельне тапмасаң, үтерәбез, - диде полицай һәм дүртесе дә чыгып китте.

Әхәт таш бәйләгән кебек аякларына басып, икенче баракка кузгалды.

Менә бетте башым, шинельне тапканда да, болар мине исән калдырмаячаклар, - дигән уй килде башына.

Шинельне алган кеше берничек тә аны бирәсе килмәде, тик иптәшләренең сынаулы йөзләрен күреп, ул шинельне бирде дә, ипи кисәген тартып алды. Ничек кенә ашыкса да, Әхәт фашистлар билгеләгән вакытка өлгермәде. Сүзсез генә фашистлар аны барактан читкә алып киттеләр. “Соңгы минутларым җитте”, - дигән уй башыннан узды. Йөрәк атылып чыгардай булып типте. Бараклар күренми башлауга, фашистлар Әхәткә туктарга куштылар, үзләре сигарет кабызып нәрсә турындадыр сөйләшә башладылар. Көтмәгәндә, берсе аны аяктан екты һәм кычкырып көлә башлады. Автоматларын әледән–әле Әхәткә төбәп аткан кебек иттеләр. Рәхәтләнеп мәсхәрәләгәннән соң, китеп бардылар.

Баракка җитеп, Әхәт урынына егылды. Менә инде ничәнче мәртәбә үлем аны әйләнеп үтте. Салкын кыштан соң яз җитте. Яз үзенең нурлары белән тирә–якны яктыртты, ләкин алар әсирләр тормышына җиңеллек китермәде. Ачлыктан, авырудан үлүчеләр бер дә кимемәде. Вакыт бик әкрен узды. Көз җитүгә, лагерьга җир биләүчеләр килгәли башлады. Алар лагерьдан хәллерәк, сәламәтрәк әсирләрне үзләренең кыр-бакчаларында эшләтергә алдылар. Мөмкинлек булганда, әсирләр үзләренең кием эчләренә яшелчәләр яшерделәр, кайсылары лагерьга алып килеп иптәшләренә дә бирделәр. Әхәт әкренләп ныгый башлады. Менә аны да кишер җыярга алдылар. Беренче мәртәбә тоткынлыкта ул туйганчы ашады, яшерелгән кишер бер атнага диярлек җитте.  

8

1943 елның ноябрендә Әхәтне 800 әсир арасында Освенцимга озаттылар. Бер кеше дә Освенцимның үлем лагере икәнлеген белми иде. Фашистлар Освенцимны Варшавадан 250, Краковтан 60 чакрым ераклыктагы Сола елгасының уң як ярында, Висла елгасы коя торган җирендә төзегәннәр. Караңгы, сазлыклы, елгалар ташып баткак булып калган җирдә урнашкан. Килеп җитүгә, әсирләрне чишендереп, киемнәрен утка яктылар да, аклы–каралы буйлы кием бирделәр. “Кеше” дигән исемне бетереп, таптап, әсирләрнең сул як күкрәкләренә көйдереп номер яздылар. Шушы көннән әсирләр номер белән генә йөртелергә тиеш иделәр. Әхәт Абайдуллинның лагерь номеры - 10949 иде.

Абайдуллинны һәм тагын берничә кешене ни өчендер яһүдләр барагына урнаштырдылар. Монда фашистларның усаллыклары искитәрлек: карашы ошамады, дөрес басмады – барысы өчен дә үлем. Көненә дүрт мәртәбә баракта тикшерү үткәрелә. Унбишкә кадәр фашист керә һәм сайлый башлыйлар. Авыруларны, хәлсезләрне алып чыгалар да, газ белән үтереп, крематорий мичендә яндыралар иде. Берәр яһүднең мөмкинлеге булды микән атнадан артык яшәргә?!

“Советская Сибирь” газетасыннан.
(Гөлбану Б
АРСУКОВА тәрҗемәсе).(Ахыры бар).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836