#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышыбызны хезмәт белән бизәдек

последние и лучшие новости искусства в мире

23-10Тормышта нинди генә авырлыклар кичерергә туры килмәсен, язмыш безне кайда гына алып барса да, без һәрчак туган нигезебезгә, гаиләбезгә сагынып кайтабыз. Тубыл шәһәрендә яшәүче Дәүләтшиннарның балалары әти-әниләрен хөрмәтләп, хәлләрен белешеп туган йортларына кайтып торалар. Күп еллар Тубыл шәһәрендә гомер кичергән Дәүләтшиннар яшьлек елларын искә алдылар: ”Мин Кече Тархан авылында тудым, мәктәпне тәмамлап, Тубыл шәһәренең тегү фабрикасында эшләдем. Комарау авылына бәрәңге алырга барган вакытымда гомерлек язмышым белән таныштым. Тормыш иптәшем Рәшит Дәүләтшинның да язмышы җиңел булмый.

Аның әтисе Әлмөхәммәт Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Рәшитне әниебез Наҗия Абназыйр кызы үзе аякка бастыра. Бу авылда тормыш иптәшемне очратып, Рәшит белән гаилә корып яшәвебезгә ярты гасырдан артык гомер узды. Иптәшем хезмәт юлында эшче дә, бригадир да, “Память Ленина” колхозында, “Ждановский” совхозында идарәче дә булып эшләде. Мин клубта төрле чаралар оештыра идем. Комарауда алты ел яшәдек. Монда улыбыз Дамир, кызларыбыз - Динара, игезәкләребез Әлфия, Зөлфия тудылар. Аннары Рыборазводный поселогына күчтек. Мин ПМК-12 төзелеш оешмасына штукатур-буяучы булып эшкә урнаштым. Иптәшем Ноябрьск шәһәрендә хезмәт итте. Балаларыбызны белем алырга өндәп үстердек. Кызларыбыз югары белемле белгечләр - укытучы, табиб, шәфкать туташы, төзүче, агачтан кисеп сыннар ясаучы һөнәрләрен сайладылар. 6 оныгыбыз, бер оныкчыгыбызны яратабыз, уңышларына сөенәбез”, - дип сөйләде Рәйсә апа. Дәүләтшиннар - тырыш, хезмәт сөючән, тату гаилә. Балалары әти-әниләренә еш кайтып, йорт эшләрен башкаралар. Рәшит абый белән Рәйсә апа өлкән яшькә чыксалар да, оныкларын үстерергә булышалар. Язын бакчада яшелчәләр, җиләк-җимешләр утырталар. Лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары һәр дини бәйрәмне милли ризыклар әзерләп каршылыйлар, мәдәни яңалыклар белән кызыксынып яшиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836