#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда татар мәдәнияте көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

9-718 февральдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә халыкара туган тел көненә багышланган шигърият бәйгесе үтте. Бизино, Ворогушино, Вәчир, Лайтамак, Санниково, Сетово, Прииртышский, Полуяново, Хуҗайлан авыллары мәктәпләреннән, Тубыл шәһәренең 1нче, 9нчы, 15нче, 19нчы мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан килгән катнашучыларның шигырьләрне сәнгатьле, туган телдә сөйли белүләренә, милли киемнәренә, чыгышлары музыка, видео кадрлары белән бизәлүенә карап жюри әгъзалары бәя бирделәр. Бәйрәм чарасын шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Заир улы Хисмәтуллин ачты.

”Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Бүгенге бәйрәмдә төрле милләт балалары катнаша. Туган телен яраткан, белгән, горурланган һәркемне бу бәйрәм белән котлыйбыз. Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья  халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе ул”, - дип, ул балаларга уңышлы чыгышлар теләде. Быел балалар саны күп, чыгышларның сыйфаты да югары булды. Иң дә сөендергәне – мәктәпкә хәтле яшьтәге балалар саф татар телендә, сәнгатьле, оста итеп яттан зур күләмле шигырьләр сөйләделәр. Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан, җирле шагыйрь-шагыйрәләребездән - Г.Абайдуллина, Р.Зәнкиева, Р.Ибраһимов, С.Бекенинның шигырьләре яңгырады. 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән кече яшьтәгеләр төркеменнән - Азалия Абуталипова, 8-12 яшьлекләр арасында - Руслан Нагипов, 13-17 яшьлекләр арасында Әкрам Риханов бүләкләнделәр. 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломнарына Азалия Айдуллина (кече яшьлекләр), Алинә Ташбулатова (8-12 яшьлекләр), Лаура Дәүләтшина, Мәрьям Абдрахманова (13-17 яшьлекләр) лаек булдылар. 3 дәрәҗәдәге дипломнарны кече яшьтәгеләр арасыннан Нармин Гумбатова, Ләйсән Гарифуллина (8-12 яшьтәгеләр), Зилия Колмәмәтова, Севана Ханкишева (13-17 яшьлекләр) яуладылар. 18 яшь һәм өлкән яшьтәгеләр арасында 1 урынга Фәүрия Ниязова чыкты. Һәр катнашучы балага диплом һәм конфетлар тапшырдылар. Балалар өчен бу бәйге зур бәйрәмгә  әйләнде. Мәдәният үзәгенең милли тарих-этнография музеенда экскурсия оештырылды, фойеда кафе эшләде. Музыкаль-әдәби композициядә матур чыгышлар яңгырады. Аннары җиңү яулаган балаларны жюри рәисе, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков, үзәк директоры Гөлфирә Шәмсетдинова, жюри әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова котлап дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә хезмәт иткән укытучыларның тырыш хезмәтләрен күрсәткән чарада укучыларның күпчелек чыгышлары шатланып, горурланып сөйләрлек булды.

Римма УМИТБАЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836