Июнь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
25 июнь көнне Тубыл шәһәрендә күптән көтелгән Ураза гаете узды. Бәйрәмдә 2 меңләп кеше катнашты. Иң башта мәчет имамы Ибраһим хәзрәт Сухов һәм Тубыл шәһәре хакимият башлыгы Владимир Мазур бәйрәм белән котладылар. Шулай ук Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев исеменнән котлау тапшырылды. Мәчет имамы Рамазан ае, Ураза тоту кагыйдәләре турында сөйләп китте.
Гает намазында Тубыл мөселманнары, Кавказ һәм Урта Азия милләтләре вәкилләре катнаштылар.
“Сибур” оешмасы үзенең хезмәткәрләре өчен 15ләп автотранспорт биргән, үзенең хезмәткәрләрен кайгыртучы оешма булуы шуннан күренә.
Көн бик әйбәт, җиңелчә җилле, кояшлы булды. Барлык мөселманнарны шушы олуг бәйрәм белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә иминлек, тыныч күк йөзе, гаилә бәхетләре һәм иман белән яшәргә насыйп итсен.
Земфира ШӘРИПОВА, Тубыл шәһәре.
(Наилә САФИУЛЛИНА тәрҗемәсе).