#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган 15нче мәктәбемә

последние и лучшие новости искусства в мире

Безгә дә, сугыш чоры балаларына, шөкер, туган 15нче мәктәпнең гасырга тиң юбилеен күрергә насыйп булды. Без, димәк, бәхетлеләр, моңа бик шатбыз. Тубылның 15нче мәктәбен туган мәктәбем диюгә сәерсенмәгез. Ул чынлап та минем туган мәктәбем. Анда минем әтием – Ватан сугышы ветераны Төхфәтулла Каричев, аннары мин һәм кызым укыдык, хәзер оныкларым укыйлар.

Мин үземне белгәннән 15нче мәктәп – белем һәм гыйлем чыганагы булды. Безгә билгеле булган себертатар белгечләре, галимнәр, мәдәният һәм әдәбиятта танылган күп кенә шәхесләр, зур һөнәр ияләре, хәрбиләр, спортсменнар һ.б. 15нче мәктәп вәкилләре.

Без, сугыш чоры балалары, бу мәктәптә укуыбыз белән бәхетлебез. Кемнәргәдер мөмкинлекләр булмаудан – ачлыктан, ялангачлыктан бу бәхет эләкмәде. Күпләр үкенечтә калды... Безне дәшһәтле сугышта катнашкан, сугыш төтенен иснәгән, бөек Җиңү алып кайткан һәм тылда җанны-тәнне аямыйча фидакарь хезмәт күрсәткән апалар һәм абыйлар укыттылар. Алар: Кафия апа Усманова, Фатыйха апа Корманбакиева, Фәрзәнә апа һәм С.А.Садыйковлар, Галия апа һәм Миркәт абый Мәхмүтовлар, А.М.Урамаев, Гөлбәйрәм апа Кутумова, Х.Х. һәм Ә.Г.Гаитовлар, Р.Б. һәм К.М.Моратовлар, С.К. һәм Н.З.Маметовлар, И.Б.Гарифуллин, Җ.А.Массагутова, М.М.Айданов, Тәнзилә апа һәм Гомәр абый Лотфуллиннар, Рәйсә апа һәм Мөнир абый Байбиковлар, Маннур абый Азанов, Р.М.Абдуллина, Нурия апа Миравалева, Рәйханә апа Алимова һ.б. бик күп тырыш, белемле, абруйлы укытучылар авыр елларда авыл баласыннан, чын мәгънәсендә, кеше ясадылар. 15нче мәктәп тормыш университеты булды, тырышлыкка, чыдамлыкка, батырлыкка, хезмәткә, югалып калмаска һәм шул ук вакытта матурлыкка, гүзәллеккә, нәфислеккә, телне, илне яратырга, ата-ананы, олыларны зурларга, хөрмәт итәргә, гадел һәм тыйнак булырга һ.б. бик күп уңай сыйфатларга өйрәтте. Ачлыктан, ялангачлыктан, ярлылыктан кимсенеп торсак та, биергә, җырларга, шигырьләр өйрәнергә, нәфис фильмнар карарга, спорт белән шөгыльләнергә дә, тегәргә-чигәргә дә вакыт таба идек. Ул гынамы, апалар һәм абыйлар белән колхоз эшләрендә дә катнаша идек. Кияргә юк, ач килеш колхоз кырларында, ындырларда ниләр генә эшләмәдек. Бәрәңгесен дә, кишерен дә, чөгендерен дә казыдык, җитенен дә йолкыдык, казлар, сарыклар, сыерлар, атлар көттек һәм карадык. Итен, маен, йомыркасын, тиресен, йонын хөкүмәткә тапшыралар иде. Авылда хезмәт көненә генә эшләгәннәргә акча табу юллары юк иде, шуңа да авыл балаларының кайсысына уку мөмкинлекләре булмады. Күпләргә “талап” укырга туры килде.

Безгә яшьлек тә соңарып килде. Мәхәббәтнең тәүге хисләрен дә 15-16 яшьләрдә генә белдек һәм ул матур, изге хисләр мәңгелеккә булды... Утларында янсак та, картаймадык.

Авырлыкларны, кыенлыкларны, газапларны җиңәргә исән калган аталар, арыган аналар, укытучы апалар һәм абыйлар ярдәм иттеләр. Ул елларда 15нче мәктәпнең роле бик зур булды. Югалып калмаска, тырышырга, алга омтылырга көч һәм дәрт бирде. Алга ышанычлар-өметләр белән яшәдек.

Алгы көннәрдә дә калган гомерләрне иман белән игелектә үткәрергә тырышыйк. Тәңре гомер бирсә, саулыкны бергә бирсен, кеше кулларына калдырмасын...

Хәзерге көннәрдә дә 15нче мәктәпкә зур өметләр баглыйбыз. Мәктәпне бөек бәйрәме – 100 еллыгы белән тәбрик итәм. Аның тырыш җитәкчесе С.З.Хисмәтуллинга, фидакарь укытучыларына, мәктәп хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, яңа ачышлар, саулык-тазалык, шәхси тормышларында яратулар-аңлашулар, тыңлаулы һәм тырыш укучылар, 15нче мәктәпнең белем һәм тәрбия байрагын һаман шулай югары тотып баруларын теләп калам һәм шушы шигыремне бүләк итәсем килә.

15нче туган мәктәбемә

Кеше иттең замана баласын,
Унбишенче – туган мәктәбем;
Синдә белем алган искә төшсә,
Артып китә кебек мәртәбәм.

Сугыш балалары синдә таптык
Заман сагышыннан юаныч.
Өйрәттең җирдә яшәп калырга,
Өмет өстәп, бирдең куаныч.

Авыр замана елларында син
Белем йорты булдың күпләргә.
Өйрәндек синдә гыйлем чүпләргә,
Өметләр күтәрде күкләргә.

Югалтулар, замана сагышы
Күңелләрне торды сыкратып;
Яратырга да ирек бирмәде,
Тәүге хисне торды елатып.

Тик шулай да онытасы килми
Синдә үткән яшьлек елларын;
Син сеңдергән үгет-нәсыйхәттән
Эзләп таптык яшәү юлларын.

Сагыштан сыкраган йөрәкләрдә
Кабыздың син яшәү маягын;
Кызларны гүзәллеккә өйрәттең,
Кеше иттең авыл малаен.

Адашмадык сынаулы юлларда
Син тапшырган шәмне яндырып.
Югалмадык вакыт буранында,
Китсәк иде эзләр калдырып.

Милләтеңне уятырга бүген
Заман быргысын кычкыртасың.
Еллап түгел, айлап арта даның,
“Шулай тот!” дип без кычкырабыз.

Галия АБАЙДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836