#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл районының җәлилчеләрен котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

13-5Бөек шагыйрь М.Җәлилнең туган көне уңаеннан өлкәдә бик күп төрле бәйге, викторина, концертлар оештырылды. Тубыл районы китапханәсе дә читтә калмыйча, традициягә кереп өлгергән “Муса Җәлил истәлегенә” дигән нәфис сүз осталары бәйгесен быел, коронавирус инфекциясе сәбәпле, онлайн форматта уздырды. Катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгәннәрен видеога төшереп, видео язмаларын район китапханәсенә җибәргәннәр. Аларның чыгышларына дөрес бәя бирер өчен жюри әгъзалары сайланган.

Жюри рәисе итеп быел да Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, өлкә себер татарлары язучылар берлеге әгъзасы, РФ мәгарифенең хөрмәтле хезмәткәре Галия Абайдуллина билгеләнде. Ярдәмчеләре - район китапханәсе мөдире Эмилия Иванова, китапханәче Зөлфирә Фазыйлова һәм тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Гөлсифа Бакиева булдылар. Алар чыгышларны укучыларның яшьләренә карап, 3 төркемгә бүлеп бәяләделәр. Быел да катнашучылар арасында Күкрәнде, Лаемтамак, Вәчир, Хуҗайлан, Ворогушино, Санниково, Тубылтора, Хмелево, Байкалово, Сетово, Прииртышский мәктәпләре укучылары аерылып тордылар. Шагыйрәбез Галия Абайдуллина әйтүенчә, узган еллар белән чагыштырганда, бу юлы үзләренең сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр саны күп булган.

Һәр чыгышны җентекләп, зур игътибар, олы кызыксыну белән карадык. Шунысы сөенечле: элекке еллардагы белән чагыштырганда, алга үсеш күзгә бәрелә - укучылар сөйләгән әсәрләренең эчтәлеген аңлап, дөрес интонация белән сәнгатьле итеп сөйлиләр. Рус мәктәпләреннән килгән укучылар да сүзләрне акцентсыз әйтүләре – укытучыларының, өйрәтүчеләренең осталыгы дип беләм. Бәйгедә катнашучылар саны күп булуы да әлеге бәйгенең популярлыгы, кирәклеге турында әйтә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк – үзәкләштерелгән район китапханәсе бәйгене оештыруга зур җаваплылык белән карап, бүләкләр дә әзерләгәннәр. Бу юлы без җиңүчеләргә бүләкне акчалата бирдек. Кирәк дип тапкан әйберне үзләре алсыннар өчен. Аннары урта яшьтәгеләр арасында катнашучылар саны күп булу сәбәпле, икенче, өченче урыннарны берничә укучыга бирдек. Моны без үзара килешеп, балаларны кызыксындырыр өчен эшләдек. Аларның уңышларын күреп, бәлки, дуслары, классташларында да үзләрен сынап карарга теләк туар. Менә шулай без балаларыбызда туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, хөрмәт уятабыз”, - дип сөйләде Галия апа зур өмет белән.

Әлеге бәйгедә 10 яшькә хәтле булган балалар арасында Вәчир мәктәбе укучысы Алсу Айдуллина 1 урынны яулады. 2 нче урын Прииртышский мәктәбе укучысы Салават Тляушевка бирелде. Лайтамак мәктәбе укучысы Айгөл Биктимирова 3 нче урынга чыкты. 10-15 яшьлекләр арасында нәфис сүз остасы дип Оксана Гарифханова (Ләчек авылы) билгеләнде. 2 нче урынны Ләйсән Гарифуллина (Ворогушино) белән Альберт Хәкимов (Тубылтора) үзара бүлештеләр. 3 нче урын Лиана Колмәтова (Хмелево) белән Әминә Кәримовага (Байкалово) бирелде. Яшүсмерләр арасында жюри әгъзалары М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен сәнгатьле итеп сөйләгән Вәчир мәктәбе укучысы Риана Барсукованың чыгышын югары бәяләделәр. Махсус призлар белән Камилә Барсукова (Вәчир), Рәзил Мәмәтгалиев (Лаемтамак) һәм Дарина Хәкимова (Тубылтора) бүләкләнделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836