#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилей - яшь түгел, ә хөрмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

25-690 ел элек Сәел күле ярында Мәрфуга һәм Нияз Хәлидуллиннар гаиләсендә өченче кыз туа, аңа Гөлсем дип исем кушалар. Бу әти-әнисе һәм апалары белән бергә яшәгән иң матур чаклар була. Тик, көтмәгәндә, сугыш башлана, ул вакытта Гөлсемгә ун яшь була. Әтисе сугышка китә. Саубуллашканда ул хатынына: «Сугыш тиздән тәмамланыр, дәүләткә белемле кешеләр кирәк булачак. Ничек кенә авыр булмасын, кызларга белем бирергә тырыш», - дип әйтә. 1942 елда әтисенең хәбәрсез югалуы турында хат килә. Гаиләдә ир-атсыз яшисе авыр була, авыр эшләрне дә аларның үзләренә башкарырга туры килә.

Сара белән Мәфтуга апасы күрше авылда укыйлар. Хуҗалык буенча әни ярдәмчесе булып Гөлсем кала. Ул кече сеңлесе Идиалны карый, шул ук вакытта бакчада, колхоз кырында да эшләп өлгерә, печәнен дә чаба. Әниләре авырып киткәч, аның урынына балыкчылык артеленә эшкә йөри. Эшләгән өчен, балык тотуга карап, көн саен балык биргәннәр, акча түләмәгәннәр. Кичләрен әнисе белән сохари, җиләк, гөмбә киптерәләр, аларны Тубыл шәһәрендәге педучилищеда укыган апаларына посылка итеп җибәргәннәр.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Гөлсем Төмән укытучылар институтына укырга керә. Студентларның ачлык еллары тиз үтеп китә. Гөлсем Нияз кызы юллама белән Тубыл районы, Саускан авылына эшкә җибәрелә. Биредә мәктәп коллективы яшь була, укытучылар авыл тормышында актив катнашалар: концертлар белән чыгыш ясыйлар, спектакльләр куялар, лекцияләр үткәрәләр. Шундый кичәләрнең берсендә аны күптән түгел армиядән кайткан Нияз исемле егет күреп ала да гашыйк була. Аннары ул Гөлсемне үзенә кияүгә чыгарга бик озак үгетли. “Күнмәсәң, мин сине урлыйм”, - дип яный. Гөлсемнең әтисе Нияз атлы, булачак кияү дә Нияз исемле була. Моны Гөлсем Аллаһы Тәгалә тарафыннан билге булыр дип кабул итә һәм кияүгә чыгарга ризалыгын белдерә.

Гөлсем Нияз кызы белән Нияз Гани улы Абайдуллиннар алтмыш елга якын тату гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларның барысына да югары белем бирәләр. Гаилә зур булгач, сыер, тавыклар, сарыклар асрыйлар, күп итеп бәрәңге утырталар. Балаларны хезмәттә һәм шәхси үрнәктә тәрбиялиләр. Гөлсем Нияз кызы уңган, кунакчыл хуҗабикә була, аларның йорт ишекләре дуслар өчен һәрвакыт ачык тора. Нияз Гани улы Сумкино поселогында судноларны ремонтлау заводында кырык елга якын шофер булып эшләде. Гөлсем Нияз кызы Сумкино урта мәктәбендә күп еллар укытып, лаеклы ялга чыкты. Ул хезмәт ветераны, хезмәт фронтында катнашкан һәм күптөрле юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Нияз Гани улының вафат булуына тугыз ел инде. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары әби янына еш киләләр, зур гаилә өстәле артына җыелалар. Бүгенге көндә Гөлсем Нияз кызының 9 оныгы, 12 нәбәрәсе һәм 3 нәбәрәләренең баласы бар. Хәзер дә ул актив яшәү рәвеше алып бара: бакчада эшли, оныкчыкларын карый, авыруларга бирешми.

Р.ИЛЬЯСОВА.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836