#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучыны котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

22-6Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Ильяс Бакиев җитәкчелегендә “Котларга рөхсәт итегез” дип аталган шоу-программа белән Кулик авылына бөтен гомерен укучыларына багышланган укытучы Сәлия Ярулла кызы Хәйруллинаны 80 яшьлек юбилее белән котларга бардылар. Аларның киләсен алдан белгән йорт хуҗалары мул өстәл әзерләгәннәр, ә һәвәс балыкчы Камил Лотфулла улы табан балыкларыннан өреле балык шулпасы пешергән иде. Укытучыга хөрмәтләрен белдереп бала-оныклары, туганнары, укучылары да җыелышып килгәннәр. Мәдәният үзәге артистлары бәйрәм чарасын алып бару вазифасын үз кулларына алып, Сәлия апага атап яңгыраган котлау, рәхмәт сүзләре, изге теләкләрне матур җыр-биюләр, шигъри юллар, мәзәкләр белән бизәп бардылар. Бу очрашудан һәркем күтәренке кәеф, рухи канәгатьлек алды.

Сәлия Ярулла кызы Калиева 1937 елда Төмән районы, Кыштунлы авылында туа. Авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, күрше авылда укуын дәвам иттерергә әти-әнисенең мөмкинлеге булмау сәбәпле, ул бер ел өйдә утыра. Бәхетенә, авылда җидееллык мәктәп ачыла да, 5нче сыйныфка килә. Мәктәпне тәмамлагач, 1952нче елда, балачактан укытучы булырга хыялланган кыз, Тубыл татар педагогия училищесына укырга керә. Кулына таныклык алгач, юллама белән Рауды башлангыч мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгеләнә. 1958 елда Сәлия Ярулла кызы Кулик егете Камил Лотфулла улына тормышка чыгып, бераздан Кулик мәктәбенә күчерелә. Биредә дә ул рус теле дәресләрен укыта. Бераздан мәктәп мөдире итеп билгеләнә. Кемгә дә сер түгел, шул елларда авыл укытучысы җилкәсенә бөтен җәмәгать эшләре дә йөкләнә. Балалар белән авыл клубында концертлар куя, үзе гармунда һәм скрипкада оста уйнаганга күрә авылда узган бер чара да аннан башка үтми. Бәйрәмнәрдә авылдашлары каршында докладлар белән чыгыш ясый, политик мәгълүматлар белән таныштыра. Квалификациясен күтәрү максаты белән Ялутор, Төмән шәһәрләрендә узган курсларга йөри. Тырыш хезмәте, ярдәмчеллеге, мәрхәмәтлелеге белән ул укучыларының, гомумән, авыл халкының мәхәббәтен, хөрмәтен яулый. Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр. Аларны балачактан хезмәттә чыныктырып, яхшы тәрбия биреп, укытып олы тормыш юлына озаталар. Фидакарь хезмәте өчен Сәлия Ярулла кызы күп төрле Мактау кәгазьләре, медаль-билгеләр белән бүләкләнә. Ә 1988 елда “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” һәм Хезмәт ветераны исемнәрен алып лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Хәйруллиннар үз хуҗалыкларында эшләп, бала-оныкларының игътибарын тоеп, аларның уңышларына сөенеп көн күрәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836