#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Вакыт һәм кешеләр” китабы дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

46-6Себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Вакыт һәм кешеләр” китабы дөнья күрде. Яңа гына табадан төшкән китап белән беренчеләрдән булып юбилейга килгән кунаклар таныштылар. Җыентыкта үзәктә хезмәт иткән кешеләрнең хатирәләре, бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләр турында мәгълүматлар тупланган. Очерклар җыентыгында өлкә газетабыз “Яңарыш”тан алынган мәкаләләр кертелгән, җирле шагыйрь-шагыйрәләребез Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Сөнгатулла Бекенин, Хәлил Вагайлының шигырьләре урын алган. Китап мәдәният үзәге архивыннан алынган фотолар белән баетылган.

Автор-төзүче Гөлсинә Ташкеева: ”Коллегаларыбыз хатирәләрендә 30 ел элек шәһәр сәхнәләреннән тамашачыларны татар җырлары белән сөендергән, горурланып сөйләрлек шәхесләр турында укып, узган бик күп тарихи вакыйгаларны искә алырлар. 1989нчы елларда үзәктә директор булып эшләгән Әнәс Гаитов хатирәләрендә һәртөрле авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп, шәһәрдә татар мәдәниятен торгызу өчен бина булдырып эшләгән еллар турында языла. Тубыллылар Әлфия Айданова (мәрхүмә), Сания Юсупова, Зәкинә Арангулова, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Наҗия Хәкимова, Асаф Хамәтгалиев, Октябрист Мәчитов, Айсылу Юнусова, Назалия Газиева, Вәлиулла Нәкыйпов һәм бик күп талантлы якташларыбыз турында да мәгълүматлар бар. 1991-2014 нче елларда Сафиулла Ильясов җитәкчелегендә булдырылган юнәлешләр әле бүген дә иҗади юлын дәвам итә. Татар үзәгендә эшләп танылган, гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган, бүгенге көндә башка төбәкләрдә яшәгән, иҗат юлларында башка урыннарда эшләп мактауларга ирешкән, кайберәүләре әле бүген дә татар үзәгендә хезмәт итеп уңышлары белән танылган коллегаларыбыз Лилия Кәримова, Нәсия Уразова, Равилә Кутумова, Мәдинә Уразметова, рәссам Роза Әминова, Алсу Симонова, Рәмзия Жукова, Мөнәвәрә Андрущик, Фәгыйль Кәримов, Гөлфия Абайдуллина, Рузалия Корманалиева, Фатыйма Мамшанова һәм бүгенге яшь коллективыбыз турында яңалыклар керттек. Себер-татар мәдәният үзәгенең 35 еллыгына истәлекләр белән тагын да тулыландырылган китапның дәвамы булыр дип ышанам”, - дип сөйләде.

“Кешеләр һәм вакыт” очерклар җыентыгын бастыруда матди ярдәм күрсәткән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьевка рәхмәтләрен юллады ул. 200 тираж белән чыккан китап кыска гына вакытта таралып бетеп тә бара, спонсорлар табылса, аны кабат бастырып та булачак. Җыентыкта шәһәрдә милли юнәлештә хезмәт иткән якташларыбызның изге эшләре яктыртылган. Себер-татар мәдәният үзәгенең тарихы, милләтебезнең язмышы, уңышлары, бүгенге иҗади хезмәте турында китапны укып белерсез. Яңа китап белән себер-татар мәдәният үзәгенә килеп таныша аласыз һәм аны шәһәр үзәк китапханәсендә дә табып була.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836