#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вакытларның тере җепләре

последние и лучшие новости искусства в мире

43-76 октябрь көнне Ямбай авылында кызыклы вакыйга булып үтте. Бер гасырлык тынлыктан соң Ямбайда яшәүче Кәбир хаҗи Мортазинның туганнары һәм Турайда яшәүче Мортазиннар (Хәбибулла Мортазинның оныклары) очраштылар. Бу очрашуны музей хезмәткәрләре оештырдылар. Беренчедән, быел сәүдәгәр Мортазиннарның Ямбайда Россия хакимиятенең элекке югары дәрәҗәле кешеләрен кабул итүләренә 100 ел тулды. Икенчедән, музейга Али Мортазин гаиләсенең шәҗәрәсе белән мөрәҗәгать итте. Музейда XX гасыр башында хөрмәтле кеше булган Хәбибулла Мортазин турында тарихи материаллар бик күп.

Кунаклар Кече мәчет янында Мәүлекәй, Кәбир хаҗи, Хәбибулланы искә алып аш үткәрделәр. Кәбир хаҗиның нәбәрәсе – Гомәр Абдуллин аш, пылау пешергән, хатын-кызлар өстәл әзерләгәннәр.

Чара өлкә мөселман диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, хакимият башлыгы урынбасары Неля Фәйзуллина, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин сәламләүләре белән башланды.

Сәүдәгәр Мортазиннар – хөрмәтле, танылган себер бохаралылары. Алар Кытайдан, Урта Азиядән, Төркестаннан тауар ташыганнар. Кытайда үзләренең сәүдә йортлары булган.

1868 елдагы мәгълүматлар буенча Ямбайда ул вакытта агачтан мәчет булган. 1881 елдагы янгында Мәүлекәй мәчетен саклап кала алмаганнар. Авыл уртасында янган мәчет урынында 1883 елда Кәбир Мортазин Каюм, Сәфәр, Гани агалары белән кирпечтән беренче мәчет төзиләр. Ул Оренбург мөселман диния нәзарәте архивындагы документларда 1нче Җәмигъ мәчете булып язылган.

Мәчетнең бөеклеге турында Россиянең журналистлар союзы әгъзасы, мәчетнең совет рәисе Сәгыйт Сагитов сөйләде.

Бухарск өязенең старшинасы, өяз башкарма комитеты рәисе Хәбибулла Мортазин төбәктә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе була. Каллиграфик язу белән рус, гарәп телләрендә язган, Кәбир хаҗи тапшырган барлык эшләрне алып барган. Югары белемле Хәбибулла совет власте елларында үзенең халкын күтәрүдә талантын һәм энергиясен жәлләми. Аның балалары Төмән шәһәрендә яшиләр, хөрмәтле кешеләр. Гаиләләренең милли традицияләрен дәвам итәләр. Абдулла, Илдус, Урал һәм Зәйнәп Мортазиннар, ата-аналарының балачакта сөйләп калдырган истәлекләре белән бүлештеләр. Кайчандыр Ямбайда пристань, икенче ярга чыгар өчен агач күпер, таштан төзелгән кибетләрендә матур алтын-бизәкләр һәм кытай ефәген дә сатып алганнар. Мәдрәсәдә күпсанлы шәкертләр укыганнар, таштан ике мәчетләре булган. Турай һәм Ямбай авылларында яшәү абруйлы саналган.

43-6Мортазиннар гаиләсенең тарихы нигезендә, ХХ гасыр дәверендә актуальлеген югалткан тема ачыла: бу Себер буйлап Бөек ефәк юлының үтүе, себер бохаралыларының тормышы, аларның ышанычлары һәм ярдәм күрсәтүләре, Россия дәүләтендә сәүдәгәрлекне үстерүгә өлеш кертүләре.

Мортазиннарның шәҗәрәсен тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева төзегән.

Очрашуда Кәбир хаҗи нәбәрәләре Гомәр Абдуллин белән Зиннура Лапчинская (рәсемдә) беренче тапкыр күрештеләр.

Ямбайлылар Кәбир хаҗиның исемен онытмыйлар, авылларындагы матур, төзек мәчетләре белән горурланалар.

Венера ЛАТЫЙПОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836