#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вәчир мәктәбендә туган тел кабинеты ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

11-9Бу көннәрдә Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты кабинеты ачылды. Биредә яңа җиһазлар урнаштырылган, стендлар, төрле методик ярдәмлекләр, күрсәтмә материаллар булдырылган. Әлеге кабинетны заманча җиһазлауда өлкә Думасы депутаты Владимир Майер һәм район хакимияте матди ярдәм иткәннәр. Кабинетның тантаналы ачылу чарасына район башлыгы Леонид Митрюшкин һәм хөкүмәт оешмаларыннан вәкилләр килделәр. Тантана хөрмәтенә мәктәп укучылары тырышлыгы белән матур программа әзерләнгән иде.

Милли киемнәрдәге, гореф-гадәтләрне саклаучы, туган тел һәм әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне, тарихыбызны хөрмәт иткән балаларны күрү күңелләрне күтәрде. Үзенең чыгышында Леонид Митрюшкин район үзәгеннән еракта, сазлыклар арасында урнашкан Вәчир авылы сәләтле, тырыш, максатчан кешеләргә бай булуын әйттеләр. Менә инде берничә ел рәттән өлкән сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының район һәм региональ турларында уңышлы чыгыш ясауларын һәм Казан шәһәрендәге олимпиаданың төбәкара этабында югары урыннарга лаек булуларын билгеләп укытучыларга рәхмәт белдерде. Һәм ул:

- Биредә балалар туган телне һәм әдәбиятны тырышып өйрәнәләр. Укучыларның әзерлек дәрәҗәләре елдан-ел арта, тулылана бара. Хәтта Татарстанда жюри әгъзаларын белемнәре, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән шаккатыралар. Әлбәттә, милли үзаң тәрбияләүдә укытучыларның өлешләре зур, чөнки алар балалар 1 сыйныфка керүгә үк алар белән зур эш алып баралар. Узган уку елында чыгарылыш сыйныф укучысы Риана Барсукова безне шатландырган булса, бу ел мәктәп һәм авыл елъязмасына үз исемен Регина Фазылова язачак, - дип, күптән түгел Казан шәһәрендә узган регионара олимпиадада җиңеп кайткан Регина Фазыйловага “Тубыл районы горурлыгы” дигән күкрәк билгесе һәм аны тәрбияләгән әти-әнисенә Рәхмәт хаты тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836