#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ветеранның иҗади тормыш юлы

последние и лучшие новости искусства в мире

51-5Тубыл шәһәрендә гомер итүче танылган мәдәният хезмәткәре, мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Мәдинә Рәхим кызы Уразметованы 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар.

Шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә үткән тантаналы чара татар халкына хас булган күркәм гореф-гадәт - Коръән ашы белән башланды. Тарихи мәчет имамы Фәннур Казыймов Коръәннән аятьләр укып, Мәдинә Рәхим кызына сәламәтлек теләп дога кылды.

Юбилярны үзәк җитәкчесе урынбасары Фатыйма Мамшанова, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, “Ак калфак” шәһәр татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, шагыйрә Галия Абайдуллина һәм коллегалары, студентлары, туганнары котладылар. Экраннан юбилярның хезмәт һәм иҗат юлы, шәхси тормышына багышланган фотопрезентация күрсәтелде.

Мәдинә Рәхим кызы Тубыл шәһәренең педагогия институтында, педагогия колледжының татар бүлегендә татар теле һәм әдәбияты фәннәре методикасын укытты, себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе С.Ф.Ильясовның (мәрхүм) урынбасары булып эшләгән елларында үзәктә мәгариф бүлеген ачуда, шәһәр күләмендә татар теле һәм радио тапшыруларын оештыруда да мөһим роль уйный. Бу елларны бергә эшләгән Равилә Кутумова, Гөлсинә Ташкеева, Наҗия Хәкимова Мәдинә апаны юбилее белән котлап җылы теләкләрен юлладылар. Юбилей тантанасына килгән студентлары иҗади эшли белгән, тәҗрибәле, сәләтле укытучыларына җыр бүләген тапшырып, хатирәләре белән уртаклаштылар. Себер-татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле, җитәкчеләре Роза Яхинаның, Илтус Уразмәмәтовның, Хәсән Хучашевның, Айсылу Юнысованың һәм башка артистларның иҗади чыгышлары юбилярның күңелен җылытып, яшьлек елларына алып кайтты. Мәдинә Рәхим кызы матур чараны оештыручы мәдәният үзәгенә, алып баручысы Розалия Корманалиевага, якыннарына рәхмәтләрен белдереп фикерләре белән уртаклашты: ”Гомер дигәнебез сизелми үтеп китә икән. Оныкларга, оныкчыкларга ярдәм итеп яшәргә тырышсак та, безнең буын кешеләре мәдәни тормышыбыз, татар мәдәнияте белән кызыксынып яшибез. Тубылда мәдәният юнәлешендә башлаган эшләребезнең лаеклы дәвамчылары булсын иде. Бүгенге көндә татар телендә күп еллар чыгып килгән радио һәм теле тапшыруларыбызның юклыгы, себер-татар мәдәният үзәгендәге 3000нән артык экспонатлы тарихи-этнография музее кабинет буларак кына кунакларны кабул иткәне күңелләрне сыкрандыра. Элек үзәк каршында татар театр студиясе бар иде. Бүгенге себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якупов ярдәмендә декорация эшләп Фәнис Яруллинның “Бер күрешү - үзе бер гомер” пьесасы буенча ике пәрдәле комедияне тамашачылар игътибарына тәкъдим иттек. Бу юнәлеш тукталмасын иде. Без 15 нче мәктәптә укыган елларны татар спектакльләрен карап үстек. Спектакльләрдә укытучылар, укучылар бергә уйнадылар. Аларны шәһәр драма театрының сәхнәсеннән дә күрсәттеләр. Театр – ул сәнгать дөньясы, татар мәдәниятенә, теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяткан иҗат. Һәр спектакльнең, концертның композициясе, декорациясе, костюмнары буенча да күп эшләр башкарыла. Тубыллыларга татар үзәгендә үткәрелгән чараларга килергә, актив булырга кирәк”, - диде.

Мәдинә Рәхим кызы “Бер күрешү - үзе бер гомер” спектакленең режиссеры вазифасын башкарды. Аның иҗади һәм тормыш юлында авырлыклар, сынаулар булса да, татар мәдәниятен, телен үстерүдә, саклап калуда эшләгән эшләре, хезмәтеннән канәгатьлек алып яшәгән, милләт җанлы шәхес булуын дәлилли.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836