#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

Узып баручы 2017 нче ел минем өчен бик тә уңышлы булды дип исәплим. Беренчедән, февраль аенда укучыларым татар теле hәм әдәбияты буенча регионара hәм апрельдә Халыкара олимпиадада катнашып призерлар булып кайттылар, икенчедән, үзем март аенда Казанда Россия регионнары арасында үткәрелә торган “Туган тел” мастер-классы дигән бәйгедә призер булдым. Чын укытучы өчен бу зур бәя, чөнки алар бер елда гына эшләнә торган эш түгел, ә системалы рәвештә башкарылган хезмәтләр.

Газетаны укучы өлкән буынга иман байлыгы, тыныч картлык, ә яшьләргә эш урыннарында хөрмәт иясе булып, үрнәк алырлык итеп эшләүләрен, имин, түгәрәк гаиләләр төзеп, акыллы, татар телебезне белүче чын татар балаларын үстерүләрен, гореф-гадәтләрне, халкыбызның матур традицияләрен саклап калуларын теләр идем. Барысы да безнең кулыбызда, саф татарча сөйләшүче, шәфкатьле бала бары тик гаиләдә үсә, моны онытсак, киләчәгебез өметле булыр микән?

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе.

* * *

2017 ел минем өчен шәхси уңышларга ирешү елы булды. Аларның иң әһәмиятлесе – берсүзсез, “Тэфи-регион–2017” региональ бәйгенең финалына үтү. Илнең иң яхшы интервьюерлары (интервью алучы) өчлегенә эләгү – бу җиңү! Тик әле алга омтылырга өмет бар: төп бүләк – Орфейны Казаннан килгән журналист яулады. Шуңа да 2018 елда да бу бәйгедә катнашырга планлаштырам.

2017 елда мин күп сәяхәт иттем: Кырым, Калининградта, Уфада, Екатеринбургта, Усинскида, Мәскәүдә, Кытайда, Төркиядә, Вьетнамда булдым.

Яңа елда да сәяхәтләрне дәвам итәрмен дип уйлыйм. Тагын да сальса белән шөгыльләнергә, гитарада уйнарга өйрәнергә, тренажер залына атнага 2 тапкыр булса да йөрергә хыялланам. Вакыт таба алуыма гына ышанып бетә алмыйм, болай да атнаның 7 көнендә дә тренировкалар минем (3 көн бассейнга, 4 көн бәкедә коенырга барам, җәен бәкене йөгерү һәм велосипедта йөрү алыштыра). Эш тә күп вакытны ала. Әле гаиләмнең дә үз планнары бар. Алар да тормышка ашар дип ышанам.

Барлык газета укучыларга сәламәтлек телим – ул безнең төп байлык. Калганнарына үзең дә ирешә аласың. Яңа елда һәркем тормышына ниндидер яңалык кертсен иде, һәркемгә шатлык һәм канәгатьлек китерә торган эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек булсын.

Айгөл РӘХМӘТУЛЛИНА,
“Төмән вакыты” телеканалы журналисты.

* * *

Хөрмәтле “Яңарыш” газетасын укучылар!

Без тагын бер елны озатабыз. Ул укучыларыбыз өчен шактый истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Мәскәүдә дөнья күргән “Россия халыкларының хәзерге әдәбияты: поэзия” антологиясе “Ел китабы” бәйгесендә җиңү яулады. Анда 57 телдә 229 шагыйрьнең әсәрләре бастырылган. Әлегедәй җыентык бер генә илдә дә юк. Күп текстлар антология өчен махсус тәрҗемә ителгән. Китапта Галия Каричева-Абайдуллина, Сәгыйть Сагитов, Клара Кучковская, Мөнирә Хөснетдинованың себертатар телендәге иҗат җимешләре урын алган.

Сезне чын күңелдән Яңа ел белән тәбриклим. Йортыгызга шатлык, бәрәкәт насыйп булсын. Яңа елда да “Яңарыш” редакциясе һәм хәбәрчеләр төбәгебезнең татар халкы тормышы турында тулы, ышанычлы мәгълүмат бирүчеләр булып калсыннар, яхшыны сакласыннар, гел үсәргә тырышсыннар. Интернет чорында да “Яңарыш” өлкә татарларын берләштерә. Киләчәктә дә элемтәләр нык булыр.

Гөлнур ӘХМӘТОВА,
өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәре.

* * *

2017 елда мин, ниhaять, 10 елга сузылган укуымны тәмамладым! Аспирантураны тәмамлап диплом алдым hәм мина «Вокал, актерлык осталыгы, cәхнә теле укытучысы; театр hәм кино актёры» квалификациясе бирелде. Укуым тәмамланса да, Казан мине барыбер үзеннән җибәрәсе килми - hаман төрле проектлар чыгып тора. Ләкин минем туган ягыма кайтасым килә, анда минем әнием, якыннарым, иҗатташ дусларым... Руслар, “Где родился, там и пригодился” - дип әйтәләр , бу мәкаль миңа туры киләдер...

Шулай да, үземнең Казанда үткән ун еллык тарих битен әйләндерсәм дә, мин Татарстанга рәхмәтле: биредә минем якын дусларым, иҗатташларым, укытучыларым hәм аралаша торган татар эстрадасы артистлары барлыкка килде. Алар минем йөрәгемнең бер почмагына кереп уелганнар инде!

Ә инде 2018 ел барыбызга да бары тик сөенечле мизгелләр китерер, һәрбер кешенең йөрәк түрендәге хыялы чынга ашыр дип өметләнеп калам. Бары тик тырыш hәм түземле булырга кирәк.

Ел башында без дә - Төмән өлкәсе артистлары белән тамашачыларыбызга сюрприз - яна концерт программасы әзерлибез. Яраткан тамашачыларыбыз, дусларыбыз, сезнең белән очрашуны без түземсезлек белән көтеп калабыз! Матур җырлар, күңелле юмор hәм дәртле биюләр сезнең күңелегезне 100%ка күтәрәчәк. Хөрмәтле дуслар, барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Кыш Бабай белән Кар Кызы сезгә hәм якыннарыгызга күп итеп, өеп-өеп саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, уңышлар китерсен! 

Рада ГЛАЗЫРИНА, яшь жырчыбыз, Салават Фәтхетдинов укучысы,
халыкара, республика, өлкә җыр конкурслары лауреаты.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836