#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа елга – яңа уңышлар белән

последние и лучшие новости искусства в мире

4-7Төмән дәүләт университеты галимнәре Яңа 2019 елга горурланырлык зур уңышлар белән аяк бастылар. Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды (дәүләт коммерциячел булмаган федераль учреждение, Россия Федерациясе хөкүмәте карамагында) грантлар бәйгесендә университет галимнәре тарафыннан тәкъдим ителгән 12 проект хупланган. Алар арасында Тубыл педагогия институтының социаль-педагогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина җитәкчелегендә “Көнбатыш Себер этнокиңлекләрендә лингвокультурологик реконструкция” темасына башкарылган проекты да югары бәяләнде.

Гүзәл Җәгъфәр кызын казанышлары белән котлап, фәнни хезмәте, киләчәккә планнары белән кызыксындык. Галимә: “Россия Федерациясе халыкларының телләрен саклау һәм үстерү дәүләтебезнең стратегик бурычы булып тора. Чөнки, беркем өчен дә сер түгел, күп телләр югалу, бетү сызыгында торалар. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча Көнбатыш Себердә яшәүче җирле халыкларның телләренә бөтенләйгә югалу куркынычы яный. Шул сәбәпле, әйтелгән территориядә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын төптән өйрәнү галимнәр алдында зур бурыч булып тора. Бу эшне башкарыр өчен, билгеле, теләк кенә җитми, дәүләт тарафыннан рөхсәт һәм матди ярдәм дә кирәк. Шуны күздә тотып, без фондның грантлар бәйгесендә катнашырга булдык. Гаризаны Мәскәүгә 1 августта җибәргән булсак, нәтиҗәсе декабрь ахырында билгеле булды. Проект төзү эшен коллегаларым – филология фәннәре докторы, профессор Елена Ермакова, филология фәннәре кандидаты, доцент Майя Прокопова, педагогия фәннәре кандидатлары, доцентлар - Галина Ечмаева, Елена Клименко, Надежда Буслова белән бергә башкардык. Проект 3 елга дип каралган, грант бәясе 1 млн 700 мең сум тәшкил итә. Проект буенча беренче чиратта Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларына, аннары Көнбатыш Себернең көнчыгыш өлешенә экспедицияләр оештырылачак. Көнчыгыш өлешенә Новосибирск, Томск, Омск, Кемерово, өлешчә Алтай өлкәләре керә. Бу якларда себер, бараба, тәбриз, тара татарлары телен, көнкүреш тормышын, гореф-гадәтләрен дә төптән өйрәнәчәкбез. Экспедициягә чыгып китәр өчен безгә махсус җиһазлар, замана технологияләре дә булдырырга кирәк булачак. Грант акчасын фәнни хезмәтләрне китап итеп бастырырга да тотачакбыз. Аннары безнең төп бурыч - лингвистик IT-платформасы булдыру. Биредә Тубыл педагогия институты галимнәренең төрле проектлары, фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук геомәгълүмат, Көнбатыш Себердә яшәүче халыклар телен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен программа биреләчәк. Онлайн семинарлар һәм конференцияләр үткәреләчәк. Бу эшкә студентларны, туган тел укытучыларын, Россия галимнәрен, башка югары уку йортларының фәнни коллективларын тарту, берләштерү юлы да карала. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә Тубыл педагогия институты Казан федераль университеты, С.Суразаков исемендәге Алтаистика фәнни-тикшеренү институты галимнәре арасында фәнни хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре булдырылган. Әлеге грант Тубыл педагогия институтының фәнни өлкәсендә башкарган хезмәтен дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Форсаттан файдаланып, безгә эшләргә теләк, рухи көч биреп, мөмкинлекләр булдырган Төмән дәүләт университеты җитәкчесе Валерий Фальков, фән һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча проректор Андрей Толстиков, Тубыл педагогия институты ректоры Сергей Шиловка рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836