#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Якташлык” оешмасы утырышы узды

последние и лучшие новости искусства в мире

51-5Күкрәнде, Ләчек, Кече Кундан авылларында туып-үскән, башлангыч сыйныфларны үз авыллары мәктәпләрендә укып, урта белемне аларның күпләре Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә алганнар. Күп еллар үтсә дә, балачак, яшьлек еллары онытылмый. Сабакташлар очрашып, биредә укыган елларны искә алдылар. Мәктәпнең актлар залында кунакларның игътибарына мәктәп, себер-татар мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары башкаруында җырлар, матур чыгышлар тәкъдим ителде. Очрашуның икенче өлешендә “Якташлык” иҗтимагый оешмасының проекты, рәисе, әгъзалары сайланды. Чараны оештыручы Әкрам Ибраһимов белән әңгәмәдә ул оешманы оештыру максатлары, киләчәккә планнары белән таныштырып:

- Бөек Ватан сугышына кадәр Күкрәнде, Ләчек, Олы Кундан бер авыл советына кергән. Олы Кундан авылы беткәч, хәзерге очрашуда Кече Кунданнан килгән якташларыбыз катнашалар. Бу авылларны берләштереп бер иҗтимагый оешма булдыру кирәк дигән фикергә килдек. Оешмада һәр авылдан вәкилләр була. Алар бүгенге көндә авылда яшәмәсәләр дә, туган авылларына ярдәм итәргә теләк белдерделәр. Чөнки кече авыллар югалып, авыл урынында кычыткан үсеп утырганын күрү безнең өчен бик авыр. Безнең әби-бабайлар яшәгән авылларның үсешен күрәсебез килә. Ә инде бүгенге җыелышка килгәндә, аның максаты - халыкның фикерен белү. Кирәкме бу оешма, әллә юкмы? Ә оешманы без татар авылларын берләштерү, авыл халкының проблемалары булса, аларга ярдәм итү, мәдәниятебезне, традицияләребезне саклау, яшь буынга тапшыру максаты белән оештырдык. Без иҗтимагый оешмалар законына таянып эшлибез. Бүгенге чарада бу оешманы булдыру өчен без карар кабул итәргә тиешбез. Аннары уставын кабул итәчәкбез.

Һәр иҗтимагый оешманың идарә рәисе булырга тиеш. Бүгенге чарада ачык тавыш бирү юлы белән рәисен дә сайлаячакбыз. Планда үзебезнең сайтны булдыру, - дип сөйләде.

Бердәмлеккә чакырган очрашуда Азат Вәлитов, Тимергали Мирасов, Күчүм Гайсин, Алим Мирасовларның төпле фикерле чыгышлары яңгырады. Оешманың идарә итү составына Күкрәнде авылыннан – 6, Ләчек авылыннан – 6, Кече Кундан авылыннан - 3 кеше сайланды. Алар авыллардан читтә яшәсәләр дә, якташларына ярдәм итү фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр. Идарә рәисе итеп бертавыштан Әкрам Ибраһимов сайланды.

Күкрәнде мәчете имамы Күчүм Гайсин әби-бабаларыбыздан күчеп килгән динебезне онытмыйк, башлаган эшләрегез хәерле булсын дигән теләкләрен юллады. Бер очрашу - үзе бер гомер, дип әйтәләр. Яхшы ниятләр белән оештырылган очрашуда яңа туган “Якташлык” оешмасына озын гомер телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836