#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ялутор җиренең данлы механизаторы

последние и лучшие новости искусства в мире

7-2Кулик авылына килеп кергәндә, Әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашлары Закир Егоров исеме бирелгән урамда «Иң яхшы ветеран хуҗалыгы» дип язылган такта эленгән матур йортта хезмәт ветераны, данлы механизатор Рәшит абый Галиев яши. Бу көннәрдә ул «Ялутор районының 100 еллыгы уңаеннан» дигән истәлекле медаль белән бүләкләнде.

Рәшит Хәйрулла улы 1939 елның 26 октябрендә Аксарай авылында Мәликә һәм Хәйрулла Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе «Искра» колхозы рәисе була. Рәшит Хәйрулла улы 7 нче сыйныфны тәмамлагач, ташучы булып эшли башлый. 1958 елның 5 октябрендә илебез каршындагы бурычын үтәргә - Ватан чикләрен сакларга китә. Хезмәтен үтәп, авылга кайткач, киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге алып, хезмәт эшчәнлеген колхозда тракторчы булып башлап җибәрә. 40 еллык хезмәт юлында Рәшит Хәйрулла улы комбайнчы, ремонт бригадасы механигы, трактор бригадасы бригадиры, колхоз идарәчесе булып эшли, шулай ук алтын куллы хезмәткәрне Кулик авылы кырчылар бригадасы бригадиры итеп тә билгелиләр. Киров исемендәге колхозда намуслы хезмәт иткәне өчен Рәшит Галиев дистәләгән грамота һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1973 елның 10 декабрендә Бөтенсоюз социалистик ярышларында ирешкән зур уңышлары өчен аңа «Социалистик ярышта җиңүче» исеме бирелә. Шул ук елның 11 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән ул «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнә. Аннары 1976 елның 23 декабрендә югары күрсәткечләре өчен өченче дәрәҗә «Дан ордены» алуга ирешә.

Рәшит Хәйрулла улы тормыш иптәше Рәхилә Хәмит кызы белән бик матур гомер итеп 4 бала үстерәләр. Инде 11 оныгы һәм 11 нәбәрәсе өчен игелекле, зирәк, яраткан бабай ул. Данлыклы тракторчы гомер буе умартачылык белән мавыга, һәвәскәр аучы була, Рәхилә Хәмит кызы белән бергә бакчачылык белән дә шөгыльләнә. Бу хезмәт сөючән гаилә ел саен яхшы уңыш җыеп алалар. Нинди генә кайнатмалар, кабымлыклар әзерләмиләр алар! Килгән кунакларны һәрвакыт киң колач, якты йөз белән каршы алалар. Ә 2012 елдан бирле Рәшит Хәйрулла улы авыл мәчетенең алыштыргысыз мулласы булып тора. Галиевлар гаиләсе авылда һәрвакыт хөрмәттә.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836