#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямбай мәчетенә 130 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

26-5Ураза бәйрәме көнне нәкъ Ямбай авылы уртасындагы мәһабәт мәчет тирәсендә тантаналы бәйрәмгә халык җыелган. Күз явын алырлык, нурлар чәчеп торган мәчеткә 130 ел тулган. Гасырлар дәвамында ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән ул. Әмма, дәһшәтле еллар аны сындыра да сыгылдыра да алмаган. Бүген ул тагын да ямьлерәк, тагын да нурлырак. Аның тирәсендәге хәтфәдәй ямь-яшел чирәмдә сәхнә, кунакларга урындыклар, чатырлар, Нигъмәтулла хаҗиның тормыш юлын хәтерләткән экспозицияләр белән тулы павильон һәм башка бәйрәмчә бизәлешләр урнаштырылган.

Шушы мәчетне 19нчы гасырда бай кеше – Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков төзегән. Ул үзенең акчасына 10лап мәчет булдырган. Картлар әйтәләр: “Авыл 1881 елгы янгында урам башыннан башлап, ахырынача янып беткән”, - диеп. Янгында йортсыз калучыларга ярдәм итүче дә Нигъмәтулла хаҗи булган. Ямбай авылын аякка бастыручы, танылган шәхесне искә алу көне югары дәрәҗәдә узды. Бәйрәм белән котларга күпсанлы кунаклар килгән: Төмән районы башлыгы Светлана Иванова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, Төмән районының милли-мәдәни советы автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Төмән район Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә Думасы депутаты Александр Крупин. Алар мәчетнең матурлыгын, архитектурасының үзенчәлеклелеген, югары сыйфатта булуын билгеләп үттеләр.

Вакытлыча Төмән өлкәсе губернаторы вазифасын үтәүче Александр Моор исеменнән Евгений Воробьев бәйрәм һәм юбилей белән котлау сүзләрен җиткерде.

Әлбәттә, Нигъмәтулла хаҗиның кем булуына, аның эшләгән эшләренә басым ясалды. Сәүдә үсешенә, мәчетләр төзүдән башка, дини училище төзетеп, аны ачып, елына 200ләп шәкерт һәм укытучыларга түләп торган. Нигъмәтулла хаҗи беренче мөселман китапханәсен оештырып, күп илләрдән китаплар китерткән, аларның саны 2 меңнән арткан. Революциядән соң, 1917 елда дини училище укытучылар семинарына әйләндерелә, озакламый ул ябыла. Аннан алып чыккан китапларның бер өлеше ягыла. Төрле елларда мәчеттә яңадан-яңа оешмалар эшли: колхоз идарәсе, сөт заводы, пионерлар сарае, музыка мәктәбе. Һәм, ниһаять, 1989 елда мөселманнарга мәчет яңадан кайтарыла.

Бүгенге көндә мәчетнең архитектура комплексы шулардан гыйбарәт: мәдрәсә, китапханә, кунакханә, ашханә һәм кухня. Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков революциягә кадәр Россиядә икенче дәрәҗәдәге сәүдәгәр була. Гарәп, Франция, Палестина, Кытай, Сурия, Египет, Төркия илләреннән затлы тауарлар китертә.

Татар халкының бөек улы Нигъмәтулла хаҗи 1901 елны дөньядан китә. Аның туганнары, балалары кулаклаштыруга эләгәләр. Күбесе үлә, ил буйлап таралышалар һәм кайберләре чит илләргә китәләр. Аның бер генә оныгы - Арифә кала. Ул Яңа Атьял авылында (бабасы анда да мәчет төзеткән) төпләнә. Аның балалары Төмәндә яшиләр. Мероприятиедә Нигъмәтулла хаҗиның оныкчыгы Эльмира Шарапова да (рәсемдә) чыгыш ясады.

Бәйрәмне тагын да бизәп, ямьләндереп Г.Габдуллин җитәкчелегендәге “Шытыр-Шатыр” ансамбле, “Пышны” коллективы (Җ.Касыймов) сәхнәдә үзләренең җырлары белән һәм уен коралларында уйнап халыкны таң калдырдылар. Шулай итеп кунаклар мул табыннарда сыйланганда концерт, Коръән сүрәләре, мөнәҗәтләр дәвам итте. Бәйрәм тантанасын Гөлфия Әмирова алып барды.

26-4Ямбай мәчете имамы Миркадәм хаҗи Әминовка зур оештыру эшләрендә өлкә диния нәзарәте, Төмән районы хакимияте, татар милли-мәдәни автономиясе ярдәм иттеләр. Табын әзерләүдә Ямбай халкы, күп аерым кешеләр булыштылар. Әйе, халкыбыз, милләттәшләребез киң күңелле, кунакчыл һәм ярдәмчел, мондый чаралар уздырганда һәркем бик теләп ярдәм итәргә әзер тора.

Оештыручы А.Алтынгузин З.Садыйковка, Ямбай хакимиятенең эшмәкәр яшьләр оешмасына, авылдашларына зур рәхмәтен юллады.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836