#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җыр-моңнан аерылмыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

13-9Журналист һөнәре кемнәр белән генә очраштырмый да, нинди генә язмышларның шаһиты итми. Яз кояшы күңелләрне күтәргән бер мәлдә, берсеннән-берсе талантлы ханымнар редакциябезгә килә торалар. Татар хатын-кызларының уңганлыгына бу көннәрдә чын күңелдән инандык. Алар: тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, югары белемле, аш-суда, эшләрендә оста булуларына шик тә юк. Бер-бер артлы алар турында язу күңелләрне сөендерә. Без язачак чираттагы ханым - Әнисә Сәетрәхим кызы Усманова бакчаны, гөлләрне бик ярата икән. Ул чәчкә-гөлләргә тере җаннар итеп карый. Чәчәк аткан чорларында алар белән сөйләшә, канатланып күбәләктәй үзе дә очып йөри кебек. Ә инде беренче кыраулар төшкәч, каралып өшегән чәчкәләрне күреп йөрәге әрни, аларга җан җылысын өрердәй була.

Әнисә ханым Ямбай авылында туып-үскән кыз, шунда ук урта белемне ала һәм Төмән педучилищесын тәмамлаганнан соң, юллама белән туган авылына кайтып “Тополек” исемле балалар бакчасында тәрбияче булып 2 ел эшли. Шул ук балалар бакчасында тырыш, намуслы кыз методист һәм берничә елдан соң бакчаның мөдире булып 10 ел хезмәт итә. Үрмә гөлләр төсле бер өскә үрмәли башлаган кыз бер урында туктап калмый, бер-бер артлы ике югары уку йортын тәмамлый: Тубыл педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында һәм Свердловск педагогия институтында укытучы-дефектолог һөнәренә укып чыга. Бүгенге көндә Әнисә ханым шул һөнәр буенча өлкә реабилитацияләү үзәгендә инвалид балалар белән эшли.

Аңа кадәр 1983 елдан башлап 2005 елга кадәр Ямбай ятим балалар йортында директор булып хезмәт итә. Барлыгы 23 ел ятим балалар йортын җитәкләгәннән соң, лаеклы ялга китә. Мин пенсиядә дип, өйдә утырып куймый.

“Эшем бик кызыклы һәм кирәкле, төрле кешеләр белән очрашам”, - ди ул. Чыннан да яңа туган балаларны кашык тотып ашарга, тәпи йөрергә өйрәткән кебек, үзәккә килгән гарип балаларны тормышта яшәргә өйрәтү үзе үк һөнәреңне яхшы белүне һәм осталык таләп итә. Балаларга үз-үзләрен карарга, ашарга пешерергә, энә-җеп алып төймәләр, киемнәрен тегәргә, бәйләргә һәм җәмгыятьтә үзләрен тотарга, кешеләр белән аралашу һәм башка бик күп эшләргә өйрәтәләр. Әле бит кайсыларының куллары тотмый, башта массаж, гимнастикалар ясыйлар. Шулай ук бәйрәмнәрне, төрле чараларны бергәләшеп матур итеп уздыралар. Әнисә ханымның яшьтән үк тормыш юлы балалар белән бәйле, ул алардан башка яшәү рәвешен күз алдына да китерә алмый. Ул намуслы, тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына, шулай ук дәүләт бүләкләренә лаек була. Ул халык мәгарифе отличнигы, Россиянең атказанган укытучысы һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына ия, хезмәт ветераны.

Әнисә Сәетрәхим кызының гаилә тормышы да уңышлы бара. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр, икесенә дә югары белем, үрнәк алырлык тәрбия бирәләр. Тик тормыш юлы һәркемнең дә түгәрәк булып тормый шул, моннан 10 ел элек тормыш иптәше бакыйга күчә. Әнисә ханым бүген үзләре төзегән, балалар үстергән йортта көн күрә. Яз җиткәнне ул көтеп ала, чөнки алар йорты тагын да гөлбакчага әйләнәчәк. Кызы, улы Ямбай авылында үз гаиләләре белән янәшәдә генә яшиләр. Аның 4 оныгы, шатлык, бәхет өстәп, әбиләре янына килеп керәләр. Оныклардан да татлы кем бар соң, аларны күргәч, Әнисә ханымның йөзләрендә елмаю балкый, ару-талулары онытыла.

“Дуслык” татар халык хорына Әнисә ханым 2006 елдан башлап йөри башлый, аны Әлфирә Әйтбаева чакыра. Беренче репетициягә хорның җитәкчеләре Мирхәйдәровлар йортына бара. Әлбәттә, алар аның күңеленә хуш киләләр. Ягымлылыклары белән үзләренә тартып торалар, якты йөз белән аны хорга кабул итәләр. Менә инде 11 ел ул хорга бик яратып йөри. Әнисә ханым белән әңгәмә корганда аны нидер борчыганын сизеп алдым. Баксаң, хорның киләчәге борчый икән үзен.

- Өлкәбездә бердәнбер “Дуслык” татар халык хоры. Аңа күпме көч куелган. Мин аның юбилейдан соң да яшәп калуын теләр идем. Әлбәттә, барысы да Әсмабикә белән Әбделхәким Мирхәйдәровлардан тора. Алар бит бер тиенсезгә эшләп йөриләр. Кабатлап әйтәм, өлкәдә бердәнбер татар хоры, халык бик ярата. Ярату белән генә хорны яшәтеп булмый. Яшьләр арасында андый хорны татарларга яңадан булдыру мөмкин түгел. Бөтен җиһанга: “Ярдәм итегез, татарлар уяныгыз!”, - дип кычкырасы килә. Күгебездә милли горурлыгыбыз - “Дуслык” татар халык хоры мәңге сүнмәсен иде”.

- Әнисә ханым, “Дуслык” хорына ярдәм кулы сузучылар булмый калмас әле, хәзерге заманада бернинди матди ярдәмсез, үзләреннән-үзләре яшәп килү могҗизага тиң бит.

Ходай кушса, хор яшәп калыр, аны бетерергә юл куймаслар. Әнисә ханым кебек тынгысыз җаннар күбрәк булган саен, безнең киләчәгебез яктырак, ышанычлырак. Ул кечкенә чагыннан җырга-моңга һәвәскәр, мәктәптә, педучилищеда хорда җырлап үскән.

Ходай сезне сәламәтлектән аермасын. Шулай җырлап, күңелле яшәгез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836