#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилеең белән, Хәмидә!

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу тормышта үз урыннарын табып, зур дәрәҗәләргә ирешкән, халкыбызның ихтирамын яулаган шәхесләребез арасында күркәм, олы йөрәкле хатын-кызлар күп.

Шундыйларның берсе – Хуҗайлан мәктәбе укытучысы, хөрмәтле коллегам Хәмидә Фәтхулла кызы Речебакиева 3нче октябрьдә 75 яшьлек юбилеен каршылый.

Хәмидә Фәтхулла кызы – минем балачактан аралашып укыган сабакташым. Икебез дә Төмән төбәгендәге Хуҗайлан мәктәбе укучылары булуыбыз белән горурланып яшәдек һәм яшибез. Очрашкан саен мөхтәрәм укытучыларыбыз: Якуб абый һәм Рәшидә апа Зәнкиевларны, Туктабикә апа Шихованы, Кафия апалар Фәйзуллина һәм Речапованы, Альберт абый белән Фазилә апа Урамаевларны, Тукай абый белән Рәшидә апа Суючевларны һәм башкаларны сагынып искә алабыз. Бакыйга күчкәннәрнең урыннары җәннәттә генә булсын, исәннәргә бәхетле озын гомер юллары телибез һәм зур рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Өлкән яшьтәге кешеләрне хатирәләр яшәтә, диләр. Чынлап та, шулай булса кирәк. Якты йолдыздай балкып, күңел сандыгымда еракта-тирәндә бикләнеп сакланган мәктәп еллары калкып чыга.

Кечкенәдән үк белемгә омтылып үскән тырыш кыз Хәмидә уку алдынгысы иде. Җәмәгать эшендә дә актив катнашучы укучыларның берсе булды.

Мәктәп сәхнәсеннән төшмәде: җырлый да, бии дә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче дә, төрле конкурс, олимпиадаларда да җиңүче ул иде. Яхшы укуы өчен бер елны илебезнең башкаласы Мәскәүгә баруы истә калган.

Хәмидә белән уй-теләкләребез дә бердәй булган, күрәсең. Урта мәктәптән соң, укытучы булу теләге безне тагын Тубыл пединститутында очраштырды һәм аны да уңышлы тәмамладык.

Хәмидә институттан соң юллама буенча Исәт районында эшләп алып, бер елдан соң туган авылы Хуҗайланга кайта һәм монда төпләнә. Башта озайтылган группада тәрбияче, аннан соң немец, рус, татар телләрен укыта. Ходайдан бирелгән мөгаллимлек сәләте, телләргә, балаларга булган мәхәббәт аны һаман иҗади эшләргә рухландырып тора.

Хәмидә Фәтхулла кызы үзенең бергә эшләгән яшь укытучыларының, стажлы коллегаларының ярдәмчесе, киңәш бирүчесе иде. Озак еллар район, мәктәп методик берләшмәсенең тирән белемле җитәкчесе булды. Ул бик оста оештыручы. Хуҗайлан мәктәбендә, районда барлык үткәрелә торган чараларның, класстан тыш кичәләрнең, бәйрәмнәрнең сценарийларын төзеде, килештерде.

44 еллык иҗади хезмәте бер мизгел кебек кенә үтеп киткән. Аңа багышлап җирле шагыйрьләребез Рәшидә Зәнкиева, Галия Абайдуллина шигырьләр дә язалар. Иң олы, дәрәҗәле коллегасы Рәшидә Шәрифулла кызы Зәнкиева язган “Ялкынлы Хәмидә” исемле шигырьдән өзекләр китерәм.

Мактаулы исемне алган
Данлы укытучы да.

Үз телен дә, рус телен дә,

Дус телен белүче дә.

Кимсетелгән телен яклап
Чаралар күрүче дә.

Үзе үрнәк өлгесе дә,
Оста тәрбияче дә.

Эзләнә, иҗат итә ул
Янып-көеп, җан атып.
Озак еллар дәвам итсен
Уңышлар чәчәк атып.

Хәмидә ханымның телләргә, милләтебезгә, укытучы һөнәренә булган чиксез мәхәббәте укучыларына һәм үзенең балаларына да күчкән. Менә алар: Фәрзәнә Зәнкиева, Нина Осипова, Галина Дмитриева, Зөлфия, Галия Шиховалар, Әлфридә Апшанова, Рита Хәлилова, Маһирә Азисова, Фирдия Суючеева, Альбина, Әлфия Алыковалар, Эмилия Апшанова һ.б.

Тормыш иптәше Рәшит белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Динара, Эльза һәм Динар – югары педагогик белемлеләр. Уллары Динар эшен үзгәртү сәбәпле, икенче югары белем алды - Төмән нефтегаз университетын тәмамлады. Олы кызлары Фәризә китапханәче һөнәрен алса да, хәзерге көндә үзенең шәхси эше белән шөгыльләнә.

Хәмидә Фәтхулла кызы мәктәптә бар тырышлыгын, сәләтен, көчен биреп эшләгәне өчен “Мәгариф отличнигы”, “Укытучы методист”, “РФнең атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Укытучының хезмәт юлында яулаган уңышларын бәяләп төрле-төрле Мактау кәгазьләре, дипломнар арасында укучыларыннан килгән күпсанлы котлаулар һәм рәхмәт хатлары саклана.

Хәмидә ханымның үз укучыларына биргән күңел җылысы мең рәхмәтләр булып кире үзенә кайта. Укытучы кеше өчен моннан да зур бәхет юктыр.

Гөлҗиһан ЗАКИРОВА. Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836