Март 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде мәдәният йортында Эльвира Голубева җитәкчелегендә “Зөбәрҗәт” җыр ансамбле барлыкка килеп, ике ел эчендә үзен өлкә күләмендә танытып өлгерде. Без алар белән “Өлкә татар мәдәнияте көннәре” кысаларында Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узган “Халык сәнгате” бәйгесендә таныштык. Игътибарыбызны, һич тә яңа төркем булганга түгел, ә бик тә матур чыгышлары белән үзләренә җәлеп иттеләр. Фольклор номинациясендә “Зөбәрҗәт” ансамбле күңел җылысы биреп әзерләнгән “Нардуган бәйрәме мөбарәк булсын” дигән күренеш тәкъдим итте.
Кырым татарлары халык җырын һәм Э.Голубева матур тавышы белән “Уйна, гармун!” татар халык җырын башкарганда мәдәният үзәге яңгырап торды. Җырчыларының тавышлары куелган, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, костюмнары да үзләренә килешеп торуы ансамбль җитәкчесенең үз вазифасына җитди каравын күрсәтте. Эльвира Голубева ансамбль турында: “Башта 8 хатын-кыз җырлый идек, күптән түгел Салават Мәүлетов безгә кушылды. Без татар халык җырларын гына түгел, эстрада, шулай ук рус телендә дә җырлыйбыз. Яңа гына оешсак та, район Сабан туенда, Төмәндә “Түре кичләре” фестивалендә катнаштык, концерт белән авылларга чыгабыз. Киләчәккә планнар күп, хәзер репертуарыбызда кырым татарлары җырлары бар, районда башкортлар, керәшен татарлары да күп яшиләр, тиздән аларны да халык җырлары белән куандырырбыз дип уйлыйбыз”, - дип сөйләде. Әлеге бәйгедә “Зөбәрҗәт” ансамбле 3 урынны яулады. Ә җыр номинациясе буенча Эльвира Голубева 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булып, өлкә татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы гала-концертында чыгыш ясады. Ак юл сезгә, зөбәрҗәтлеләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.