#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зәңгәр якут туйларын бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районының 95 еллыгына багышланган “Юбилеең белән, туган районым” дигән проектын Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре бик теләп дөньяга ашыра башладылар. Алар әлеге проект буенча районның хөрмәтле кешеләре белән берничә кызыклы иҗади очрашу планлаштырганнар. Һәм 12 февраль көнне Бумаер авылында яшәүче Әнүзә һәм Миннеәхмәт Исхаковларны юбилейлы даталары һәм зәңгәр якут (сапфир) туйлары белән котладылар. Юбилярлар беренче очрашуларын искә төшергәндә, шул бәхетле мизгелләрне яңадан кичереп, күзләре «янып» торды. Үзенең 65 яшен бәйрәм итүче Миннеәхмәт Хучиәхмәт улы:

- Хатыным белән клубта очраштык. Озакламый мин армиягә китеп, Владивостокта 3 ел хезмәт итеп кайттым. Корабльдә булганда буш вакытларда гармунда уйный идем. Бервакыт туганнарга сагынып “Туган авылым” дигән җырны җырлап утырганда, икенче корабльдән сигнал биреп, тагын бер татар җырын башкаруымны үтенделәр. Соңыннан белдем, ул егет минем якташым, Тубыл ягыннан татар егете булган икән. Әнүзә мине армиядән көтеп алды. Мин кайткач, 1972нче елның 8 ноябрендә, авыл советына кереп никахыбызны беркетеп чыктык та, бөтен авылга туй гөрләттек, - дип сөйләде. Әңгәмәгә Әнүзә Шәйхетдин кызы да кушылып:

- Диңгезче матур егетне үземә каратканга кызлар көнләштеләр дә инде, - дип елмайды. - Аллага шөкер, 45 ел бергә бәхетле гомер кичерәбез. Ул киң профильле белгеч буларак, колхозда төрле техникада, мин фермада сыер савучы булып эшләдем.Үзебез дә зур хуҗалык тоттык, хәзерге көндә дә, лаеклы ялда булуга карамастан, хайваннар асрыйбыз, бакчада җиләк-җимеш үстерәбез. Яшәгәндә, билгеле, төрлесе булды, иң мөһиме – тормыш юлыннан иңне-иңгә терәп бер сукмактан атлыйбыз, - диде сүзен йомгаклап. Юбилярлар 5 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озатуларын, ә бүгенге көндә Исхаковлар токымын 12 оныклары дәвам итүен горурланып сөйләделәр. Бәйрәм тәмамланып, кунаклар таралгач та, күңел Бумаер авылындагы һәркемне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алучы Исхаковлар йортына тартылып торды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836