#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җан җылысын бүләк итеп

последние и лучшие новости искусства в мире

51-7Һәр авылда да сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булган кешеләр бар. Шуны күздә тотып, ел саен Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре төрле чаралар уздырып торалар. Гадәт буенча, әлеге чаралар Инвалидлар көненә туры китереп үткәрелә.

5 декабрь көнне Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре “Игътибар белән җылытылган” акциясе оештырып, “Күңелеңне яхшылыкка өйрәт” дип аталган бәйрәм программасы белән үз карамакларында булган авылларга барып, очрашу кичәләре уздырдылар.

Бу турыда күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Бу көнне күңелле миссия белән автобусыбыз тыгыз график буенча сәламәтлекләре чикле булган милләттәшләребез яшәгән йортлар тирәсенә килеп туктады. Алар өчен безнең килү чын-чынлап олы бәйрәм булды. 51-6Безнең тарафтан әйтелгән һәр котлау сүзе, изге теләкләр, җыр-биюләр, шигъри юллар Бумаер авылында яшәүче Гөлнур апа Калееваның, Күлавылда яшәүче Рамил Вагитовның күңелләренең нечкә кылларын тибрәндермичә калмаганына иманыбыз камил. Гомумән әйткәндә, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булган кешегә аралашу җитеп бетми. Аларның бит күбесе өйдә генә утырырга мәҗбүрләр, ят кешеләр белән аралашу комплексы да аларга хас. Якыннары аларның хәлләрен яхшы аңлап, күңелсез хәлләрдән сакларга, якларга тырышалар. Әмма алар да тулы тормыш белән яшәргә хокуклы. Нәкъ шуны аңлаган Калмаклар авылында яшәүче Шәүкәт Хисәметдиновның тату гаиләсе безне бик шатланып, күтәренке кәеф, мул табын әзерләп каршылады”, - дип сүзен башлады.

51-5Ару-талуны белмәс, изге күңелле күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Кактамак авылында яшәүче Рәкыя һәм Әхмәт Бикчәнтәевларга да кереп җан җылысын, зур булмаган бүләкләрен, котлау сүзләрен бүләк итеп чыктылар. “Алардан да рәхмәтле тамашачыбыз юктыр да безнең. Бу актив һәм дус гаиләгә һәрвакыт бик теләп киләбез. Быел Бикчәнтәевлар сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булганнар арасында оештырылучы “Ел гаиләсе” район бәйгесендә катнашып 1 урын алдылар һәм регионара этабында районыбызны лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр. «Яңарыш» газетабыз аша игътибар белән җылытылган” акциясен үткәрүдә зур ярдәм иткән җирле инвалидлар оешмасы рәисләре Зөлфирә Галеева, Халидә Сәйфуллинага олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Ильяс Бакиев.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836