tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Зур хөрмәткә ия булган укытучы истәлекләреннән

последние и лучшие новости искусства в мире

Рәйханә Хәбибулла кызы Алимова 1921 елда Омск өлкәсенең, Тевриз районы, Тайчи авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Җиң сызганып эшләргә аны балачактан әти-әнисе өйрәткән булса, ә мөгәллимә булу теләген – Тубыл татар педагогия училищесына укырга керергә тәкъдим иткән беренче укытучысы Зәкия Сагидуллина дөньяга ашырырга булышкан. Тубыл шәһәренә ул беренче караштан ук гашыйк була. Күңелендә нинди хисләр тудырганы турында ул соңыннан, укытучы булып җитешкәч, укучыларына сөйләячәк! Рәйхана апа үзенең хыялына хыянәт итмәде. Хәтта училищены тәмамлап, кулына таныклык алган көн Бөек Ватан сугышы башланган көнгә туры килсә дә. Икенче көнне үк курсташ егетләре фронтка китәләр, ә кызлар авылларга юл алалар.

Рәйханә апаның истәлекләреннән: ”Туган өем белән соңгы тапкыр саубуллашып, 1941 елда Тубылга укытырга килдем. ОкрОНОга кергәч, бер татарга охшаган кешегә русча исәнләшеп дипломымны суздым. Ул миңа: ”Кызым, татар икәнсең, кайсы тирәгә урнашасың килә?” – диюгә, Мин: “Шәһәргә, якын тирәгә, читтән торып укырга ният бар”, - дидем... Бу - Мөхәммәтулла абый Урамаев белән беренче очрашуым булды. Соңыннан Тубылның 15 санлы мәктәбендә бергә эшләдек...”

Рәйханә апаның хезмәт юлы 1941 елда Юршак авылында башлана. Аннары ул 1942 елда – Үләртеш, 1943 елда – Коллар, 1944-1946 елларда – Сатылган, 1946-1977 елларда Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә эшли. Нәкъ биредә аның педагогик таланты ачыла. Ул читтән торып Тубыл педагогия институтын тәмамлый, җәмәгать эшендә актив катнаша, башлангыч классларда укытып, интернатта тәрбияче булып эшли. Үзенең фидакарь хезмәте өчен Рәйханә апа мәктәп укытучылары, хәтта Тубыл татарлары арасында беренче булып “Мәгариф отличнигы” дигән исемгә лаек була. Бүгенге көндә дә өлкән яшьтә булуына карамастан, ул шигырьләр яза, коллегалары белән аралаша. Үзе турында апа менә нәрсә дип яза:

- Мин 15 мәктәпкә 1947 елда 13нче урта мәктәп, 50нче балалар йортында укытып йөргән җирдән күчтем. Директорыбыз Әминә апа Хәлитова, заучыбыз Хәсәнә Маметьевна Мөхәммәтчанова иде. Миңа 4 класс туры килде. Балалар гел зурлар (переростоклар). Тормыш авыр еллар, өс-башлары бик юкадан, күбесенең йөзләре нурсыз, азык җитешми, белем дәрәҗәләре түбән, хәтта, тапкырлау таблицасын белмәүчеләр дә бар. Китап-дәфтәрләр җитешми. Искитәрлек, шундый авыр хәлләрдә укыган балалар үзара дуслар, сүгенү юк, урлашу дигән кешене түбәнчелеккә тарта торган гадәтләр юк. Бу укучыларым 5-6 класстан узмасалар да үзләренә тормышта туры юл таптылар, гаилә кордылар, һөнәр алдылар: Флор Алеев - механик, Заһид Ибраһимов Омскида мотор заводында эшләп пенсиягә чыкты, Мөхәммәт Сәитов столяр булып эшләгән урынында зур ихтирамга ия булдылар. Аларның гаилә тормышлары матур, балалары тәрбияле. Аларның балаларын да укытырга туры килде. Болар 38 укучыдан 3 кенә мисал, калганнары да шулай. Өченче елны Әминә апабыз пенсиягә чыкты. Директор булып Изил Бәдретдин улы Гарифуллин, тарих укытырга Мансур Ханнан улы Айданов килделәр, болар инде мәктәпкә нур чәчүче яшьләр иде. Мәктәпкә яшьлек нурлары бөркелде. 6-7 класслардагы яшь ягыннан зур гына кызлар: Фәүрия Сәитова, Гайшә Бәширова, Нурия Шәипова түгәрәкләрдә актив катнашып, шәһәр күләмендә артка калган мәктәпкә үсеш чаткыларын күрендерделәр. Мин эшләгән 1947-1976 елларда түбәндәге татар җитәкчеләре булды: Әминә Хәлитова - директор, Изил Гарифуллин - директор, Бикбулат Бикташевны, ярты ел эшләгәч, горОНОда татар мәктәпләренә әһәмият азлыгын күсәткән өчен милләтче дип эштән чыгардылар. Мөнир Байбиков - завуч, Зиннур Бекшенев - завуч, Камал Моратов - директор, Равилә Сафина - завуч, Җәзилә Массагутова - завуч. Озак еллар эшләгән татар укытучылары: Мөнҗия Садыйкова, Мәхмүҗамал Ташбулатова, Нурия Мировалева, Рәйханә Алимова. Бу башлангыч класс укытучылары озак еллар эшләп лаеклы ялга чыктылар. Әнвәр Гаитов - физика укытучысы, хатыны Хөсни Харисовна - рус теле укытучысы, Гомәр Латфуллин - математика укытучысы, Асия Шәипова - татар теле укытучысы, Наил Маметов - география укытучысы, Сара Каюмовна - әдәбият укытучысы. Менә мәктәп китте гөрләп. Равилә Хәкимовна Сафина завуч булган чорда мәктәп шәһәр мәктәпләре арасында иң югары билгеләргә ия булды. Мәктәптә ыгы-зыгы юк, һәркем үз эшен белеп эшли. Минемчә, директор белән завучка без, татар укытучылары, бер дә авырлык китермәдек, үз эшебезне белә идек. Класстан тыш эшләргә түләү-фәлән юк, беркем кушмаса да, түләмәсә дә, гаиләмне, үз балаларымны онытып, класстан тыш түгәрәкләр оештырып балалар белән мәш килә идем. 1954-1957 елларда 5-8 классларда тарих укыттым. Нинди тыңлаулы, кызыксынучан балалар укыдылар. Дәресләремне соңгы итеп куюларын завучлардан сорый идем. Ә дәрестән соң күпме кирәк тарихи әсәрләр, өзекләр укырга була. 1957 елда бер башлангыч класска арткач, 1нче сентябрьдә мине тагын башлангычка алдылар. Мәктәпкә педучилищедан студентлар практикага йөри башладылар. Дирекция минем башлангычка төшүемне сорады. Класста 41 укучы. Бик зур теләк белән кайттым кечкенә кошчыкларыма. Боларны 4 ел укыткач, мәктәптә ямьсез хәл булды. Мәктәп торагында яшәүче укучыбыз кеше үтерде. Тәрбияче карт педагог пенсиягә китте. Егетләр - 9-10 класс укучылары - Тубыл, Вагай, Аромашево районнарыннан. Беркем барасы килми. Егетләр белән 12 ел эшләргә туры килде. Барлык коллектив әгъзаларын алып карасаң, барыбыз да хәлдән килгәнчә тырыштык, кимчелек китермәдек мәктәпкә. Мәктәпнең драмтүгәрәге - безнең икенче яшьлегебезнең үзәге иде. Яшь ягыннан төрле булсак та, рухи күтәренкелек зур иде. Шәһәр сәхнәсендә никадәр пьесалар куйдык. Татар халкы төрле авыллардан җыела иде. Людмила Станиславовна Мөслимова пионервожатый булып килгәч, түбән классларның класстан тыш эшләре бик җанланды. Пионер отряды җыеннарына бәйрәм яме өстәп ата-аналар аш-сулар әзерләп чәй эчүләр оештыра идек. Ата-аналар белән бәйләнешебез бик көчле булды. Алар, чакырган көнне, график буенча дежурствога килерләр, дәресләрдә утырырлар, шатлык-борчылуларын да укытучылары белән бергә уртаклашырлар. Хәзерге көндә дә безне, укытучыларны, алар зур ихтирам белән искә алалар. Бәйрәмнәргә эзерләнү гөр-шау килеп үткәрелә: һәр класс бәйрәмгә концерт номерлары әзерлиләр. Демонстрациягә чыгу һәр укытучы өчен мәҗбури иде. 1976 елда бик күңелле кичә үткәреп, ”Мәгариф отличнигы” билгесе белән, эш дәверемдә мәктәп, горОНО, горком, обком, мәгариф министрлыгы, “Белем” җәмгыятеннән бик күп бүләкләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп лаеклы ялга чыктым. Моны завуч буларак Җәзилә Массагутова һәм укучым Гөлфара Моратова оештырдылар, рәхмәт аларга. Безнең мәктәптә бер ел татар әдәбиятын укытып, Казанга кайтып китеп, балалар өчен әсәрләр язучы Роза Хафизовага багышлап язган шигъри хатымны беркетәм.

Кунак булып бер килсәнә, дускай,
Яшьлегеңдә торган шәһәргә.

Исән чакта күрешеп калыйк инде,
Күп калмады безгә яшәргә.
Биттә - җыерчыклар, ап-ак чәчләр,
Нигә төскә бик тиз үзгәрдек?
Чөнки сугыш канлы, яшьле булды,
Аның авырлыгын күтәрдек.
Яшь буынны тәрбия итүдә
Кызганмадык барлык көчебезне”.

Равилә КУТУМОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836