#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җайдаклар чабышта сынала

последние и лучшие новости искусства в мире

35-1725 августта Түбән Тәүде авылында Урал федераль округы чемпионаты, беренчелеге, шулай ук Тимур Насыйров истәлеге Кубогына дистанцион атлар чабышы уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен Россиянең төрле регионнарыннан чабышкы атлары белән җайдаклар җыелдылар. Мондый чара Түбән Тәүдедә Ринат Насыйров һәм Төмән өлкәсе ат спорты федерациясе, Төмән атлар үрчетү союзы инициативасы буенча 2015 елдан бирле үткәрелә.

Тимур Ринат улы – Төмән өлкәсендә узган атлар спорт ярышларында берничә тапкыр катнашкан якташыбыз. Аның шәхси аты Минелайм саф токымлы гарәп чабышкысы 2014 елда бөтенроссия ярышларында яшь атлар арасында чемпион булган.

Быелгы дистанцион атлар чабышының оештыручылары – Төмән өлкәсе ат спорты федерациясе, Төмән атлар үрчетү союзы, Төмән өлкәсе физик культура, спорт һәм өстәмә белем департаменты, Түбән Тәүде муниципаль район хакимияте, “Молоко” җитештерү компаниясе.

Һава торышы салкын утырды: я кинәт яңгыр яуды, я кояш чыкты. Шуңа да карамастан, Сартово юнәлешендәге кырда бәйрәм гөрләде. Атлылар 40, 80 чакрым дистанция буенча чабыштылар. 30 чыгыш ясаучы атлылар һәм атлар трассага иртәнге тугызда чыкканнар. Ярышларда гарәп, инглиз чиста канлы, кабардин, рус юртаклар, ахалтекинск нәселле атлар чабыштылар. Уртада сәхнәдә ут-диодлы экраннан узышу урыннарында, якын-тирәдә барган чараларны операторлар төшереп, күрсәтелде.

Бәйрәмне Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре – Ринат Гарифуллин, Стелла Шакирова алып бардылар. Сәхнәгә Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы урынбасары Олег Мулин һәм “Молоко” җитештерү компаниясе генераль директоры эшкуар Ринат Насыйров күтәрелеп, халыкны кайнар котладылар, спортчыларга уңышлар теләделәр. Коеп яңгыр яву сәбәпле, чатырда, Киндерле авылы мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов Коръән сурәләрен укып, Тимурны искә алды, ярышларга фатиха бирде.

Экраннан халык белән якыннан таныштыру өчен хуҗалары белән чабышкы атларның һәрберсен аерым күрсәттеләр. Атларның матурлыгына сокланмаган кеше булды микән!? Спортчылар арасында татар фамилияләре дә яңгырады: Зөфәр Әхтәриев, Регина Ногманова, Дарья Ваһапова, Илшат Вахитов, Гүзәл Болдакова, Дарина Әхмәтҗанова һәм башкалар.

Сәхнәдә шәп концерт барды. Мәсәлән, Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Пышны” ансамбле, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге, Түбән Тәүде мәдәният йорты артистларының һәм башкаларның чыгышларын якташларыбыз яратып карадылар. Мәйданда актив рәвештә яшьләрдән “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативын кабул иттеләр. Түбән-Тәүде ат спорты комплексы тәрбияләнүчеләре күрсәтмә чыгыш ясадылар. Төрле спорт уеннары оештырылды.

Урал федераль округы чемпионаты, беренчелеге, шулай ук Тимур Насыйров истәлеге Кубогы дистанцион атлар чабышы чемпионнары Владимир Шевчик (40 чакрым дистанция), Зөфәр Әхтәриев (80 чакрым дистанция) булдылар. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар акчалата премия һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836