#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Эцкен” атамасының мәгънәсе һәм килеп чыгышы

последние и лучшие новости искусства в мире

“Эцкен” дигән исемне Урал артының көньяк-көнбатышында яшәүче татарлар йөртә. Алар үзләрен: «Без – эцкен татарлары!” – диләр. Бу исем елгага да, авылга да кушылган – алар барысы да Шадринск районы, Курган өлкәсендә. “Эцкен” атамасының килеп чыгышы турында байтак кына легендалар бар, ләкин мин аларны дөрес дип тапмыйм.

Минем бәхеткә каршы, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевнең “Татар халык тарихы” дигән китабы кулыма керде. Татар халкыбыз турында күп кенә галимнәрнең хезмәтләрен укыдым, ә менә Мирфатыйх абый хезмәтен укыгач, күк йөзендә нәкъ яңа планета ачкан кебек булдым. Халкыбыз турындагы белемем бик сай икәнен аңладым. “Эцкен” сүзе – атамасына да бу китаптан-хезмәттән аңлатма таптым кебек. Мин телләр белгече, галим түгел, ә бары рус һәм татар телләре укытучысы. Шушы хезмәткә, Мирфатыйх абый ачышларына таянып “эцкен” сүзенең-атамасының мәгънәсен, килеп чыгышын ачыклый, аңлата алсам, миннән дә канәгать һәм бәхетле кеше булмас иде.

Башта Мирфатыйх абый хезмәтеннән мисал урынына өзекләр китерәм:

“Евразиядә саклар Геродот язмаларында теркәлгән. Геродот безнең эрага кадәр (б.э.к.) V гасырда яшәсә дә, әсәрләрендә б.э.к. VII-V гасырлар турында язган. Ул сакларны скыды (рус.скифы) кабиләләренә (племена) карата (VII, 64)”.

“Тагын шуны истә тотарга кирәк: Ибн-Фадлан (922 ел безнең эра) болгарлар арасында ъскълъ кабиләсе дә бар дип хәбәр итә. Монда беренче (ү-ы) ск фонетик комплексы алдыннан әйтелә торган (ы-ъ) булырга тиеш... Мондагы – лы кушымчасы башка төрки диалектларда – ды белән алыштырыла: ыскыды (скыды төрки этнонимы буларак, составында сака/съкъ кабиләләре күп булган бер халыкны белдерә. Скыды дигән этноним русчада сакау (д)-ны(ф) белән алмаштыру аркасында, скыфы /скиф булып үзгәргән”. (шул ук хезмәт, 349-350 б.)

Хәзер яңадан Ибн-Фадланга әйләнеп кайтабыз. 922 елда Багдадтан Болгар иленә, Болгар патшасы Алмас Шилки чакыруы буенча, илчелек (посольство) килеп төшә. Илчелек башлыгы Сусан ар-Расси, ә сәркатибе Әхмәд ибн-Фадлан була. Ибн-Фадлан: “Урта Иделдәге сакалибларның болгар, бәрәнҗар, суар, суас, эскеле (скиф), хәзәр һәм башка кабиләләр”, - булуы турында яза.

...Сакалиба этнонимы – түр этнонимы урнашканчы ук төркиләрне гомумиләштереп атаучы сүз...

... Болгар иленә килгән гарәпләр Болгар иле халкын да сакалиба дип атаганнар...” (шул ук хезмәт, 350 бит).

Минем игътибарымны Эскеле (скиф) кабиләләре җәлеп итте, чөнки минем халкымның да исеме (атамасы) Эцкен, алар бер-беренә бик якын, тәңгәл килгән: Эскеле – Эцкен.

Эцкен диалектына гына хас булган үзенчәлекләргә таянып “эскеле” һәм “эцкен” сүз-атамалары бер үк мәгънәне аңлаталармы, юкмы? Тикшереп карыйк.

Беренчедән, “ямьле” сүзе эцкен диалектында “ямьне” дип, “тәмле” сүзе – “тәмне” дип әйтелә. Күрәбез, (л) авазы эцкен диалектында (н) авазы белән әйтелә.

Икенчедән, “сачләрен үргәч”, “чәчләрен үргәч” эцкен диалектында “цәцләрен үргәц”; “яктылык сачып”, “яктылык чәчеп” эцкен диалектында “яктылык цәцеп” дип әйтелә.

Шулай булгач, “эчкеле” сүзе эцкен диалектында “эцкене” дип әйтелгән. Бу ике сүз бер мәгънәле сүзләр: эскеле халкы (скиф халкы) – эцкене халкы.

Өченчедән, “Эцкене” дигән үзатама эцкен татарларында 18 гасыр ахырына кадәр сакланган булырга тиеш, Эцкен авылында 1770 елда булган галим Паллас үзенең язмаларында “Ичкане” дип урыслаштырып яза. Күпмедер вакыт узгач, “Эцкене” сүзеннән (е) авазы төшеп кала: Эцкен халкы (урысча “Ичкинские татары”), Эцкен авылы (урысча село “Ичкино”), Эцкен елгасы (урысча река “Ичкина”).

Дүртенчедән, Эцкен авылы тирәсендә үткән гасырның 70 елларына кадәр 5 курган сакланган (скиф патшалары каберләре), алар ачылгач, көмеш кувшин, тәлинкә, кылыч-акинаки һәм башка әйберләр табыла. Бүгенге көндә рус авылы Могилево Эцкен авылына кушылган дияргә була. Могилево исеме юкка кушылмаган, ул авылның, шулай ук Эцкен авылының көнчыгыш ягында 40лап курган булган (скиф патшалары күмелгән), аларны русларның “старательләр бригадасы” (бугорщиклар) җимереп бик күп кыйммәтле әйберләр алганнар. “Возможно, часть вещей была из этих курганов... и сейчас хранятся в Эрмитаже Санкт-Петербурга...” (203 бит, Бәйрәмова Ф., “Дала Атлантидасы”).

Бу фактлардан чыгып әйтергә була, Эцкен авылы (Ичкино-Юлдус) җирләре күп гасырлар скиф кабиләләренең үзәге булып торган. Шулай ук, Ибн-Фадлан язмалары буенча, 922 елда Эцкен авылы булган, Эцкен авылында һәм аның җирләр(русча скиф) халкы яшәгән.

Ибн-Фадлан язмаларын документ итеп алсак, рәсми рәвештә әйтергә була: Эцкен авылында (русча Ичкино, хәзер Юлдус) эскеле (скиф) кабиләләренең нәселе - эчкен татарлары 922 елдан яшәп килә.

1963 елга кадәр Эцкен-Ичкино Мехон районында була. Шул ук елда зур үзгәрешләр вакытында Мехон районы бетерелә, авыл Шадринск районына күчерелә. Бу районда ике авыл бер үк Ичкино исемле булып чыга: берсе - татар, икенчесе рус авылы. Район түрәләре татар авылы халкының (дүрт-биш кеше) ризалыгын сорамыйча, авылга Юлдус исемен бирәләр – бу турыда беркайда да бернинди документ юк. Авыл исемен алыштыруны Шадринк түрәләре законсыз юл белән эшләгәннәр. Шулай итеп, авылның Ичкино дигән исемен юк итәләр. Бу эцкен татарларының борынгыдан килгән тарихын юкка чыгару өчен эшләнгән эш.

Имеш, эцкен татарлары руслар кебек бу якларга килгән халык, ләкин татарлар алданрак - 1556 елда килгән икән. Әйе, аз гына санда булган татарлар төркеме Сары Тау (Саратов) ягыннан берничә мең еллык тарихы булган Эцкен авылына эскеле-эцкен (скиф) татарлары янына килеп урнашканнар. Шул ук елны (1556) килгән татарлар кулъязмаларын башлап җибәргәннәр. 1556 ел – Эцкен (Ичкино) авылының нигезләнгән елы түгел.

Алда әйтелгәннәрдән чыгып шундый йомгак ясарга була:

Эскеле – эцкен. Икесе дә бер үк мәгънәне аңлатучы сүзләр, синонимнар.

Хәзерге эцкен татарларының чыгышы Болгар дәүләтендәге эскеле (скиф) кабиләләренә барып тоташа. Эскелеләр - эцкен татарларының ата-бабалары. Эскеле халкының нәселе (дәвамы) булып, “Без эцкен татарлары”, - дип горурланып бүгенге көнгә кадәр яшиләр.

Тимер Галим ЭЧКЕНИ,
Шадринск районы, Эчкени авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836