#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Элемтәләр өзелми

последние и лучшие новости искусства в мире

35-16Җан тартмаса, кан тарта. Бу әйтемнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Моңа тумышлары белән Түбән Кәминкәдән булган Хәсән Миннеголов, аның туганнары Камалетдин һәм Хәбир Низаметдиновларның дүртенче һәм бишенче буын балалары бер мең чакрымнан артык юл үтеп, әби-бабаларының туган ягына кайтып, 108 елдан соң туганнары белән күрешү оештырдылар. Чирмешәндә яшәүче Рамил Гыйрфанов әнисе Гөлминур (мәрхүмә) ягыннан ишетеп кенә белгән туганнары белән очрашты. Безнен әби-бабай, әни гомерләре буе туган якларына кайтып килү турында хыялландылар.

Исән вакытларында моны эшли алмадык, ә әнигә ничек булса да Татарстанга кайтып, туганнарны эзләп табарга сүз бирдем. Хәзер бит интернет заманасы. Әнинең Исрафил Гыйрфанов, дигәне хәтердә калган. “Сыйныфташлар” сайтында табып, хат язып, телефон номерымны калдырдым. Озак көттермичә Исрафил миңа шалтыратты, без озак сөйләштек. Төмән ягы белән Татарстан арасында ике атналап элемтә өзелмәде. Озакламый Себердәге туганнар килеп тә җиттеләр. Чирмешәннең “Безнең Чирмешән” район газетасының корреспонденты белән без тарих музеенда очраштык. Безнең белән очрашкач Кадрия ханымның исе китте - без барыбыз да татарча сөйләшәбез, мишәрчә. Сигез яшьлек Руслан да, ул инде бишенче буын, татарча белә. Мин туганнарыма бала вакытта әби-бабай сөйләгән “Камыр батыр” әкиятен кычкырып, сәнгатьле итеп татарча сөйләдем...

Мәкаләмнең башында язган якташлар - Хәсән Миннеголов, Камалетдин һәм Хәбир Низаметдинов, тагын берничә гаилә 1910 елда Түбән Кәминкәдән чыгып китәләр. Балаларын, кирәк-яракларын ат олавына төяп, бар малларын ияртеп, хәзерге Төмән якларына юл алалар. Юлда туктый-туктый өч ай баралар һәм бик матур бер күл янына төпләнеп - Аккүл (Дулепино) авылына нигез салалар. Чирмешәнгә кайткан Рамазан абыйның әтисе Ибраһимга ул вакытта 4 яшь була. Мин - Әлмирә - Ибраһим бабайның кызының кызы, 29нчы оныгы. Ибраһим бабай хатыны Сәлимә әби белән 10 бала үстерәләр, бүген инде төпчекләре – Рамазан абый гына исән. Алар хатыны Рәйсә апа белән әле бүген дә Аккүл авылында гомер итәләр. Быел Рамазан абыйның 65 яшьлек юбилее булды. Шунда аңа быел ничек тә Татарстанга кайтабыз, дип ышандырдым. 35-15Абыйга шундый бүләк ясый алуыма бик шатмын. Үзебез Төмән шәһәрендә яшәсәк тә, балачакта җәйләребез авылда, әби-бабай янында үтте. Алар телебезгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләделәр. Түбән Кәминкә авылы турында еш сөйли иделәр, сагынганнардыр инде. Рамазан абый белән Рәйсә апа әби-бабайларының йортында торалар. Авылда маллар асрап яшиләр, атлары гына да 20 баш ди. Рамазан абый: «Аллага шөкер, матур, бай яшибез, хезмәт белән көн күрәбез. Эшләгән кеше кая да мул тормышта яши ул», - дип сөйләде үзләре турында.

Без Түбән Кәминкә авылы белән дә таныштык, туганнарыбызның каберләрен зиярат кылдык. Авыл буасында су да кердек, ерак кардәшләр белән очраштык, аннары Казанга юл алдык.

Әлмирә САЖИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836