#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Эшләрен чын күңелдән башкарып эшләүче халкым

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу сүзләрне Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә багышлап язарга утырдым. Ике ел рәттән үзебезнең авылдан 25 чакрым ераклыкта булган кунакчыл дин кардәшләремдә Мәүлет бәйрәмендә булырга туры килде. Ул Ялутор районы һәм шәһәрнең имамы Яңа Атьял авылында туып-үсеп, шул шәһәрдә имам вазифасын үтәүче Раил хәзрәт Мәхмүтовның тәкъдиме белән үткәрелде. Бәйрәмне татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илһам Хөснетдинов һәм аның белән дус-тату яшәүче хезмәткәрләре, Аслана мәчете имамы Рәүфәт Аллаяров әзерләгәннәр.

Килгән кунаклар иң беренче мәчеткә кереп, Аллаһы ризалыгын сорап, садакалар салып җомга намазын укыдылар. Зиннәт хәзрәт Садыйковның Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы йөрәккә үтеп керерлек вәгазен бик яратып тыңладык. Салаватлар, тәкъбирләр белән тәмамланды өйлә намазы. Мәдәният йорты өлкәннәр, балалар белән тулган иде. Бәйрәмгә төрле яктан килгән балалар, матур итеп мөнәҗәтләр, Коръән аятьләрен сөйләделәр.

Менә шулай дин белән янәшә эшләп барган халкыма Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте генә насыйп булсын иде. Авыл халкы бердәм булмаса, мондый зур бәйрәмнәрне үткәрүе бик авырдан булыр иде. Табынны әзерләгән, өйләрендә пешереп алып килүчеләргә, шул хәтле халыкны ягымлы сүзләр һәм тәмле ризыклары белән кунак итүләре өчен барлык килгән кунаклар да озак вакыт оныта алмаслар дип юкка гына әйтми безнең татар халкы, акча белән ярдәм күрсәткән, сарык хайваннарын биргәннәргә бик күп рәхмәтләр, исәнлек-саулык, илләргә тынычлык, балаларыбызга тәүфыйкъ, имансызларга иман сорап дога бирделәр.

Роза ГАФАРОВА, Ялутор районы, Яңа Атъял авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836