#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

5-5Узган елның ноябрь аенда Югары Егәнле авыл хакимиятендә барлык ислам дине гореф-гадәтләрен һәм пандемия сәбәпле кертелгән чикләү чараларын төгәл үтәп, онлайн режимда Мәүлид бәйрәме уздырылды. Чараны авыл имамыбыз Тәлгать хәзрәт Ихсанов азан әйтеп, намаз укып башлап җибәрде. Аннары мөселманнарны котлап һәм изге теләкләр юллап авыл хакимият башлыгы Александр Зиганшин чыгыш ясады. Бәйрәм кичәсен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльвира Солтанова белән Вәзилә Латыйпова бик матур алып бардылар.

Рита Газизова белән Венера Сафарова авыл осталарының кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә мамык шәлләрнең төрлесен, шулай ук Гүзәл Софиева, Мәрьям Рафикова, Ачилә Ихсанова, Гавария Бакиева, Рәмзия Мирасованың иҗат җимешләрен күрергә мөмкинлек бирелде. Авыл китапханәчесе Регина Осипенко “Татар халкының шагыйрьләре һәм язучылары” дигән китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Яшь хуҗабикә Гүзәлия Ихсанова өендә, шулай ук онлайн режимда, татар халкының милли ашларын пешерү буенча мастер-класс оештырды. Исәт районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәисә Камалова үзенең йортында хөрмәтле әбиләрне кунак итте. Мулинәбез – Сабирә әби Рафикова дога укып, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлын сөйләп үтте. Тәлгать хәзрәт Ихсанов: “Бу бәйрәм – яхшылык һәм шәфкатьлек, ярату, бер-береңне хөрмәтләү һәм аңлау бәйрәме. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне югалтмаска, сакларга тиешбез”, - диде.

Ачилә ИХСАНОВА.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836