#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күкрәндедә Әмәл бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

13-6Үткән шимбә көнне Тубыл районы, Күкрәнде авылында, шаулап-гөрләп Әмәл бәйрәмен уздырдылар. Кайбер себер авылларында бу бәйрәмне көлцән, садака дип тә әйтәләр. Бу халкыбызның юмартлыгын, мәрхәмәтлелеген дәлилләүче ата-бабаларыбыздан калган бәйрәм. Ул бүгенге көнгә кадәр яшәп, соңгы елларда тагын көч алды.

Ел буе көтеп, сагынып алган бу бәйрәмдә кечкенә балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнашалар. Халык иртәнге сәгать 7дән урамның бер очына җыелып, “Көлцән! Көлцән!” дип кычкырып өйдән-өйгә йөри башладылар.

Өй хуҗалары кем капка башына, кем өй түбәсенә менеп кичтән үк әзерләп куйган конфет-прәннекләрен, кайсылары үзләре пешергән камыр ашларын һәм төрле кирәк-яраклы әйберләрне чәчтеләр. Ватыла торган әйберләр урынына бәрәңге, шырпы эченә язу тыгып ыргыттылар. Һәркайсы этешә-төртешә җыйган күчтәнәчләрен сумкаларына, пакетларына тутырдылар. Ике сәгатьтән артык вакыт эчендә авылны әйләнеп чыккач, җыйган ризыкларын күтәреп, киләсе елга тагын да исән-сау күрешеп, бәйрәм итәргә насыйп итсен дип, күтәренке кәефтә өйләренә таралыштылар.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836